Дога кылабыз ил белән

905Зәңгәр күктән якты кояш
Җиргә нурларын сибә.
Көчле салют тавышлары
Рәсәй буйлап сибелә.
 
Без җиңдек, алар җиңелде,
Хушларыннан яздылар.
Кара хачлы байракларын,
Суырып, җиргә аттылар.
 

Солдатларыбыз Рейхстаг түбәсенә
Кызыл байрак элделәр.
Ояларына качкан фашистлардан
Мыскыл итеп көлделәр.
 
Безнекеләр “Ура!” кычкырып,
Берсен-берсе чөйделәр.
Җиргә ятып, Аллаһыга рәхмәт әйтеп,
Җир-Ананы сөйделәр.
 
Толларның күз яшьләре дә
Инде күптән киптеләр.
Кайтуларын өмет итеп,
Гомер буе көттеләр.
 
Туып калган сабыйлары
Кай арада үстеләр.
Еллар сизелми дә үтте,
Сиксән яшькә җиттеләр.
 
Һәр яз саен Җиңү көнен
Каршылыйбыз шатланып.
Һәр иртәне уянабыз
Таң атуга куанып.
 
Чит җирләрдә, чит илләрдә
Күпме солдат күмелгән!
Теләкләр теләп, дога кылабыз,
Чын күңелдән ил белән.

 
Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1286

Комментирование запрещено