21 майда 82нче яшендә Самараның танылган рәссамы — Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Нурхәтим Зариф улы Бикулов вафат булды.
Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән Нурхәтим Бикулов кечкенәдән рәсем ясау белән кызыксынып, җиденче сыйныфта танылган рәссамнарның картиналарын күчереп ясарга өйрәнә. Куйбышев хастаханәсендә дәваланган вакытында рәссам тәҗрибәсе булган медбрат аңа рәсем ясау серләрен күрсәтә һәм, малайда талант барын күреп, укырга киңәш итә. Читать полностью