Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшик…

Фа­тыйх Нигъ­мәтулла улы Вә­ли­ул­лин (1943 елда төшерелгән рәсем).

Фа­тыйх Нигъ­мәтулла улы Вә­ли­ул­лин (1943 елда төшерелгән рәсем).

Вазыйх Гата улы Мөхәм­мәтшинны Самарада һәм, го­мумән, өлкәбездә белмәгән кеше юктыр. Төбәгебезнең атаклы төзүчесен мин дә үткән га­сырның җитмешенче елларыннан бир­ле беләм икән инде. Аның үзе, бабасы Нигъмәтулла бабай, әбисе Минҗамал әби, гыйлем иясе булган әнисе Бәдәр апа турында да күләмле гыйбрәтле язмалар язганым булгалады.

Күптән түгел очра­шуы­бызда без Вазыйх әфән­де бе­лән бу гаҗәеп матур, чиста күңел­ле, уңган кеше­ләр, аларның ачы һәм бер үк вакытта үрнәк-өлге итеп алырлык яз­мышлары ту­рын­да тагын бер кат искә алып утырдык.

Вазыйхның әнисе ягыннан бабасы Нигъмәтулла абзый (шулай ук әбисе Минҗамал апа да) тумышлары буенча Татарстанның хәзерге Нурлат районындагы Киекле (русча атамасы Бурметьево) авылыннан булганнар. Нигъмәтулла бабасы сөйләгән бер вакыйга Вазыйх Гата улының хәтерендә уелып калган. Бу гражданнар сугышы елларында була. Арбага утырып, ат белән урман аша үтеп барганда, Нигъмәтулла абзый көчле атыш тавышы ишетә. Күп тә үтми, юлга аксый-аксый кызыл комиссар формасындагы яралы кеше килеп чыга. Озак уйлап тормыйча, ул тегене арбасына сала да, атын чаптырып, кызыллар штабына илтә. Ә комиссар аңа бу хәл турында таныклык кәгазе язып бирә. Нәкъ шушы язу Нигъмәтулла абзыйның алдагы тормышында авыр вакытларда ярдәм итә дә инде. Кызганычка каршы, бу язу сакланып калмаган.

Сөйләүләренчә, Нигъмәтулла аб­зыйның әтисе дә егерме биш ел буе патша гвардиясендә хезмәт итеп кайткач, татар кызына өйләнеп, хатыны белән бергә сигез бала тудырып үстергәннәр, диләр. Шуңа күрә Нигъмәтулла абзый белән Минҗамал апаның да җиде балалары булуга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Тик шунысы аянычлы — аларның матур башланып киткән гаилә тормышы революциядән соңгы дәһшәтле еллар “кәтүге” астында калып, изелүгә, имгәнүгә дучар ителгән.

Кызыл комиссарның рәхмәт хаты аркасында, мөгаен, аны төрмәгә дә утыртмыйлар, сөр­генгә дә озатмыйлар. Яхшы, таза, мул тормышта яшәгән күпбалалы Вәлиул­линнар гаиләсен больше­вик­ларның комбед (хәерчеләр комитеты) әгъзалары мал-мөлкәтләрен, йортларын, бөтен байлыкларын талап алып, урамга чыгарып ташлыйлар. Зәмһәрир суыкларда аларга кечкенә генә кара мунчада кыш чыгарга туры килгән.

- Әнинең әйтүенчә (ул чакта Бәдәр апага биш-алты яшьләр чамасы гына булгандыр), ачлыктан, ялангачлыктан бер-бер артлы өч өлкән кызлары үлеп киткән. Ә гөнаһсызга кыерсытылган гаиләгә Киекледән 40 чакрым чамасы арада урнашкан Терначи дип аталган авылдагы урыс кешеләре ризык та, яшәргә урын да биргән, — дип сөйли Вазыйх әфәнде.

Нәкъ менә шушы авылда 1925 елда Нигъмәтулла абзый белән Минҗамал апаның төпчек балалары булган бер­дәнбер уллары Фатыйх туа да инде.

Бу кеше турында бүгенге язмамда аерым сөйләргә туры киләчәк. Вазыйх әфәнде белән очрашуыбыз вакытында әнисе Бәдәр апаның энесе Фатыйх абый хакында без чыннан да күбрәк сүз алып бардык.

Уңган булдыклы гаилә туган авылын — Киеклене калдырып, рус Терначи (аның рәсми русча атамасы Тюрнясево) авылына барып урнашкач та, югалып калмый, изге кешеләр ярдәме белән йорт төзеп керә, күпләп мал-туар асрый. Балалар да үсеп җитеп, белем алып, тормышта үз юлларын табалар.

- Нигъмәтулла бабам бик тә уңган осталарның остасы булган. Яшьтән балта эш­ләре белән шөгыльләнгән, бай кешеләргә, зур урыннарда эшләүче җи­тәкчеләргә затлы чаналар ясап сата торган бул­ган. Шуңа да гаиләсе интегү кү­реп яшәмәгән, — дип сөйли Вазыйх әфәнде.

1941 елның июнендә сугыш башланыр алдыннан Татарстанның элеккеге Тельман рай­оны (хәзерге Нурлат районы) Тюрнясево авылының тулы булмаган урта мәктәбен дүртле билгеләренә генә тәмамлавы турында Фатыйх Вәлиуллинның таныклыгы сакланган. Аннан соң ул 1942 елның декабренә кадәр район машина-трактор станциясендә трактор бригадасы хисапчысы булып эшли. 18 яше тулуга армиягә алына, анда хәрби курсларны тәмамлагач, аңа кече лейтенант звание­­се бирелә һәм ул фронтка җибәрелә. Взвод командиры буларак, сугышларда катнаша, 1944 елның ноябрендә яраланып, бер ай чамасы госпитальдә дәвалану алганнан соң, кабат үзенең полкына кайтарылып, хезмәтен дәвам итә.

«1945 елның 19 февралендә сугыш операцияләренең бер­сендә (җиңү көненә бары ике ай ярым чамасы гына калган була инде) 1185нче укчы полкының 4нче ротасы, 3нче взвод командиры кече лейтенант Вәлиуллин Фатыйх Нигъмәтулла улы һәлак була. Германиянең Померания Арневальде шәһәрендә (Воссберг районы) күмелгән: 356нчы укчы дивизиянең 1185нче полкы сугышчылары арасында 1944-45 елларда бүләкләнүчеләрнең исемлеге сак­ланмаган”, — дие­лә Россия Федерациясе хәрби министрлыгының үзәк архивыннан 2009 елның 28 ап­релендә алынган рәсми хатта.

Ә менә Вазыйх Гата улы Мө­хәммәтшинның үтенеченә карата Рос­сиянең Красный Крест (Кызыл Хач) эзләүләр һәм мәгълүматлар үзәге тарафыннан соңгы елларда җибәрелгән рәсми җа­вапта: “Польшаның Красный Крест оешмасының хә­бәр итүен­чә: “1925 елда туган Фатыйх Нигъмәтулла улы Вәлиуллин 1945 ел­ның 19 февралендә һәлак булган һәм Польшаның Заходнёпоморское воеводствосындагы совет хәр­би зиратында 141нче санлы ка­берлеккә күмелгән сугышчылар исемлегенә кертелгән”, дигән мәгълүмат бар.

- Димәк, без хәзер Фатыйх абыебызның кайда, кайсы илдә, кайсы каберлектә күмелгәнлеге турында төгәл беләбез. Сугыштан соң бу зират Герма­ния тер­ри­то­риясендә урнашкан булган, ә бүгенге көндә ул инде Польшада санала, — дип сөй­ләде Вазыйх Гата улы. — Абые­бызның бүләкләнгән орден-медальләре дә ачыкланыр, дип өметләнәбез әле. Шу­нысы куандыра, ул хезмәт иткән часть командиры аның әтисе белән әнисенә җибәргән рәхмәт хаты әле дә югалмаган, сакланып калган. Ул язуда: “Младшему лейтенанту Валиуллину Фатыху!

Приказом Верховного Глав­но­ко­мандующего мар­ша­ла Советского Сою­за това­ри­ща Сталина от 17 ян­варя 1945 года Вам объяв­лена БЛАГОДАР­НОСТЬ за от­личные боевые действия при овладении столицей Союз­ной нам Польши городом ВАРШАВА – важнейшим стра­те­гическим узлом обороны нем­цев на реке ВИСЛА”дигән сүзләр бар.

- Димәк, абыебыз Фатыйх Нигъ­мәтулла улы Вәлиуллин батырларча һәлак булган, дип без горурланып әйтә алабыз.

Ә бабай белән әби бакыйлыкка күчкәнче (аларның берсе — 85, ә икенчесе 84 яшьтә үткән гасырның алтмышынчы елларында вафат булдылар) икесе дә, бигрәк тә Минҗамал әби, Фатыйх улыбыз, бәлки, исәндер, кайтыр, дип көтә иде”, — дип тә­мамлады сүзен Вазыйх Гата улы.

Тик кайтмаган шул аларның газиз уллары. Истәлеккә аның 1944 елның декабрендә язган соңгы хаты һәм хәрби киемдә төшкән фоторәсеме генә калган.

Менә шундый хәтер-ха­тирәләр бе­лән яши Бөек Җиңүнең 73нче язын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә Самара өлкәсенең мәшһүр татары Вазыйх Гата улы Мө­хәммәтшин. Әтисе белән әнисе Нурлат якларыннан Куйбышев шәһәренә күчеп килгәч, 1945 елда дөньяга килгән бу сабыйга шулай ук кечкенәдән, сугыш елы баласы буларак, ачлыгын да татырга, ялангачлыгын да күрергә туры килә. Әтисе Гата ага 1947 елны үлеп киткәч, алар янына шәһәргә күчеп килгән Нигъмәтулла бабасы һәм Минҗамал әбисе оныкларын сугышта һәлак булган бердәнбер Фатыйх улларына охшатып тәрбияләргә тырышканнар.

- Тормышта төрле чак­лар була, — дип сөйли Вазыйх Гата ул Мө­хәммәтшин. — Дөнья кешене төрлечә сыный — бөлгенлектә дә калдыра, байлыкта да йөздерә, зур дәрә­җәләргә күтәреп, күкләргә дә чөйдерә, кайчакта төпкелгә дә тәгәрәтә… Барысына әзер булырга, түзәргә кирәк…

Кеше исән һәм яши икән, барсын да җиңеп чыгып була. Тик ул һәрвакыт кеше булып калыр өчен тырышырга тиеш. Дөньяда төрле афәтләр, сугышлар гына булмасын иде.

Вазыйх әфәнденең дүрт оныгы бар — 16 яшьлек Аделина, 14 яшьлек Диана, 13 яшьлек Тимур, 6 яшьлек Злата. Аның шуларны чын кеше итеп тәрбиялисе, зур тормышка аяк бастырасы килә.

- Мин аларның барысын да үзем белән Польшага алып барып, фронтовик Фатыйх аб­зыебызның каберен күр­сәтергә телим.

Без барыбыз да исән ту­ганна­рыбызның кадерен, үл­гән­нәрнең каберен белеп, танып, тату тормышның гүзәл­леген тоеп яшәргә тиешбез, — ди Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено