Иделне чишмәләр туендыра

Идрис МУЛЛАБАЕВ (уңда) Радик ГАЗИЗОВка Рәхмәт хаты тапшыра.

Идрис МУЛЛАБАЕВ (уңда) Радик ГАЗИЗОВка Рәхмәт хаты тапшыра.

Фотокорреспондент буларак, миңа ел саен Самараның Куйбышев мәйданында уздырыла торган Җиңү парадларын фотога төшерергә, репортажлар язарга туры килә иде. Быел да өлкә парадына аккредитация бирделәр. Ләкин мин, Похвистнево районының Гали авылында 9 Май уңаеннан зур бәйрәм буласын ишетеп, шунда баруны кулайрак күрдем.

Самарадагы парадта хәрби техника куәте, тантаналы марш­та баручы солдат итекләре гөрселдәве, трибуналарда уты­ручыларның шатлыклы авазлары һәм тынлы оркестр тавышлары кушылып, Идел ташкыны сыман тоташ гүләү булып ишетелә. Ә Гали авылындагы бәйрәмне челтерәп аккан чишмә белән чагыштырыр идем. Нәкъ шундый саф чишмәләрдән һәм инешләрдән күп сулы елгалар барлыкка ки­лә дә бит инде.

Биредә митинглар та гаилә бәйрәме сыман үтә икән. Мә­дәният йорты каршындагы мәй­данга җыелган халык кул бирешеп күрешә, хәл-әхвәл сораша, оештыручылар вете­раннарны каршылап, алар өчен әзерләнгән мактаулы урын­­нарын күрсәтәләр, шунда ук кечкенә балалар чабышып йө­ри. Ә мәктәптә укучы яшүс­мер егетләр һәм кызлар сугышта катнашкан бабаларының порт­рет­ларын күтәреп, җитди кыяфәттә мәйданга килеп ке­рәләр…

Митингта чыгыш ясаучы район башлыгы Юрий Рябов та, җирлек башлыгы Идрис Мул­лабаев та, тренер Хәйдәр Гә­рәев тә, районның “Туган тел” җәмгыяте рәисе Камил Исхаков та, башкалар да гади, якташларының йөрәкләренә үтеп керердәй сүзләр таптылар. Аннары һәйкәл янына чәчәкләр куелды һәм бер минут тынлык игълан ителде.

Бәйрәмнең тантаналы өле­ше солдат боткасы ашау белән тәмамланды. Мин дә, оныгым Эмильне һәм хәләл җефетем Тәлиганы алып, казан янына килдем. Ботка дигәннәре күп кенә ит салып пешерелгән пылау булып чыкты. Җирле эшкуарлар үстергән кыяр-помидорлардан ясалган салат та, компот та тәмле итеп һәм таманча — ак чәчле ветераннарга да, Самара кунакларына да, балаларга да җитәрлек итеп әзерләнгән иде.

Менә көтеп алынган артистлар да килеп җитте. Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары, ата-аналар һәм әби-бабайлар машиналардан чыгып, мәйданга сибелү белән бәйрәм тагын да җанланып китте. Юлчылар, ашап, чәй эчеп алганнан соң, сәхнә артына ашыктылар. Авыл халкы залга кереп утырышкан арада (урыннар җитмәгәнлектән рәтләр арасында өстәмә эскәмияләр куярга да туры килде), мин Самарадан килүчеләр белән танышып йөрдем.

- Хуҗиәхмәт бабам шушы авылда яшәгән, шуннан сугыш­ка да киткән. Фашистлар белән булган бәрелешләрнең берсендә ул әсирлеккә төшә, һәм аны, башка әсирләр белән бергә, Киев янындагы бер концлагерьга илтеп ябалар. Аз ашарга, күп эшләргә һәм түзәргә туры килгән аңа. Сугыш тәмамлангач, бабабызны азат итәләр, ләкин аңа әле Мәскәүдәге “тройка” хөкеме аша үтәргә дә туры килә.

Кызганычка, аның белән ниләр булганнарын без белмибез. Бабай әсирлектә булган чакларын сөйләргә яратмый иде. Концлагерьда да, аннан кайткач та, кыерсытуларны күп күрергә туры килгән, күрәсең. Сөйли башласа, һәрвакыт елый иде, — дип сөйләде Эльвира Саниева үзенең бабасы турында. Менә бит халык бездә нинди яхшы. Бабасы сугыш вакытында немецлардан да, үзебезнекеләрдән дә күпме нужа күргән, ә Эльвира ханым тыныч тормышта яшәвебез өчен рәхмәтләр әйтә. Чөнки ул белә, бабасы, әсирлеккә төшмәгән булса, башкалар кебек үк үз-үзен аямыйча фашистлар белән көрәшкән булыр иде.

Рита Сахободинова да Га­лигә оныгының чыгышын карарга килгән. “Мин кечкенә чакта авылыбызда сугыш ветераннары бик күп иде. Ә хәзер юк дәрәҗәсендә. Шуңа да оныгымның сугыш темасы белән кызыксынуына шатланам, шундый матур спектакльдә һәм концертта чыгыш ясау аларда Ватаныбызга карата хөрмәт һәм пат­риотик хисләр тәрбияли”, — дип сөйләде.

Чыннан да, Гали авылының сугыш ветераннарына багышланган спектакль залда утыручыларның иң нечкә кылларына тиеп үтте. Балаларның кигән киемнәренә дә, рольләрне башкару осталыгына тел-теш тидерерлек түгел иде. Бигрәк тә әтисен сугышка озаткан кызчык: “Әтием! Әтием!” дип өзелеп елаганда, минем дә күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Һәм минеке генә түгелдер, дип уйлыйм.

Спектакльнең режиссеры — Камышлы районының Балык­лы авылында яшәүче Рәшит Фәрдиев һәм аның кызы, “Яктылык” мәктәбендә эшләүче музыка укытучысы Вәсимә Фәр­диева, фронттан килгән хатларны уку күренешен бигрәк тә оста итеп сәхнәләштергәннәр. Кемдер сугышчының өчпоч­мак­лы хатын алып куана, ә үлем хәбәре язылган кара мөһерле кәгазь алучылар югалту хәсрәтләрен яшерми… Спектакль дәвамында тамашачылар да үзләрен шул чорга эләккәндәй хис иттеләр бугай.

Менә Җиңү язы да килеп җитте. Сугыштан әтиләр, туганнар кайта. Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән. Тик әтисен елап сугышка озаткан кызчык кына: “Әтием кайчан кайта инде?” — дип әнкәсен йөдәтә. “Кызыл карлар яугач кайтыр, кызым”, — дип күзләрен яшерә ана.

Юк, кайтмас шул, балам. Сиңа сугыш ятимлек ачысын татып яшәүне тәкъдир иткән. Әйе, хакыйкатьтә, сугышка киткән солдатларның яртысы сугыш кырларында ятып калды. Аларның балалары ачлык һәм ялангачлык белән көрәшеп, эшләп үстеләр, мөмкинлек булмагач, югары уку йортларында укый алмыйча, гомер буе колхоз кырларында бил бөктеләр. Ләкин сукранмадылар: “Сугыш кына булмасын иде!” — дип намаз укыган саен әле дә дога кылалар алар.

- Бу программаны “Яктылык” мәктәбенең сәнгать җитәк­че­ләре Гали авылы өчен махсус эшләделәр. Спектакльдә шушы авылдан сугышка киткән солдат­ларның, колхоз кырларында эшләгән тыл хез­мәт­кәр­ләренең, яшүс­мер ба­лаларның исемнәре яңгы­рады. Гали авылында шундый спектакль кую — безнең өчен зур дәрәҗә. Җирле “Туган тел” оешмасы һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәт­ләре­без­не җиткерәбез, — дип сөй­лә­де “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов.

Идрис МУЛЛАБАЕВ (уңда) Радик ГАЗИЗОВка Рәхмәт хаты тапшыра.

Идрис МУЛЛАБАЕВ (уңда) Радик ГАЗИЗОВка Рәхмәт хаты тапшыра.

Спектакльдән күренеш.

Спектакльдән күренеш.

Гали авылында 9 Май бәйрәме төнгә кадәр дәвам итеп, “Яктылык” укучыларының җыр-биюләре, Татарстан җыр­чылары Динә һәм Рафаэль Латыйповларның концерты һәм искиткеч матур фе­йер­верк белән тәмамланган. Ә мин бу вакытта юлда идем инде. Сугыш кырларында ятып калган туганнарымны һәм якташларымны барлый-барлый, аларның рухларына дога укый-укый, кайтып җиткәнемне сизми дә калганмын.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Богырыслан шәһәре,

Оренбург өлкәсе.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Киләчәк буыннар тарихыбызны белсен өчен

* * *

В селе Алькино прошло торжественное празднование Дня Победы

Просмотров: 1148

Комментирование запрещено