Киләчәк буыннар тарихыбызны белсен өчен

9МАЯ АЛЬКИНО 2018Г 213

«Яктылык» укучылары чыгышы. Гармунда Мидхәт Әминов.

Быел илебез халкы 73нче Җиңү бәйрәмен зур дулкынлану һәм әзерлек белән каршы алды. Чөнки сугыш ачысы әле дә халкыбызның күңелендә кимеми, күз яшьләре кипми. Аларда сугыш кырларындагы үлем-китем дә, ятим нарасыйлары­ның авыр балачагы да, туганнарын, дусларын югалту кайгысы да, җиңү шатлыгы да бар…

Похвистнево районының Га­ли авылы эшмәкәрләре 9 Май бәйрәме алдыннан җыелышып, быелгы Җиңү көнен истәлекле, авыл халкы күңеленә сеңеп калырлык итеп үткәрергә кирәк, дигән уртак фикергә килделәр, һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе Камил Исхаков җиң сызганып оештыру эшләренә кереште. Иң элек авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев белән киңәшеп, оештыручылар берлеге булдырылды һәм бәйрәмнең планы төзелде. Шуның нигезендә мәктәп балалары арасында төрле чаралар үткәрелде, ә төп бәйрәмгә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм Татарстан артистлары — Динә һәм Рафаэль Латыйповлар дуэты чакырылды.

Авыл администрациясе, Мә­дәният йорты, социаль бүлек хезмәткәрләре, мәктәп балалары һәм авылдашлар катнашында Мәдәният йортының ишек алды, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәләре төзек­ләндерелде, чәчәкләр утыртылды, эчтәлекле баннерлар һәм әләмнәр белән бизәлде.

9 май көнне иртәнге сәгать сигездә укучылар һәйкәл янына хәтер вахтасына бастылар. Динамиклар аша сугыш чоры җырлары яңгырады. Бәйрәм авазларын ишетеп, халык та мәйданга җыелды. Ә укучылар һәм укытучылар “Үлемсез полк” йөрешенә чыкты. Алар кулларына ба­баларының фотосурәтләрен, чәчәкләр, флаглар, Россия флагы төсендәге шарлар тотып, мәктәп яныннан кузгалып киттеләр һәм үзәк урам буйлап һәйкәл янына кадәр бардылар.

Тантананы мәктәп укытучысы Фирдәүсә Шәрифулла кызы Йосыпова, 10нчы сыйныф укучылары Әлфия Латыйпова һәм Рәис Латыйпов алып бардылар. Мәдрәсә мөгаллиме Абдулвахит, сугыш кырларында башларын салган авылдашларыбызга багышлап, Коръән сүрәләре укып, дога кылганнан соң, митинг башланды. Ул бик матур узды: балалар җырлады, биеде, шигырь сөйләделәр. Галилеләрне котларга район башлыгы Юрий Федорович Рябов һәм өлкә вәкилләре дә килгәннәр иде.

Бәйрәмнең сәнгать өлеше башланыр алдыннан Гали мәктәбе укучыларының быелгы эшләренә нәтиҗә ясалды. Район күләмендә үткәрелгән чараларда, китапханәче Фәһимә Зарипова үткәргән викторинада, рәсем конкурсында катнашкан җиңүчеләр “Туган тел” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан бүләкләнделәр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Самараның “Яктылык” мәк­тәбе директоры Радик Газизов галилеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, шундый матур бәй­рәм оештырганнары өчен авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Камил Исхаковка, активистларның берсе булган Нәфисә Гәрәевага рәхмәтләрен җиткерде.

Яктылыклылар бик эчтә­лекле, йөрәкләрне тетрән­де­рерлек концерт программасы әзерләп килгәннәр иде. Дәһ­шәтле сугыш елларын тасвирлаган күренешләр бер­сен-берсе алыштырып торды, арада сугыш чоры җыр­лары яңгырады, ә зал, тып-тын булып, һәр мизгелне йөрәге аша үткәреп, карады. Кайберәүләр түзмәде, елады. Нәкъ шушы авылда яшәгән әби-бабаларының авыр тормышы сәхнәдә сурәтләнгән бит. 1945 елда Җиңү хәбәрен, беренчеләрдән булып, Хисам ага Гыйлаҗев Гали авылы халкына җиткергән булган. Яктылыклылар шушы күренешне дә программаларына кертеп, авыл халкын хәйран калдырдылар. Концерт барышында сәхнә экраныннан сугыш кинофильм­нарыннан өзекләр һәм Гали авылының сугыш ветераннары фотосурәтләре күрсәтелде. Яктылыклыларның бу чыгышын шундый зур осталык белән Камышлы районының Балык­лы авылында яшәүче Рәшит Фәрдиев һәм аның кызы, “Яктылык” мәктәбенең музыка укытучысы Вәсимә Фәрдиева сәхнәгә куюы турында әйтелгәч, тамаша залы көчле алкышларга күмелде.

Концертның икенче өлеше дә җыр-бию, нәфис сүз белән чорналып барды. Аны “Яктылык” мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Илшат Исхаков һәм 10нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Шәкүрова ачып җибәрделәр. Башта сәхнә артыннан Илшатның: “Гүзәлия апа, каушармын, ялгышырмын дип куркам”, - дип пышылдаганы ишетелде. Ә Гүзәлия апасы: “Курыкма, Илшат. Мин дә курка идем. Ә Линар абый Абсаттаров: “Бисмиллаңны” әйт тә киттек”, - дип өйрәтте. Әйдә син дә әйт әле бисмиллаңны”!..

Балаларның оста итеп бию­ләре, матур киемнәре, моңлы җырлары халыкны таң калдырды. Концертның бу өлеше “Яктылык” мәктәбе хореографы Инзилә Гыйззәтуллина һәм “Идел” татар эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов көче белән әзерләнгән. Самара кунагы автор-башкаручы Искәндәр Сәетовның җырлавы да халыкка бик ошады. Җирлек башлыгы һәм районның “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән “Яктылык” мәктәбенә бүләкләр, мәктәп директорына һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырганнан соң, “Яктылык” укучылары юлга кузгалды.

Ә кичен бәйрәм Татарстан артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповларның концерты белән дәвам итте һәм зур фе­йерверк белән тәмамланды.

9МАЯ АЛЬКИНО 2018Г 107

Сугышта һәлак булган авылдашлар монументы янына чәчәкләр салынды.

9МАЯ АЛЬКИНО 2018Г 213

«Яктылык» укучылары чыгышы. Гармунда Мидхәт Әминов.

9МАЯ АЛЬКИНО 2018Г 174

Сугыш ветераны Хәли­лулла Сафиуллин һәм Ис­лам Ис­хаков һәйкәл янын­да.

Шаулап-гөрләп үткән бәй­рәмнән соң авылыбыз эшкуарлары бу бөек бәйрәмне һәрвакыт шулай матур һәм истәлекле итеп уздырырга ки­рәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Рәфхәт Исхаковның: “Без бу эшне эшләмәсәк, киләчәк буын кешеләре тарихыбызны онытыр, бүгенге матур, тыныч тормышны безгә кемнәр бүләк иткәнен белмәс”, — дигән сүзләрен эшкуарлар Равил Галимуллин, Наил Баһаутдинов, Наил Галимуллин, Рамил Мостафин, Халит Йосыпов һәм башкалар куәтләде. Быелгы бәйрәмне оештыруда Дания Тулова, Наилә Кыяметдинова, Равил һәм Алсу Сафиуллиннарның да өлеше зурдан булды.

Авылның күренекле эшкуары, мәрхүм Расих Латый­пов­ның эшләре дәвамлы, әлхәм­дүллиллаһ!

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В селе Алькино прошло торжественное празднование Дня Победы

Просмотров: 1122

Комментирование запрещено