«Җәй буе кычыткан себеркесе белән чабынсаң, файдасы бик күп!» (Себерке әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР)

news_22672Мунча себеркесен бөтен кеше дә бәйли белә, ә менә тәмен белеп, бөтен шартын туры китереп бәйләүчеләр сирәк. Шуларның берсе – Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим.

– Каен себеркесен җыярга иртәрәк. Без әлегә май себеркесе белән чабынабыз. Аны кышка киптереп булмый, чөнки яфраклары кибеп-коелып бетә. Шуңа да каен себеркесен мунча керер алдыннан гына җыябыз. Аңа берәр кычыткан ботагы да кыстырып куябыз, – дип сөйли ул.
 
Аның әйтүенчә, каен себеркесен җыярга вакытмы-юкмы дип баш ватканчы, юкә чәчәген күзәтегез. Себерке җыюның иң яхшы вакыты – юкә чәчәк аткан вакыт. Юкә чәчәген коя башлагач, инде туктарга кирәк.
 
Гәрәй абый себеркенең әллә ничә төрен җыеп киптерә. Каен себеркесе уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдыра. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын да кыстыра. Мунча эссесендә ул хуш ис чыгара икән.
 
– Чәчәк аткан юкә ботагы, хуш исле зәңгәр мәтрүшкә куеп калдырсаң да әйбәт. Кыскасы, мунча себеркесеннән чәчәк букеты ясыйм инде, – дип дәвам итә ул. – Чия ботагын да кулланганым бар. Дару үләннәреннән канлы үлән дә куеп калдырам әле мин. Себеркене иренмичә шулай итеп ясасаң, тәнгә дә шифасы була, мунчага хуш исе дә тарала. Яшь чия үсентесеннән ясалган себерке шома була, ул тәнне иркәли. Кышка миләш себеркесен әзерләргә була. Аны чәчәк атканчы ук җыярга кирәк. Имән себеркесен яшь ботаклардан гына җыярга тырышам. Җәй буена кычыткан себеркесе белән чабынсаң, әйбәт инде ул. Кайнар суда пешермичә генә чабынганда, бик каты чага, әмма файдасы да зур. Мунча себеркеләренең һәркайсы файдалы, вакытында иренмичә җыеп киптерергә генә кирәк.
 
Гәрәй абый себерке өчен ботакларны дүрт-биш еллык каенның аскы өлешеннән генә алырга киңәш итә. Иң өске ботаклары себеркегә ярамый, алар өлгермәгән була һәм чери башлый. Иң аскы ботакларын да алмагыз. Себеркене артык күп әзерләмәскә дә куша.
– Аның кадәр нәрсәгә ул? Артыгын барыбер чыгарып ыргытасың, табигатькә дә зыян саласың. Аны атнага бер мунча ягылу исәбеннән генә әзерләргә кирәк. Май аенда май себеркесе белән чабынсаң, кышка исә июньнән алып апрельне дә кертеп, барысы 11 айга дүртәр себеркедән алсаң да, кырык бишләп себерке кирәк, – ди Гәрәй абый.
 
Мунча себеркесе әзерләгәндә калган вак-төяк ботак-яфракларны чыгарып ыргытмый. Аларны да киптерә. Шулай ук имән, юкә яфракларын, әремне бармак буе итеп турап киптерергә куя. Кычыткан, канлы үлән, бакчадагы карлыганның кирәкмәгән ботакларын, бөресе белән кура җиләген, чия, гөлҗимеш, әрекмән, үги ана, бака яфрагын, бөтнек, ромашка, меңъяфракны, билчән үләнен – барысын бергә турап, чардакта тукымага салып киптереп, арыш капчыгына тутырып элеп куя икән.
– Һәр мунча саен кушуч белән алып, тазга салам да өстенә кайнар су агызам. Сөзеп, мунчадан шуның белән коенып чыгам. Чыккач, сөртенмим, ул тәндә үзе кибәргә тиеш, – дип тәмләп сөйли ул.
 
Каен себеркесе мускул һәм буыннар авыртканда файдалы. Тән тиресен төрле тимгелләрдән, үлектән чистарта, шулай ук җәрәхәт, сыдырылган урыннарның төзәлүен тизләтә. Каен себеркесе тынычландыра һәм кәефне күтәреп җибәрә. Аның иң мөһим сыйфаты – кечкенә бронхларны киңәйтеп җибәрү. Какырыкны бетерергә һәм үпкәләрне чистартырга ярдәм итә. Каен себеркесе төнәтмәсе белән чәчне юалар. Ул чәчләрне ныгыта һәм кавыктан котылырга булыша.
 
Имән себеркесе аеруча майлы тәнле кешеләргә килешә. Ул тәнне сыгылмалы һәм азмы-күпме тоныграк итә. Имәннең хуш исе артериаль басымның күтәрелүенә комачаулый. Шуңа күрә дә бу себерке физкультурникларга һәм гипертоникларга киңәш ителә. Имән себеркесе нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Әлеге себеркенең төнәтмәсе кайбер тән авыруларыннан, аяк тирләүчәнлектән дәвалау чарасы буларак кулланыла.
 
Юкә себеркесе баш авыртуын баса, сидек юлларына көчле йогынты ясый; тир бизләренең аерылып чыгуын тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә, температураны төшерергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта менә дигән дәвалау чарасы.
 
Ылыс себеркесе тир бизләренең аерылып чыгуын стимуллаштыра, мускулларда, хәтта эчке органнарда кан әйләнешен тизләтә. Әлеге себерке умырткалар авыртканда, радикулит, невралгия очракларында бик файдалы. Ул һаваны бик яхшы чистарта, респиратор авыруларына каршы тора.
 
Миләш себеркесе нерв системасын ярсулата, хәлсезләнүне юкка чыгара. Мондый процедура организмны эшкә әзерли, шуңа күрә дә миләш себеркесе көннең беренче яртысында кулланыла.
 

Кычыткан себеркесе мускуллар, буыннар авыртканда булыша, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора. Әлеге себеркене еш куллансаң, артериаль басым түбәнәя, нерв системасы рәткә килә.

Әремнән ясалган себерке ашказаны, буыннар, бавыр, үт куыгы авыртканда булыша, сары авыруыннан, ревматизмнан котылырга ярдәм итә.

matbugat.ru

Просмотров: 834

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>