Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

0014Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләр хәрәкәте активистлары очрашуы узды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Активистлар VI Мөселман яшьләре форумын оештыруда катнашачак. Очрашу, 22-29 июльдә Болгар шәһәрендә Мөселман яшьләре форумын уңышлы үткәрү өчен, командада эшләү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылды. Тренинг кысаларында узган дәресләр катнашучыларны бер-берсе белән таныштырырга, биремнәрне бергәләп чишәргә, командада эшләргә ярдәм итте.

  • VI Мөселман яшьләре форумы 22-29 июльдә Болгар шәһәрендә узачак. Анда ике йөздән артык кеше катнашыр, дип көтелә. 

«Татар-информ».

 

Просмотров: 747

Комментирование запрещено