Сәмруг авылы серләре яки “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериал ни өчен Лаеш районында төшерелә?

a64ee7cc1ab1e8557e57ce841aab0cda«Татар-информ» Лаеш районына барып, Сәмруг авылы һәм аны төзүчеләр белән танышып кайтты.

Кама елгасы буенда Лаеш шәһәре халкы һәм район кунаклары ял итә торган матур бер урында Сәмруг (Семрук) авылы төзелеп килә. Бер ай, күп булса, ай ярымнан, шушы авылда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” (Гузель Яхина, «Зулейха открывает глаза») романы буенча “Зөләйха” сериалы төшерелә башлаячак. Сериалның режиссеры — Егор Анашкин. Куючы рәссам — Мария Турская.

Сериалны «Русское» кинокомпаниясе төшерә, кино төшереләсе авылны да алар төзи. Сериал Россия 1 каналында күрсәтеләчәк.

Җиде йорт һәм бер землянка

«Татар-информ» хәбәрчеләрен сериалның куючы рәссамының ассистенты Дмитрий Лебедев каршы алды һәм төзелеп килгән авыл белән таныштырып чыкты. Хәтта татар казанында үзе пешергән пылау белән дә сыйланырга тәкъдим итте. “Казан янында яшәп, ничек инде ризыкны казанда пешермисең?!” – ди ул.

“Китапны да, сценарийны да укыдым. Бик ошады. Безнең белән эшләгән кеше сценарийны белергә тиеш”, — диде Дмитрий.

Романда вакыйгалар Ангара буенда тайгада барса да, кинокомпания Ангара урынына Каманы төшерә, чөнки яр буе охшаш, тегендә дә, монда да акбурлы яр. Кыскасы, кино төшерү өчен урын эзләүче белгечләр Кама буен Ангара ярына охшатканнар. Тагын шундый ук урын Әстерханда да табылган, әмма Татарстандагы яр буе кино төшерү өчен уңайлырак булып чыккан. Шуңа да Сәмруг авылын Кама буенда төзергә карар кылынган.

«Русское» кинокомпаниясе Татарстан ярдәме белән Кама ярында агачтан җиде йорт төзи. Алар арасында ашханә, клуб, медпункт биналары да бар. Сәмругтагы иң зур бина – клуб. Ә иң биеге – Зөләйха яши торган медпункт. Ни өчен иң биеге булуының да сере бар икән. Әмма әлегә ул сер булып калырга тиеш ди. Бу биналар “катыргы декорацияләр” түгел, капиталь төзелгән, җылытылган йортлар булачак. Ягъни, аларда зәмһәрир суыкларны кичереп булмаса да, җәй көне турбаза итеп кулланырга менә дигән урын! 

Хәтта аларның берсендә мич ясалуын да карап тордык. Әмма миче чын мич булып чыкмады: бер-ике тергезеп күрсәтергә генә яраклы булачак, ди.

“Рельеф тигез булмагач, йортларны субайларга утыртырга туры килә. Башта бетон блокларда төзербез дигән идек, алай барып чыкмады. Чөнки тигезлек аермасы 2 метр ярымга кадәр җитә”, — ди Дмитрий Лебедев.

“Безнең өчен биш лесопилка эшләп тора, — диде ул. – Агачның бер өлеше Киров өлкәсеннән үк килә”. 

Ул эшнең инде күбрәк өлеше эшләнгәнлеген, хәзерге вакытта 360 кубметр агач тотылганлыгын әйтте.

Әлбәттә, Сәмруг авылында җиде генә йорт булмый, аның интерьерлары булганы җидәү. Калганнары матурлык өчен корылачак, ягъни, бутафория гына: стена да, түбә — эче буш.

Җиде йорттан тыш аз гына читтәрәк землянка да казылачак. Монысы – баржа батканнан соң исән калучылар кышлый торган землянка. Әмма рәссамнар чын землянка казырга җыенмыйлар. “Чынлыкта ул субайларда торачак. Ике яктан туфрак сибәбез дә, кадрда казылган кебек күренәчәк”, — дип серне ача Дмитрий. Землянканың мәйданы — 84 кв.м., 12 м.га 7 м. дигән сүз инде бу.

Яр буенда Йосыф “олы дөньяга” йөзеп китә торган дебаркадер да төзеләчәк. Ул төзелмәгән иде, чөнки әле су һаман да китә, ә дебаркадерга аның өч метрда булуы кирәк.

Төзүчеләр өчен иң зур кыенлык – һава торышы. Чөнки яңгырлар эшләргә комачаулый. Лаешның үзендә чалт аяз булып та, яр буенда яңгыр коеп китергә мөмкин.

Пикник аланында турбаза булырга мөмкин

«Русское» кинокомпаниясе үзенең ачыклыгы белән игътибарны җәлеп итте. Ягъни, журналистларны гына түгел, кызыксынып килгән җирле халыкны да кыенсынмыйча кабул итәләр.

“Кешеләр килә, танышалар. Кемгәдер ошап та җитми. Ни өченме? Үзегез уйлап карагыз: бу урында алар 20 ел балык тотканнар һәм ял иткәннәр, палаткалар корып атналар буена ятканнар. Ә хәзер аларның бу мөмкинлеге бетте, чөнки без килеп урнаштык. Алга таба биредә турбаза булырга мөмкин. Әлбәттә, без аларга балык тотуларын тыя алмыйбыз. Килсеннәр! Үзебез дә балык тотып уха пешерәбез”, — ди Дмитрий Лебедев.

Мәскәүдән килгән рәссамнар төркеме Лаеш шәһәре янындагы Иске пристань авылында яши. Әлегә алар тугыз кеше. Соңрак бирегә сериалны төшерү төркеме — 120ләп кеше килеп төшәчәк. Рәссамнар әйтүенчә, артистлар Казанда яшәсә дә, төшерү төркеменең бер өлешенә монда ук яшәргә дә туры килергә мөмкин.

Йортларны Кукмара районының Күкшел һәм Питрәч районының Шәле авылы балта осталары сала. Дмитрий Лебедев йортлар салуның профессиональ серләрен өйрәткән өчен балта осталарына бик рәхмәтле. Балта осталары йортларның кино төшерү өчен салынганлыгын белсәләр дә, романны укымаганнар.

“План буенча эшебезне август башында тапшырырга җыенабыз. Минем бригада рәссамнарының максаты – куючы рәссам уйлап тапкан декорацияләрне әзерләп бетерү, кулланырлык хәлгә китерү”, — ди Дмитрий.

Төшерү төркеме йортларны сүтеп китмәячәк. Алар Татарстан милке булып кала. “Нәрсә булса да уйлап табарлар. Турбаза яки арт-объект булыр. Болар бит декорация түгел, җылытылган чып-чын йортлар. Торак өчен яраклы”, — ди ул.

Тәлинкә кайда ватыла – билгесез

Кино төшерер алдыннан кино исеме һәм аның авторлары язылган тәлинкә вату традициясе бар. “Зөләйха” сериалын төшерә башлаганда да ватачаклар аны, әлбәттә. Әмма кая ватылачагы әле билгеле түгел. Чөнки Зөләйханың профессор һәм башкалар белән бергә поездда баруы Пермь өлкәсендә төшереләчәк. Башка кадрлар – Татарстанда. Әлегә артистларның графикларына туры китереп съемка графигын көйләү процессы бара. «Русское» кинокомпаниясе әлегә актерлар составын да игълан итмәде. Бары тик Зөләйханы Чулпан Хаматова уйныйсы гына билгеле.

Минвәли Мортазага охшаган

Шулай да, Убыр һәм Мортаза образлары татар артистлары булырга мөмкин дигән фаразлаулар бар. Әйтик, Татарстанның бердәнбер рәсми булмаган кастинг-менеджеры Ирек Хафизов бу рольдә Минвәли Габдуллинны күрә. «Минвәлинең гәүдәсе дә туры килеп тора, бу рольне ул уйный алыр иде», — ди татар фильмнары өчен артистлар сайлау буенча белгечкә әверелгән Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов. Минвәли Габдуллин – татар артистлары арасында “беренче номерлы көрәшче”, шактый зур гәүдәле, яше дә Мортазаныкы белән бер чама булыр, җитмәсә, шушы Кама буе егете – тумышы белән Лаеш районыннан. Кыскасы, Алла биргән Мортаза инде. Хәтта бу роль тәкъдим ителсә, беренче чиратта әнисе белән киңәшәчәген әйтүе белән дә койган да куйган Мортаза инде менә!

Минвәли Габдуллин үзенең кастингка ике тапкыр чакырылуын әйтте. «Романны укып чыктым. Мортазаны ничек язылган – шулай күрдем: әнисен яратучы, әнисе сүзеннән чыкмаучы көчле татар ире. Минем андый кешеләрне күргәнем бар. Әнисе сүзеннән чыкмый торган андый кешеләр хәзер дә бар. Әтисе булмаган, әни белән генә яшәгәннәр күбрәк шундый була. Бер яктан мин аны яклыйм да, икенче яктан яманлыйм да, — диде ул. — Татарда шундый нәрсә бар бит инде ул – яратканын әйтми. Мортаза хатынын да ярата».

«Минем бу рольне уйнап карыйсы килер иде, — ди Минвәли кыенсынып кенә. – Артист өчен башка режиссерлар белән эшләп карау кызык та, бәлки, үсеш тә».

Мортаза роленә кастингка театр белгече Нияз Игламов та чакырылган булган. «Чулпан янында мин бик зур күренәмдер. Әмма кастингка бармадым», — ди ул.

Ирек Хафизов татар театрларында Убырга (Упыриха) яраклы актриса тапмады. “Безнең Исламия апа Мәхмүтова көчле актриса, уйный да алыр иде, әмма ул бик сөйкемле бит, яраттырачак”, — диде Ирек. Әмма тагын да ныклабрак уйларга вәгъдә бирде.

“Сөрелгәннәр” төялгәннәр баржа да Кама елгасында батачак. Ягъни, фильм буенча ул, әлбәттә, Ангарада бата. Ә Камада төшерелә. Аның Идел белән кушылган иң киң урынында. Монысы инде каскадерлар белән эшләнә торган трюк.

Хәзерге вакытта Ангарада батарга тиешле баржаны эзләү процессы бара.

Без алга таба да Лаеш районында сериал төшерелүгә әзерлек һәм кино төшерелү процессын күзәтеп торачак. “Интертат” электрон газетасын укып барыгыз.

intertat.tatar

Просмотров: 546

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>