Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһү вә бәрәкәтүһ!
Әлһәмдүлилләһи раббил галәмин, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте!
Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә дә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал», диелгән.
Бу изге көннәрдә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Аллаһы Тәгалә һәрбер гаиләгә, йортка — бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңдерсен иде.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Барыгызны да изге бәйрәм — Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәм өлкәбездә яшәүче халыкларның иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын иде.
Корбан бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН,
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти.
Просмотров: 1463