Йөзе якты аның, теле тәмле

Гөлйөзем Минсабир кызы Фазлыйәхмәтова турында булыр бу язмам. Ул район үзәгендә, “Хәләл” кибетендә эшли

Камышлы район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм Камышлыдагы  “Хәләл” кибетендә эшләүче Гөлйөзем Минсабир кызы Фазлыйәхмәтова.

Хөкүмәтебез кибетләре күптән таркалды инде. Күбесе эшмәкәрләр кулына күчте. Өлкән кибетчеләр күптән инде лаеклы ялдалар. Урта буыннары кайсы-кай тармакларда эшли, араларында үз хезмәтенә тугры калып, үз кибетләрен ачучылар да бар. Мәсәлән, Сания апа Шәйхетдинова (“Золушка”), Әнисә апа Шәйхуллина (“Руслан”), Нурия апа Гыйләҗева (“Юлдаш”), Роза Шәйхетдинова (“Меч­та”). Бу кибетләр бар да гөрләп эшләп тора һәм халыкка хезмәт күрсәтә. Әле тагын бик күп сәүдә нокталары бар Камышлыда: “Пятерочка”, “Магнит”, “Самарочка”, “У Танзили”, “Нур”, “Үзәк универмаг” һәм башкалар. Анда җаның ни тели шул бар, акчаң гына җитсен.

Хәзерге сатучылар белән элеккеге сатучылар арасында аерма да бар. Дөрес, хәзергеләрнең дә арасында итәгатьле, ачык йөзлеләре бар, әмма урта буын кибетчеләре башка шул. Сәүдәгәрләрнең “әнисе” Роза апа Шарапова мәктәпләрен узган кибетчеләр шул алар. Менә шундый кибетчеләрнең берсе — Гөлйөзем Минсабир кызы Фазлыйәхмәтова турында булыр бу язмам. Ул район үзәгендә, “Хәләл” кибетендә эшли.

1957 нче елның Яңа ел көнендә, Яңа Усман авылында дөньяга килә кыз бала. Минсабир ага һәм Минегайшә апа кызчыкларына бик матур, мәгънәле исем куштыралар: Гөлйөзем. Гөле матур булса, йөземе тәмле инде аның. Шуңа күрә дә һәрвакыт ягымлы, ачык йөзледер дә ул, тәмле телледер дә.

Мәктәптә 8 сыйныф белем алганнан соң, Камышлы авылына килеп “Промкомбинат”ка эшкә урнаша ул. Тегү теккәндә җырлый-җырлый тегә кыз. Матур, йомшак, моңлы тавышлы җырчы кыз турында хәбәр тиз тарала. Гәрчә ул мәдәният хезмәткәре булмаса да, яшьләр арасыннан сәхнәгә тартырдай артистлар эзләп йөрүче әтигә дә килеп ирешә бу хәбәр. “Кызым, җырчылар бездә болай да күп, әйдә, син безнең белән театр уйна, үзеңә җырлы рольләрне бирербез”, ди әти. “Бәдәр апа Минһаҗева белән Мөгътәбәр ага Төхбәтшиннарның театр уйнавын ярата идем. Их, Бәдәр апа кебек уйнап, тамашачыларның мәхәббәтен яуласаң иде, диеп хыяллана идем. Бик тиз риза булсам да, оялып кына клубка килдем һәм сәхнәгә гашыйк булдым”, диеп искә ала Гөлйөзем ханым.

Берничә спектакльдә, җырлы, төп рольләрне башкара ул.

Чибәр, уңган кызны күзләүче егетләр байтак булса да, гомерлек яры итеп Камышлы егете Мәхмүт Фазлыйәхмәтовны сайлый ул. Бер ел дуслашып, бер-берен сыный да алар, җитәкләшеп тормыш юлыннан атлап китә. Гаилә матур гына яшәп китә. Бәхетләрен тагы да тулыландырып, бер-бер артлы кызлары Гүзәл һәм Гөлназ дөньяга килә. Дөрес, дөнья булгач төрле хәлләр булгандыр…Тормыш бит бу.

Коопунивермагта баш товаровед булып эшләүче каенсеңелесе Суфия киңәше белән кибетчеләр әзерләүче мәктәптә, соңыннан читтән торып, Сәүдә техникумын тәмамлый ул.

Эш-гаилә-балалар…Шулай итеп, беразга сәхнәне ташлап торырга туры килә аңа.

Бүгенгесе көнне дә пар канатлар булып, тырышып дөнья көтә Фазлыйәхмәтовлар: малын да, кош-кортын да асрый, лаеклы ялда булсалар да, эшләп тә йөри. Балалар инде югары белем алып, күптән үз сукмагыннан атлый. Алар һәм оныклар Гөлйөзем ханым һәм Мәхмүт абыйның шатлыклары.

Соңгы елларда Гөлйөзем ханым янә үзенең үз иткән сәхнәсендә театр уйный. “Театр мине яшәртеп җибәрә, бик яратып уйныйм. Режиссер дәшсә, куанып барам”, ди, ул.

Күп еллар халыкка хезмәт күрсәткәне өчен җитәкчеләребез дә зурлады аны. 12 июнь-Россия көнендә, район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов Гөлйөзем Минсабир кызына губернатор вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның “Рәхмәт хаты”н тапшырды һәм үзе исеменнән изге теләкләрен җиткерде.

Район үзәгендә булырга туры килгәннәргә “Хәләл” кибетенә керергә тәкъдим итәр идем. Сез монда кереп кенә чыксагыз да, күңелегез күтәрелеп, үзегезгә яхшы энергия алып чыгарсыз. “Якты йөз, тәмле сүз-күңел азыгы”, диләр бит. Әгәр дә инде сез кибеткә кергәндә Гөлйөзем ханым хезмәт күрсәтсә, һичшиксез буш кул белән чыгып китмәссез.

Барлык сатып алучылар һәм шәхсән үземнең исемнән, Гөлйөзем ханыма сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, гаилә иминлеге, мул тормыш, хезмәтендә уңышлар, һәм инде әлбәттә, яңадан-яңа рольләре белән безне, тамашачыларны куандырып яшәвен телим.

Гөлйөзем! Шушы теләкләргә өстәп, шигъри юллар бүләк итәм сиңа.

Бөтенесен үз итеп син
Гел елмаеп дәшәсең,
Дөньялыкта эз калдырып
Тырышып син яшисең.
Белүчеләр синең хакта
Әйтсен бары матур сүз,
Кирәк кеше булып яшә
Булып һәрбер җирдә үз.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Артур ӘБДЕРӘХИМОВ фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 957

Комментирование запрещено