Пар канатлар каерылмасын

хирург-уролог Әлфир Хуҗанов.

Хирург-уролог Әлфир Хуҗанов.

Кәрәзле телефонына шалтыраткан идем, трубканы ят кеше алып: “Ваш муж умер по дороге домой, приходите на опознание”, — дип тормышымның астын өскә әйләндерде дә куйды…

“Самар татарлары” журналының 5 еллык юбилее уңаеннан Самараның “Заря” мәдәният саренда үткәрелгән юбилей кичәсе уңаеннан “Бердәмлек” газетасында бу журналының спонсоры Ильяс Шәкүров һәм баш редакторы Данияр Сәйфиев белән интервью бастырылган иде. “Халыкка шатлык өләшәбез” дип аталган язмада журналыбызның киләчәге һәм үткәне, анда басылып чыккан берсеннән-берсе кызыклы матриалларның гаиләләрдә истәлек булып саклануы, буыннан – буынга күчеп барырдай мирас булып калуы турында язылган иде. Күп тә үтмәде, редакциягә “Бердәмлек”кә даими язылып, укып баручы Әлфия Нәбиулла кызы Хуҗанова исемле бер мөлаем ханым килеп керде һәм өч еллар чамасы элек вафат булган ире турында журналга язып чыгаруыбызны соралды.

“Әлфирем бик укымышлы, медицина фәне белән шөгыльләнүчеләр арасында танылган кеше иде. Кызганычка, аның турында гаиләдә бернинди дә истәлекле язма калмаган. Беренчедән, ул бик тыйнак, үзенең данын түгел, авыруларны кайгыртучан табиб иде. Икенчедән, аның шулай иртә китәсен кем уйлаган?” – күз яшьләрен сөртеп алды. 1992 елда Самарага кайтып, Вазыйх Мөхәммәтшин, Әнвәр Горланов, Усман Әюпов кебек татар эшкуарларында бухгалтер булып эшләгән Әлфия Нәбиулла кызы сөйләгәннәрне йөрәгебез аша үткәрдек. Бүген аның истәлекләрен хөрмәтле укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Бәлки кемгәдер гыйбрәт булыр.

Без Әлфир белән Куйбышевта укыганда таныштык. Мин әле генә план институтына (хәзерге икьтисад академиясе) кереп укый башлаган студент кыз, ә Әлфир Уфа медицина институтының дүрт курсын тәмамлагач, хәрби врач специализациясе алыр өчен Куйбышевның хәрби медицина институтына укырга килгән чибәр егет.

4

Әлфир Хуҗанов.

2

Хирург-уролог Әлфир Хуҗанов.

1

Әлфир һәм Әлфия Хуҗанова кызлары белән.

3

Әлфир һәм Әлфия Хуҗанова кызлары Гүзәл һәм оныклары белән.

Куйбышевка авыллардан килгән студентлар кайда танышканын сөйләп торасы юк — Загородный паркының “Татар пятачогы”нда бик күп татар гаиләләре туганын безнең буын кешеләре яхшы белә. Әлфир мине бер күрүдән әсир итте, диеп булмый. Инде әйткәнемчә, ул артык тыйнак егет иде. Шул ук вакытта үҗәтле дә. Баштарак бер озатты да бетте, дип уйлаган идем. Юк икән. Икәнче шимбәне дә, өченчесен дә бергә уздырдык. Хлебный мәйданыннан безнең Безымянкага кадәр килеп йөрүе җиңел булмагандыр, ләкин ул атна саен минем ишек төбемдә басып тора иде. Шулай башта дуслашып киттек, аннары мәхәббәт хисләре дә көттермәде. Аз сүзле булуына карамастан, сораша-сораша аның Башкортстанның Бөрйән районы, Иске Солтангол авылында туып-үсүе турында белдем. Аның әтисе Мөгаммәр ул як кешесе түгел иде — сугыш вакытында партия кушуы буенча Бөрйән районын күтәрергә җибәрелгән коммунист. Ул Башкортстан яклары табигатенең матурлыгына гашыйк булып, гаиләсе белән шунда төпләнеп калган. Иске Солтангол авылы тирәсендә шау урман, биек таулар, ә итәгендә бормаланып Агыйдел елгасы агып ята. Урманнары җиләк — җимешкә, ә Агыйдел балыкка бай.

Әлфир балачактан эшләп үскән бала инде ул. Балаларын лаеклы үстерү өчен гаиләдә мал, кош-корт та асраганнар, бәрәңге, суган кырлары да зур булган, әлбәттә. Әле бит колхоз эшендә дә балаларга эшләргә туры килгән чаклар иде. Яшьлек белән безгә печән җыю, бәрәңге утау, чөгендер кисү кебек эшләр эшкә саналмый иде. Күмәк эш кызык була бит ул. Мин үзем Шенталы районының Денис авылында күпбалалы гаиләдә туган өченче бала идем. Яхшы укып, институтларга керү өчен дәресләрне әзерләргә төнлә туры килде. Сугыш инвалиды булып кайткан әтиебез Нәбиулла да Камышлы сельхоз училищесын тәмамлаган, сельсовет рәисе булып сайланган абруйлы кеше иде. Аның йөзенә кызыллык китереп булмый бит инде. Дөрес, унбер баланы ашатырга акча җитми башлагач, аңа заготовитель булып та, төзүче булып та эшләргә туры килде.

Әниебез Мәрьям безнең бала чакларны искә төшергәндә: “Әлфия туган 1953 елда беренче мәртәбә туйганчы ипи ашаган идек”, — дип әйтә иде. Димәк, без башкалардан бәхетлерәк тә әле. Аннары, тормыш сыйфаты кешенең уңганлыгыннан да киләдер, дип уйлыйм. Балалар туган саен әтиебез өебезне зурайтыбрак корды. Бик яхшы балта остасы булып санала иде ул авылда. Әниебез тегүче буларак танылды. Сугыш вакытында безнең авылга эвакуация буенча килгән бер хатын аны тегәргә өйрәткән һәм киткәндә “Зингер” машинасын аңа калдырып киткән. Бөтен авылны киендерде инде әниебез. Бигрәк тә Сабан туйлары алдыннан эше күп була иде. Өч-дүрт сәгать йоклап ала да, без торганчы ашарга да пешереп куя, бер пар оекбаш яисә бияләй дә өлгертә. Кемне эшкә, кемне укырга озаткач,тегәргә утыра. Ә без аның урынына бер гектар колхоз чөгендере утыйбыз, көзен мәктәпкә дә йөрмичә чөгендер, бәрәңге алабыз…

Шулай да, унберебез дә мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, институтларда, техникумнарда укып, һәрберебез үз өлкәсендә белгеч булып җитештек. Өйе, укыйм дигән кешегә Совет власте ярдәм итте – тулай торагы да, азмы-күпме, стипендиясе дә бар иде. Дөрес, без апам белән Куйбышевтагы туганнарыбызда фатирда яшәдек. Авылдан кишер-бәрәңге, бераз ит алып киләсең дә, рәхәтләнеп белем нигезен кимерәсең.

Ләкин миңа институтны очно тәмамларга туры килмәде. Икенче курсны тәмамлаганда Әлфир инде укуын тәмамлаган, распределение көтә иде. Беркөн әйтә: “Мине эшкә башка регионнарга җибәрсәләр, син минем белән китәр идеңме?” – ди. “Син ышанычлы егет. Синең белән китәр идем”, — дидем дә, оныттым бу турыда. Никтер мин әле яшь, кияүгә чыгарга иртә, дип уйлый идем. Ә аның уенда өйләнү икән. Авылга кайтырга җыенган көннәрнең берсендә миңа ияреп китте бу. Танышырга кайта дип торам. Ә ул өйләнергә үк план корган икән. Кичен чәй эчеп утыганда Әлфир әти белән әнигә әйтә: “Кызыгызны алырга кайттым. Бирәсезме?”, — ди. Мин телсез калдым. Ә укуым? Ә минем ризалыгым? Әти белән әни миннән акыллырак булып чыктылар. Бераз уйлаштылар да, икенче көнне никах укыттылар, ә дүшәмбе көнне сельсоветка кереп язылыштык. Минем паспортым да үзем белән юк иде. Авыл җире бит инде. Язып куйдылар, ә паспортны икенче кайтуымда күрсәттем.

Әлфир белән мине беренче тапкыр күргән кешеләрнең исе китә иде — шулкадәр бер-беребезгә ошаганбыз. Исемнәребез һәм тышкы кыяфәтләребез генә түгел, тора-бара эчке дөньябызның да бер төсле булуы ачыкланды.

Әлфирнең чыгарылыш кичәләре үткәннән соң Денистә өч көнгә сузылган туебыз гөрләде. Аннары “кукурузник” самолетлары белән генә барып җитеп була торган Бөрйән районына киттек. Әти мине озата барды. Кем белә бит, нинди кешеләр, ничек каршы алырлар? Бәхеткә, Әлфирнең туганнары яхшы кешеләр булып чыктылар. Анда да туйлар үткәреп, иремнең беренче хезмәт урынына – Архангельск өлкәсенең ябык бер гарнизонына китеп бардык. Дөрес, аныңчы сессияләремне биреп, читтән торып уку өчен документлар ясап, бөтен эшемне бетереп куйган идем инде.

Ябык гарнизонда яшәве миңа ошады. Беренчедән, бер бүлмәле фатир бирделәр. Икенчедән, бернинди чит кешеләр йөрми иде анда, барысы да таныш, хезмәттәшләр, күршеләр – бөтенесе дә туганнар кебек.

Батальон табибы булып эшли башлаган Әлфирнең тырышлыгын югарырак чиндагы командирлары тиз абайладылар. Бер ел үткәндерме, юктырмы, госпитальгә эшкә алдылар. Бераз анда ординатурада эшләгәннән соң, специализация үтәргә Мәскәүгә җибәрделәр. Ә бу вакытта кызыбыз Гүзәл туган иде инде. Мине бала белән берүземне калдырырга теләмәде ирем, шуңа күрә гарнизон җитәкчелеге авылдан сеңелемне алып килергә рөхсәт итте. Шулай итеп, Әлфиргә Мәскәүгә барып ярты еллык курслар тәмамларга һәм хирург булып эшли башларга мөмкин булды.

1983 елга кадәр без шунда яшәдек. Иң бәхетле, ваемсыз чакларыбыз шунда үткәндер, дип күрәм хәзер. Ул вакытта миңа да, Әлфирга да иҗтимагый эш белән күп шөгыльләнергә туры килде. Миңа комсомол оешмасы секретаре, профорг, ә Әлфиргә партком секретаре буларак җыелышлар үткәрергә, һәр бәйрәмгә концертлар әзерләргә, чаңгы ярышлары, конкурслар һәм викториналар уздырып торырга туры килә иде. Бер репетицияне калдырып кара, шундук шелтә аласың. Ә җәйге ял көннәрендә иптәшләребез белән палаткалар алып, табигать кочагында ял итәбез. Без, хатыннар һәм балалалар чыр-чу килеп су коенабыз, урман җиләкләре җыябыз, ә ирләребез балык тота. Аннары, учак ягып, бергәләшеп уха пешерәбез. Эш көннәрендә (мин военторгта экономист-бухгалтер булып эшли идем инде) балаларыбыз курыкмыйча урамда йөриләр, транспорт көтеп басып торасы юк, барысы да авылдагы кебек якын, гади, ә мөнәсәбәтләр дусларча иде.

Ләкин хәрби кешегә үсәргә кирәк. Әлфирне Кавказга, Нальчик шәһәренә андагы хәрби госпитальнең баш врачы итеп күчерделәр. Бик матур шәһәр. Яз һәм җәйләрен шау чәчәктә утыра. Текә таулар белән уратып алынган шәһәр ниндидер кыргый матурлыгы белән әсир итә. Ләкин безгә анада озак хезмәт итәргә насыйп булмады. Ирем һаман укуга, белем дәрәҗәсен күтәрүгә омтыла иде. Ул Ленинградның хәрби-медицина академиясенә, имтиханнарын гел бишле билгеләренә генә биреп укырга кергәч, безгә дә анда күчәргә туры килде. Анда укучыларга фатир бирелми иде. Мин хәрби-медицина академиягә бухгалтер булып эшкә урнашкач кына коммунальный фатир бирделәр. Архангельск һәм Нальчиктагы күңелле һәм иркен тормыштан соң әллә нинди ят кешеләр белән бер ваннада юынырга туры килгәч, кыенрак булды шул. Ләкин түзәргә туры килде – иреңнең күптәнге хыялы тормышка ашсын өчен моны гына түзәсең инде. Бу күчүебезнең бер яхшы ягы да бар иде – Ленинградтагы бөтен музейларны, архитектура истәлекләрен карап чыгарга, андагы мәдәни тормышны күрергә насыйп булды. Ирем ике ел укып, академияне гел бишле билгеләренә генә тәмамлап чыкканда, аны Мәскәү Кремленең Георгиев залына чакырып, аттестат тапшырдылар. Ә распределениегә килгәндә, дәрәҗәле булса да, урыны әллә ни шәп түгел иде. Приказ – приказ инде, чемоданнарны тутырдык та, Казахстанның Актүбә өлкәсендәге испытательный полигоннарының берсенә хезмәткә киттек. Подполковник званиесендәге Әлфир Мөгәммәр улы зур гына часть госпитале начальнигы булып эшли башлады. Башта бик авыр иде. Җәен кызу, ком бураннары интектерә, кышын үзәк өзгеч салкыннар җәфалый. Тора-бара моңа да күнектек. Биш ел шушы далада эшләде ирем. Мин “эх” тә димәдем. Солдат хатыны булгач, түзәргә кирәк дип, иремне эштән ачык йөз белән каршы алдым, иртәнге ашны ашатып озатып калдым.

1992 елда гына, кызыбыз мәктәпне тәмамлагач, ә ирем белән хезмәт иткән офицерлар яхшырак урын табып кайсы кая тарала башлагач, без дә туган якларга кайтырга дигән карарга килдек. Беренчедән, яхшы билгеләргә генә укыган кызыбызга югары белем бирергә кирәк иде. Икенчедән, әнием килеп безнең тормышны күрде дә, исе китеп: “Кайтыгыз, балалар. Сез монда кирәкмисездер инде хәзер”, — диде. Бу сүзләре хәлиткеч соңгы тамчы булды.

Дөрестән дә, Мәскәүдәге җитәкчеләре берсүзсез Әлфир язган гаризага кул куеп, армия сафларыннан азат итү турында карар чыгардылар. Шулай итеп Самарага, буш урынга кайтып төштек. Әниебез алдан күрүче кеше буларак, безгә туган тиешле әбидә фатир табып куйган иде. Егерме ел илгә тугры хезмәт иткән, кайда җибәрсәләр, шунда эшләгән, гомере буе укып, медицина өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган кеше беркемгә дә кирәкми булып чыкты. Менә кайберәүләр хәрби кешегә уйларга кирәкми, аңа зуррак дәрәҗәдәге хәрбинең приказларына “есть” дип җавап биреп торырга гына кирәк, диләр. Юк икән шул. Үз акылы булган кеше, дөрес булмаган приказларга “есть” дип җавап кайтарганда, йөрәге нишләгәнен ул үзе генә белгәндер. Бәлки шуңадыр да, Казахстанда хезмәт иткән вакытта, үзгәртеп кору заманының начар яклары күренә башлагач, Әлфир йөрәген тотып ята башлады. Минем дә гаебем булгандыр инде, үзе табиб, нинди дару эчәргә кирәклеген беләдер, дип артык кысылмый идем. Хәзерге кардиологлар давлениесе булган кешегә көн саен дару эчеп торырга кирәк, дип өйрәтәләр. Ә ул, хирург, бу кадәресен үк белмәгәнме, үзе белән эшләгән кешеләрдән сорарга оялганмы, әллә үзенә карата шулкадәр битараф булганмы, аңламыйм.

Самараның 116 километрындагы хастаханәгә ирекле рәвештә эшләүче хирург булып эшкә урнашкач та, андагы уролог вафат булгач та, Әлфиргә тагын укырга, тагын специализация үтәргә туры килде. Дөрес, пациентлары аны яратты, белгеч буларак хөрмәт итте. Әллә кайлардан, аның белемле булуы турында ишеткән кешеләр аны эзләп киләләр иде. Мин дә үз авыруым буенча ул эшләгән хастаханәдә дәва алгалый идем. Коллегалары: “Сезнең ирегез бездә эшли башлагач, бөтен пациентлар аңарда гына дәваланырга, аңарда гына операция ясатырга телиләр. Үләргә яткан берничә кешене терелтеп чыгарды бит. Бик яхшы специалист ул”, — дип мактыйлар иде.

Ә Әлфир беркайчан да эше турында да, үзе турында да сөйләми иде. Барысын да эчеңдә тотарга ярамый шул. Менә шулай 2004 елда аңа инсульт булды. Аллага шөкер, вакытында дәваланып, үз хәленә кайта алды. Тагын ун ел приемда уролог булып эшләде, ә менә хирург буларак операцияләр ясый алмый иде инде. Бәлки туктарга, ялга чыгарга кирәк булгандыр. Тик ул эшсез яши белми иде. Ә инсультан соң ун ел үткәч, әле тагын инфаркт та кичерде. Анда да бераз дәваланып, йөри башлагач ук тагын эшкә чыкты. Ә беркөнне, мин пешеренеп аны эштән көткән чакта, кайтмады. Кәрәзле телефонына шалтыраткан идем, трубканы ят кеше алып: “Ваш муж умер по дороге домой, приходите на опознание”, — дип тормышымның астын өскә әйләндерде дә куйды.

Әлфирдән соң бер чемодан дипломнары, медицина фәненә караган меңләгән китаплары, тулы альбом Мактау грамоталары калды. Үзе булмагач, бу миңа нәрсәгә кирәк?! Бер яктан карасаң, кеше үзе сайлап алган профессиясен бик яраткан, аны яхшырак белергә омтылган һәм иң югары белемле специалист булып җитешкән. Ә үзен-үзе сакламаган. Шуңа күрә гомере буе туплаган белемен дә тулысынча файдалана алмыйча, 64 яшендә бакыйлыкка күчкән.

Шуларны уйлыйм да, бик авыр булып китә. Күпме яшәсәң дә, гомер кыска булып тоелуын да аңлыйм инде. Тик, пар канатың сынгач, очып булмый икән ул. Эш дип үлеп торган кешеләргә шуны әйтәсем килә: үзегезне саклагыз. Сездән башка гаилә тормышы китек. Без бит эшебездәге ят кешеләргә эшләгәндә генә кирәк. Ә пенсиягә чыксаң, яныңда тормыш иптәшең һәм балаларың гына кала.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (19), март — май 2018 ел.

Просмотров: 1369

Один комментарий

  1. урыны ож,махта булсын