В селе Камышла состоялись VI открытые конноспортивные соревнования (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Бу атларның тоягы таштыр

1-DSC_113925 августа в селе Камышла состоялись ставшие уже традиционными открытые конноспортивные соревнования на кубок Камышлинского района «Большой летний приз-2018».

Скачки, прошедшие шестой год подряд  в Камышле  с большим размахом, — совместный проект администрации района и ООО «Газпром трансгаз Самара». Соревнования призваны способствовать развитию коневодства и популяризации конного спорта как в Камышлинском районе, так и в целом во всей губернии.

Поучаствовать в турнире приехали коневладельцы из Оренбургской, Ульяновской областей, республик Татарстан, Башкортостан, Чувашия. Всего состоялось тринадцать заездов. К участию в соревнованиях были заявлены более 40 наездников.  Они соревновались на рысаках, арабских скакунах, полукровных, отдельные заезды были организованы для скакунов местных пород. Им предстояло пробежать дистанции 1 км 600 метров и 2 км 400 метров.

Посмотреть на захватывающее зрелище собрались сотни зрителей. Местные жители активно переживали за своих земляков. Восхищались и профессионализмом приезжих любителей конного спорта. Скачки и бега лошадей – это не просто захватывающее, но и грациозное, эффектное зрелище. Состязание притягивает к себе не только своим особым напряжением, неожиданными нюансами, а еще и профессионализмом, подчеркнутой красотой исполнения. Почитания к этому соревнованию у татарского народа, проживающего в муниципальном районе¸ не отнять. Не отнять и безграничной любви к лошадям.

Всех участников и гостей соревнований приветствовал Глава района Рафаэль Багаутдинов, который пожелал наездникам победы, а гостям — приятного отдыха на камышлинской земле. Также пожелали удачи участникам состязаний первый заместитель министра спорта Самарской области, куратор района Андрей Харин, представитель ООО «Газпром трансгаз Самара» Владимир Субботин, главный судья состязаний Александр Гарюхин. Приветствовали гостей соревнований и самодеятельные артисты района. Также наградили в этот  день камышлинцев — Юсупова Марселя, Юсупова Руслана, Салахова Руслана, Шарафутдинова Ралифа, Шамкаева Айрата, Абдуллова Ильфата, Мухаметзянова Рамиля, Абсаттарова Линара  -   памятными медалями и знаками «За участие в проведении чемпионата мира по футболу 2018 года в городе Самара».

1-DSC_10921-DSC_1098 1-DSC_1101 1-DSC_1104 1-DSC_1105 1-DSC_1110 1-DSC_1113 1-DSC_1118

У каждого зрителя был свой фаворит. Кони, воспетые в стихах и песнях, летели, как стрелы, а наездники вызывали восхищение и восторг. Страсти кипели нешуточные. Камышлинцы увидели по-настоящему интересное и захватывающее зрелище. Победители и призеры бегов определялись и награждались кубками и денежными призами после каждого заезда индивидуально на скаковой дорожке. 

Особую любовь зрителей вызывали забеги с участием лошадей Фарита Гайфуллина из села Старое Ермаково Камышлинского района, которые одержали победу под бурные аплодисменты и овации зрителей. Но самая интересная борьба шла в финальных забегах скакунов и рысаков. В забеге среди скакунов первой, с большим отрывом, финишную прямую пересекла кобыла Цыганка под управлением наездника Ермолаева Данила из Челно-Вершинского района.  Уверенную победу в заезде среди рысаков одержал жеребец Синематограф под управлением наездника Альберта Ханбикова из Республики Чувашия. 

1-DSC_1125 1-DSC_1130 1-DSC_1132 1-DSC_1139 1-DSC_1143 1-DSC_1148 1-DSC_1153 1-DSC_1158 1-DSC_1160 1-DSC_1165 1-DSC_1167 1-DSC_11731-DSC_1177 1-DSC_1180 1-DSC_1182 1-DSC_1187 1-DSC_1193 1-DSC_1200 1-DSC_1202 1-DSC_1205 1-DSC_1206 1-DSC_1210 1-DSC_1216 1-DSC_1220 1-DSC_1224 1-DSC_1229 1-DSC_1234 1-DSC_1242 1-DSC_1244 1-DSC_1245 1-DSC_1249 1-DSC_1253 1-DSC_1256 1-DSC_1264 1-DSC_1268 1-DSC_1275 1-DSC_1290 1-DSC_1291 1-DSC_1294 1-DSC_1298 1-DSC_1300 1-DSC_1303 1-DSC_1305 1-DSC_1308 1-DSC_1320 1-DSC_1322 1-DSC_1328 1-DSC_1330 1-DSC_1335 1-DSC_1339 1-DSC_1351 1-DSC_1354 1-DSC_1360

Всем участникам были вручены памятные подарки. А зрители еще долго обсуждали заезды, доказывали преимущество той или иной лошади, заново переживали красоту и адреналин скачек.

Фотографии Риммы НУРЕТДИНОВОЙ.

Село Камышла.

* * *

Август ахырында Камышлыда алтынчы мәртәбә “Җәйге зур приз – 2018” дип аталган традицион ат чабышлары үткәрелде.

Ел саен киң колач белән үтүче бу ярышлар район администрациясе һәм “Газпром трансгаз Самара” ачык акционерлар җәмгыятенең уртак проекты. Ул Камышлы районында гына түгел, го­мумән, өлкәбездә дә атлар үрчетү, чабыш спортын җәелдереп җибәрү өчен кирәк.

Быелгы “Җәйге зур приз”га Оренбург һәм Ульян өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Чувашстан республика­ларыннан күпсанлы чабышкы атлар китерелгән иде. Ярышларда катнашучы кырыклап җайдак унөч заездда ярыштылар. Атлар, һәрвакыттагыча, юртак, га­рәп токымлы чабыш атлары, ярымканлы һәм җирле токым төркемнәренә бүленеп, 1 километр 600 метр һәм 2 километр 400 метр дистанцияләргә чаптылар.

Спортның искиткеч матур бу төренә мөкиббән киткән йөзләгән җанатар өлкәнең төрле авыл һәм шәһәрләреннән килгән иде. Ат чабышлары нечкәлекләре, киеренкелеге, көчәнеше белән генә түгел, җайдакларның профессиональлеге, атларның ярышларга әзер булуы һәм зәвыгы белән дә спортның башка төрләреннән аерылып тора.

Ярышларда катнашучыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләде. Шулай ук Камышлы районы кураторы, өлкә хөкүмәтенең спорт министры урынбасары Андрей Харин, “Газпром трансгаз Самара” оешмасы җитәкчесе Владимир Субботин, ярышларның баш судьясы Александр Гарюхин да ярышларның әһәмиятен ассызыклап, уңышлы үтүен теләделәр.

Спорт бәйрәме быелгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүдә катнашкан якташларабызны — Марсель Йо­сыпов, Руслан Йосыпов, Руслан Сә­лахов, Рәлиф Шәрәфетдинов, Айрат Шам­каев, Илфат Абдуллов, Рамилә Мөхәммәтҗанова һәм Линар Абсаттаровны бүләкләүдән башланды. Аларга истәлекле медальләр һәм билгеләр тапшырылды.

Чабышлар, чын мәгънәсендә, искиткеч тамаша булып үтте. Җирле татарлар башкалардан үз районында үскән чабыш атлары өчен җан атулары белән аерылып тордылар. Ел саен “Җәйге зур приз” чабышларында Камышлы районы данын Иске Ярмәк авылыннан Фәрит Гайфуллин һәм аның атлары яклап килә. Быел да Фәрит әфәнде сынатмады үз заездында беренче килде.

Финал заездлары да бик кызыклы үтте. Чабышкылар заездында Челно-Вер­шины районыннан Владимир Трофимов атланган Цыганка башкаларны бик еракта калдырып, финишка беренче килде. Ә юртаклар заездында җиңүне Синематограф кушаматлы айгырда чувашстанлы Альберт Ханбиков яулады.

Ярышлар тәмамлангач та әле халык тиз генә таралышмады, ирләр һәр ярышны җентекләп тикшерделәр, иң киеренке мизгелләрен кат-кат исләренә төшереп, бу атларның тоягы таштыр, дип тел шартлаттылар…

Римма НУРЕТДИНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 610

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>