Милли тема — ул бик катлаулы нәрсә

нац сми

Форумның пле­нар утырышыннан соң Рәф­гать Әһлиуллин (сулда) Мин­тимер Шәймиев һәм Татар­станның Дәү­ләт советы депу­таты, күренекле татар ша­гыйре Рәзил Вәлиев белән “Бердәмлек” газетасына кагы­лышлы проблемалар турында фикер алыша.

Казанда VII милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының өч көнлек форумы булып узды. Анда Россиянең 19 төбәгеннән 200 вәкил катнашты. Журналистлар белән очрашуда Милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев үз сүзләрен җиткерде. Пленар утырышта Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев төбәк матбугаты, милли басмалар һәм телләрне саклау буенча фикерләре белән уртаклашты.

Форумга Самарадан “Бер­дәмлек” өлкә татар газета­сының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да барды. “Волжская коммуна” хәбәрчеләре дә бар иде. “Бердәмлек”нең киләсе саннарының берсендә бу эшлекле очрашу турында укучыларыбызга күләмле язма тәкъдим итәргә җыенабыз.

«Бердәмлек».

Просмотров: 848

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>