Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

800-203x300

Киләчәктә китап татар телендә дә басылсын иде һәм урысча вариантындагы хаталар кабатланмасын иде.

Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

Төбәгебезнең һәр мәсҗиде  — халкыбызның матди ярдәме һәм рухи казанышының җимеше.

Авылларда гыйбадәтханәләр йөрәкләрендә тулысынча Ислам нуры янган, калебләрендә Коръән тәгълиматы сеңгән бәндәләр исәбенә төзелсә, шәһәрләрдәге Җәмигъ мәсҗидләрен төзүдә Самар Хөкүмәтенең дә керткән өлеше куанып искә алырлык.

Бу инде — Самар өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенең кулга-кул, иңгә-иң түрәләр белән эшли белүнең җимеше. Әлеге җыентык та тулысынча Самар Хөкүмәте ярдәмендә басылды. Һәм урыс телендә чыкты.

Теләк.

Киләчәктә китап татар телендә дә басылсын иде һәм урысча вариантындагы хаталар кабатланмасын иде.

Бу җыентыкта тарихи гаделсезлекләр урын алган.

Никадәр генә матур һәм бай булса да, китап Самар Җәмигъ мәсҗиде белән түгел, ә Малый тупик урамында эшләп килүче Иске мәсҗид белән башланып китәргә тиеш иде.

Бу, тарих һәм татар әхлагы күзлегеннән караганда, гаделсезлек булып кабул ителә.

Хата Сызран, Камышлы, Гали мәсҗидләре белән дә кабатланган. Матурлык артыннан куып, эчтәлеккә зарар китерергә ярамый!

Аталы-уллы Ирек һәм Lанияр Сәйфиевләр шундый зур эш башкарганнар.

Аларның хезмәте мактауга лаек.

Китапны укып чыгарга кирәк. Җыентыкны “Самар өлкәсе мөселманнарының акыллы энциклопедиясе”, дип атарга була.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Увидела свет книга «Мечети Самарского края»

 

Просмотров: 1354

Комментирование запрещено