Көзләрне мин моңсу димәс идем…

IMG_07193

Сөмбелә – уңыш бәйрәме

Иске Ярмәк авылында эшләп килүче социаль реабилитация бүлегенә рәхмәтнең  иң олысын әйтәсе килә.  Безне,  почтада һәм авыл советында эшләп лаеклы ялга чыккан 59 яшьтән алып 89 яшькә чикле пенсионерларны, һәр көн ачык йөзле уңган-булган кызлар каршы алды. Өйдәге мәшәкатьләрне  онытып, яшәреп  кайттык  без биредән. 

Лилиябез  тәннәребезне  шифалы куллары белән йомшартып җибәрде.  Гөлисәбез, Рәмзиябез, Гөлиябез каршы  алып, хәлләребезне сорашып, үзләренең уй-фикерләре, киңәшләре  белән  уртаклашып, төрле мәдәни чаралар оештырдылар. Йомшак диваннарга утырып,  кайсыбыз кул эшләре белән шөгелләнде, шунда ук җырлап-биеп тә алдык.

«Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигәндәй, мәктәп елларыннан алып эшләгән чорларыбызны, барлык булган көз бәйрәмнәрен искә төшереп, үзебез дә кайберләренә әзерләнеп,  сизелми дә  ун көн ялыбыз үтеп китте. Арабызда иң олысы булган Фатыйма апабыз Сәлахова — “мич астына ябып куярлык”. Ходай Тәгаләбез анарга исәнлек-саулык, тыныч озын гомер бирсен. Ә Гөлсем апабыз Хөббәтова һәр көн эчтәлекле шигырьләре белән матурлык дөньясына алып керде.

Шулай  сөйләшеп утырганда тәмле исләр борыннарыбызны  кытыклый  башлау белән  Рәшидә  һәм Алия  табын өлгертеп  сыйладылар. Кызлар, барыгызга да бик зур рәхмәт. Шулай ук хуш  исле көзге урманнардан  әйләндереп кайтучы Сәгыйров Җәгъфәргә дә.

IMG_0719 (2)IMG_0792

    Ял итәргә  йөрүчеләр  төркеменнән  Гөлфия ВАГЫЙЗОВА.

* * *

Көзләрне  мин моңсу димәс идем,
Аның үз матурлыгы.
Күңелләрне җәлеп итә
Сихри хозурлыгы.

Дөрестән дә шулай бит. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары саргаеп, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр һаман да әле салкыннарга бирешмичә,  чәчкә атып сөенеп утыралар. Әйтерсең лә,  озаграк  яшәп, балкып каласылары килә. Көз үзенең мул уңышлары белән сөендерә. Безгә ел буена тукланып  яшәрлек ризык-нигъмәтләр бүләк  итә.

Менә шундый матур алтын көзнең бер көнендә без, бертөркем олы яшьтәге апалар, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегенә  юл тоттык. Элемтә бүлеге ветераннары Дания Сафина, Гөлсем Хөббәтова, Гөлфия Вагыйзова, авыл советында эшләгән  хезмәткәрләр Венера  Фәттахова, Илсөяр Әхмәдиева, китапхәнә мөдире булып хезмәт иткән Румия  Йосыпова бирегә ял итәргә кунакка килдек. Барыбыз да — бер чорда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары. Арабызда иң олысы — Сәлахова Фатыйма апабыз иде.

Безнең очрашулар бәйрәмнәрдән башланып китте. 9 октябрьдә Бөтендөнья почта көнен билгеләп үттек. Үткән гасырда, күп еллар элек чыккан газета-журналлардан, конверт-открыткалардан  күргәзмә оештырып, алар турында тәфсилләп сөйләп, бергә эшләгән чакларны кабат искә төшереп, истәлекләрне  яңартып үттек.  Җырлап-биеп күңел ачтык.

IMG_0569IMG_0620 IMG_0560 IMG_0624

Безнең  ялыбыз бәйрәмнәргә бик бай булды. Беренче  мәртәбә көзнең  патшабикәсе - шифалы Кабак бәйрәмен үткәрдек. Үзебез үстергән төрле төстәге, сыйфаттагы кабаклар алып килеп, тәҗрибәләребез белән уртаклашып, аның шифасы турында сөйләдек. Хәтта кабак турында шигырь дә иҗат итеп, укып киттек. Шифалы кабактан әзерләнгән ризыклардан авыз иттек.

IMG_0674 IMG_0672 IMG_0660 IMG_0656

Көннәр матур, аяз торганда, урманнарны да күрәсебез килеп китте һәм анда юл тоттык. Машина тәрәзәсеннән тирә-юньне күзәтеп, көзнең матурлыгына сокланып барабыз. Алда сары һәм яшел төскә бизәлгән урман күренә. Урман аланында үзенең кызыл җимешле тәлгәшләре белән миләш куаклары балкып утыра. Яшь һәм төз наратлар яшел төсләрен үзгәртмичә ямь биреп тора. Ак каеннар бөгелә-сыгыла сары шәлләрен ябынган килеш безне сәламли, урман шаулый, тантана итә. Хәйран калып, урман шавын, җырын тыңлыйбыз. Йөрәкләргә ниндидер сихри моң, рәхәтлек иңә. Урман турында язылган шигырләребезне укып, җырлар җырлап, төрле кызыклы конкурсларда катнашып, видеога, фотосурәтләргә төштек. Тәнебезгә сихәт, җаннарыбызга рухи азык туплап кайттык.

Безне бу сәяхәткә оешманың уңган шоферы Сәгыйров Җәгъфәр алып барды, хөрмәтләп өйләребезгә  кадәр озатып та куйды. Аңа олы рәхмәтебезне белдәрәбез.

Киңәшләшеп Сөмбелә – уңыш бәйрәмен дә  үткәрергә булдык. Барыбыз да матур киемнәрдән, башларыбызда — көзге чәчәкләрдән үргән такыя, миләш төймәсеннән тезгән муенса. Кулларыбызда — зур савытларга, кәрзиннәргә тутырылган мул бакча җимешләре, яшелчәләр. Аларның барысы турында да шигырләр сөйләдек, җырлар җырланды.

Сөмбелә бәйрәменә багышлап язган шигыремне тәкъдим итәм:

             Сөмбелә бәйрәме

Мул уңышлар җыеп алдык,
Хәзер бәйрәм итәбез.
Һәр ел саен Сөмбеләне
Бик сагынып көтәбез.
 
Күңелләр шат, йөзләр балкый,
Бүген бездә — Сөмбелә бәйрәме.
Мул уңышлар бүләк итте
Ел фасылының  ямьле җәйләре.
 
Әнә безнең Лилиябез
Сөмбелә булып киенгән.
Әйтерсең лә, кояш балкый,
Нур сибелә йөзеннән.
 
Сөмбелә — уңыш бәйрәме,
Табыннар мул, түгәрәк.
Аллаһы биргән нигъмәтләрне
Авыз итик бергәләп.
 
Гомер берәү, икәү түгел,
Кадерен белеп калыйк.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңелне ачып алыйк.
 
Без үзебез уңган-җитез,
Күбәләктәй очабыз.
Атаклы Ярмәк вагына
Тыпырдатып басабыз.
 
Бәйрәмнән соң күңел күтәрелде,
Булды безгә бик рәхәт.
Шәфкәтлелек йорты кешеләре,
Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

 IMG_0719IMG_0864IMG_0866IMG_07193

Барлык чараларны оештырган хезмәткәрләр Рәмзия Әбдерәхимовага, Гөлисә Бәдертдиновага, Гөлия Хәнәфиевага, Лилия Әбдерәхимовага, аш-су осталары Рәшидә Хәмидуллинага һәм Алия Каюмовага  киләчәктә дә эшләрендә  уңышлар телибез.

Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовлар  барлык чараларның фотосурәтләрен ясап, безгә бүләк иттеләр. Аллаһының рәхмәте булсын үзләренә.  Исән булыгыз, безне шулай сөендереп тигезлектә, муллыкта озак яшәгез. 

              Ял итәргә  йөрүчеләр  төркеме исеменнән  Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1189

Один комментарий

  1. Сез барыгызда—молодецлар.шулай шатланып,аралашып яшэгез.