Матур яшәү сере нидә?

Наил һәм Оркыя Галимуллиннар балалары һәм оныклары белән.

Наил һәм Оркыя Галимуллиннар балалары һәм оныклары белән.

Авылдашым, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбленең моң­лы җырчысы, йөрәкләрне җил­кендереп биючесе, за­ма­нында ансамбльнең му­зыка җитәкчесе, Иске Яр­мәк авы­лының Халикъ Сад­ри исемендәге Мәдәният йорты мөдире, уңган-бул­ган, нинди эшкә алынса да, шуны булдыра алган На­ил Галимуллинның тормыш, иҗат юлы, яшәү рәвеше, ке­шеләргә мөнәсәбәте турында укучыларның күңе­ленә ил­теп җиткерерлек итеп язып булырмы, үзе кебек үк якты, нурлы, үтемле сүзләр табып булырмы икән? Аның турында барысын да язып бетерә алмам кебек булып тоелды башта…

Бер истәлек

Мин аңа Наил абый дип эндәшәм. Без татарларда шулай инде, бер-ике яшькә генә олырак булса да, абый, апа дип дәшәбез.

Наил абыйны мин кайчан ныгытып белә башладым соң әле? Җиде яшьләр чамасы булгандыр. Чөнки аның сеңлесе Суфия белән без бер сыйныфта укыдык. Бездән бер тыкрыкка югарырак яшәгән Суфия дус­тым янына көненә берничә мәртәбә барып, туйганчы уйнаган, су кергән, дәресләр әзерләгән чаклар күп булды. Ә Наил абый өйдә булганда шым гына утырабыз. Егет кеше бит.  Ул борын астыннан ниндидер җыр көйләп йөри, ә бездә гаме дә юк аның.

Үсә төшкәч, без Суфия белән аның мендәре астына яшергән байлыкларын тикшерә идек. Бар булган байлыгы — кызлар чигеп биргән кулъяулыклар инде. Нинди генә чәчәкләр, җиләкләр төшерелмәгән! Берәү генә булса ярар ла. Берничәү бит. Димәк, берничә кыз Наил абыйга күз атып йөргән! Артык чибәр иде шул. Җырлап җибәрсә — авылның теге башына кадәр ишетелә…

Наил абыебыз армиягә китте, без дә үсеп, мәктәп бусагасын атлап, зур тормыш юлына чыктык. Ә ике елдан ул армиядән кайтты да бездән ике сыйныф кына алдарак укыган Оркыя белән гөрләтеп туй ясады. Аларны, мәхәббәттән башка, җырга, моңга булган талантлары да берләштергән булса кирәк. Энергиясе ташып торган егет һәм ябык кына чәчрәп торган кыз, авыл сәхнәсендә бергә җырлап-биеп йөри-йөри, зур тор­мыш юлына уртак юл салдылар.

Мәхәббәт сере

Мәхәббәт — яшәешнең аң­латып булмаслык гаҗәеп мог­җизасы ул. Риваятьләр булып, буыннан-буынга күчеп килгән мәхәббәт сәхифәләрен укып-ишетеп белгән кем генә аның сихри көченә таң калмаган?! Ә бергә-бергә озын гомер кичереп, олы мәхәббәтләрен еллар буе саклап кала алучылар сирәктер.

Наил белән Оркыя да әүлияләр түгел. Башкалар кебек алар да тормыш йөген бергәләп тарттылар: өй сатып алып төзекләндерделәр, йорт тутырып мөгезле эре терлек, йөзләгән каз, үрдәк асрадылар. Әле дә шулай. Бу эшләр аларның хезмәт еллары белән бергә үрелеп барды. Гаилә ныклыгында мәхәббәтнең генә түгел, бер-береңә булган ихтирамның да өлеше зур. Ди­мәк, Галимуллиннарны әле бүген дә бер-берсенә булган олы хөрмәт һәм, әлбәттә, мә­хәббәт берләштерә.

Хезмәт юллары

Наил Польша җирләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, авылыбызның Коминтерн исемендәге колхозында дистә еллар шофер булып эш­ләде. Үзе көне-төне руль ар­­тында булса да, читтән торып авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады, берничә ел агроном ярдәмчесе, аннары фермада механик булып та хезмәт итте. Ә колхозлар тарала башлагач, төзүчеләр бригадасына ияреп, бура бурап, өй башлары ябып йөрергә дә туры килде. Эш­нең ертыгы юк, авыл малае бит, теләгең булса, төрле эшкә өйрәнәсең.

2000 елда аңа клуб мөдире вазифасын тәкъдим итәләр. Белмәгән эш түгел дип, моңа да ризалаша Наил абый. Өйдә бит аны ике кызы — Гөлнара белән Динара көтеп торалар. Оркыя да тик тормый — мәктәпне тәмамлагач та, бухгалтер курсларында укып чыга да бераз колхозда эшли. Ә читтән торып педагогия колледжын тәмамлаганнан соң, җирле балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Ничәмә-ничә буын балалары аны әниләрен яраткан кебек яраттылар, тәрбиячеләре аларны укырга, язарга өйрәтеп, мәктәп бусагасына кадәр озатып куя иде.

Татлы да, ачы да

иҗат юлы

Мәктәп елларында сәхнәгә чыккан егет белән кыз, гаилә тормышы коргач та, иҗат юлыннан тайпылмыйлар. Эш­тән арып-талып кайталар да, өй эшләрен караштыргалап, нәни балаларын ияртеп, яисә әби-бабайларга калдырып, репетициягә ашыгалар. “Ак каен” татар халык фольклор ансамбленең төп артистлары буларак, алар Самара, Казан, Әстерхан, Оренбург, Свердлау өлкәләре,  Крым Республикасы сәхнәләрендә Иске Ярмәкнең, Самара өлкәсенең данын күтәрделәр. Наил  Нәбиулла улы Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән елларда ансамбльнең дәрәҗәсе, даны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрелде. 

Бу ансамбльнең гомере озын булды, чөнки коллективта парлы гаиләләр иҗат итә иде. Моны иҗатташлар  дуслыгы, авылдашлар ярдәмләшүе, фикердәшләр хезмәттәшлеге, дип атарга да буладыр. Ә ансамбльнең үзәге булган Наил Нәбиулла улы ташып торган иҗат ялкыны белән барысын да үз артыннан ияртә. Ә Оркыясы — уң кулы да, сул кулы да, илһам бирүчесе дә, сәхнәне ду китереп бии дә, Наиле белән парлап та, үзе генә дә моңлы иттереп җырлап та җибәрә. Еллар үткән саен аларның талантлары ачыла бара, ныгый, үз тамашачысын таба.

Өлкәбездә, районыбызда үткәрелгән бер генә милли бәйрәм дә “Ак каен” татар халык фольклор ансамбленнән башка үтми. “Нәүрүз”, “Уйнагыз, гармуннар”, төрле дәрә­җәдәге Сабан туйларын,  “Сөмбелә” бәйрәмнәрен, Казан телевидениесе өчен махсус төшерелгән “Җырлыйк әле” тапшыруын караган тамашачылар ан­самбльнең һәр чыгышына зур бәя бирәләр. Лауреат, дипломант, Гран-при кебек югары исемнәр үзешчән артистларны сәнгать биеклекләренә күтәрә. 2012 елда Самара өлкәсендә үткәрелгән “Түгә­рәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале көн­нәре һич тә истән чыкмаслык матур чара булган иде. “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле бу фестивальдә Гран-при премиясен алу бә­хетенә иреште. Илебезнең төр­ле төбәкләренә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне  “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале ел саен үз тирәсенә җыя һәм ел саен оештыручылар “Ак каен” ансамбленә чакыру җибәрәләр. Ә аккаенлылар беркайчан да сынатмый — “Боз озату”, “Яр­мәктә”, “Аулак өй”, “Сагыз кайнату”, “Бияләй ыргытыш”, “Талпан”, “Йөзек салыш”, “Канат җибәрү” кебек халык уеннары һәм гореф-гадәтләрен торгызу, “Ярмәк вагы”, “Ярмәкчә сербиянка” биюләрен сәхнәләштерү өчен  “Ак каен” ансамбле Татарстан һәм өлкә хөкүмәтләренең “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив”, “Профессионал года”, ә Наил Нәбиулла улы Галимуллин “Иң яхшы җитәкче” дипломнары һәм премияләр белән бүләкләнделәр. Оркыя­ның да Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бихисап.

Наил Нәбиулла улы коллективны җитәкләгән елларда үткәрелгән чараларны һәм уңышларны санап бетерерлек түгелдер. Казанга барып, коллективның танылган “Ярмәк вагы”н Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларына өйрәтүләре, алар белән бергә зур сәхнәләрдә чыгыш ясавы үзе зур дәрәҗә. Иске Ярмәкнең үзендә үткәрелгән Урам концертлары, хор бәй­геләре ни тора!? Ә аншлаг белән узган драматург Илгиз Зәйниевның “Итәкле кияү”, язучы Зөлфәт Хәкимнең “Риш­вәт” спектакльләренең анш­лаг белән узуы ни турында сөйли? Өлкәдә һәм район күләмендә үткәрелгән һәр чараны “Ак каен” ансамбле бизи дисәм дә, һич ялгыш булмас. Коллективның, шәхсән Наил Галимуллинның милләтебез алдындагы олы хезмәте, татар халкының телен, мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен сак­лап калу юнәлешендә башкарган зур эшләре өчен Самара Губерна думасының, өлкә хөкүмәтенең, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма ко­митетының дистәләгән Рәх­мәт хатлары шул турыда сөйли.

Гаилә бәхете

Наил һәм Оркыя Галимуллиннар балалары һәм оныклары белән.

Наил һәм Оркыя Галимуллиннар балалары һәм оныклары белән.

“Ирне ир иткән дә — хатын, чир иткән дә — хатын”, ди татар халык мәкале. Борынгы мәгарәләр чорыннан ук учакны сүндермичә саклаучы кем булсын? Әлбәттә, хатын-кыз. Авылдашларының балаларын тәрбияләгән арада Оркыя белән Наилнең үз кызлары да тәгәрәшеп үсеп җит­кәннәр, үзләренә тиң ярлар сайлап, гаилә тормышлары корып җибәргәннәр. Хә­зер инде Гөлнара да, Динара да гаиләләре белән Самарада яшиләр. Олысы юл инспекциясендә, кечесе салым инспекциясендә хезмәт итәләр. Гөлнара — ике кыз, Динара бер кыз һәм бер малай үстерәләр.

Бервакыт шулай алар бе­лән балалар, оныклар, гаилә бәхете турында әңгәмә корып утырырга туры килгән иде. Оркыяның җавабы мине таң калдырды: “Бәхет ул — бә­хетсезлекнең гаиләңә кагылмыйча үтеп китүе”, — диде. Чыннан да шулай бит. Балаларың исән-сау булып, алардан гел яхшы хәбәрләр килеп тору — иң зур бәхеттер ул.

“Яшьлек мәхәббәте олыгайгач башкачарак була икән, — дип дәвам итте Наил Нәбиулла улы. — Балалар үсеп, үз ояларын коргач, кинәт икәүдән-икәү генә каласың. Шундый вакытта бер-беребезгә булган олы хөрмәт тагын да берләштерә. Киләчәктә дә шулай балалар, оныклар бәхетенә куанып, кирәк булганда тәрбияләшеп, сөеп яшәү бәхетеннән мәхрүм калмасак иде”.

Әйе, бу сүзләр матур гаи­ләнең тормыш юлы гел шома гына бармагандыр, дигән нә­тиҗә ясарга мәҗбүр итә. Тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр инде — шатлыгы да, кайгысы да… Галимуллиннарның аларны җиңү серләре дә бардыр. Ләкин ул хәтлесен безгә белү кирәкми, чөнки һәр ке­шенең, һәр гаиләнең кеше кү­зеннән каплаучы үз пәрдәсе булырга тиеш.

Яз кояшы якты нурларын сипкән шушы матур көннәрдә бу парның кавышуына 40 ел тула икән. Оркыяның да юбилее быел. Бергә-бергә иҗат юлына басуларына да 40 ел. Бу истәлекле даталар уңаеннан аларга матур теләкләр генә телисе кала.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, 

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1496

3 комментариев

  1. Фания апай зур рэхмэт! Это очень ценно для нас прям до слёз, Но слёзы только от счастья-от счастья иметь таких родителей!!!!!!!!!

  2. Рэхмет Фания апа.

  3. Наил абый һәм Оркыя апаны чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Дус, тату, ярдәмчел, сәләтле бу гаилә күпләргә үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, авылның горурлыгы!