Андый шагыйрьләр йөз елга бер генә туа

Давыдов

Алсу Абдульянова (сулда) әтисенең күлмәген музейга тапшыра.

22 мартта Камышлы рай­онының Әнвәр Давыдов исе­мендәге Мәдәният йортында шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган зур чара узды.

Ул көнне Мәдәният йорты гөрләп торды. Фойеда кунаклар өчен корылган түгәрәк өстәлләрдә Камышлының кү­переп пешкән бавырсак­лары һәм ачы коймаклары белән чәй тәкъдим итүче хуҗаларның йөзләреннән кунакчыллык бөркеп торды, Камышлы музееннан алып киленгән борынгы палас һәм Гамилә Вәлитованың чигешләре, Әнвәр Давы­довның китаплары күргәз­мәсе, бөтен җирдән дә яң­гыраган милли көй, татар сөйләме чарага килүчеләрне ерак илленче елларга алып китте сыман.

Менә кунаклар арасында шәһәрчә киенгән олырак яшь­тәге ханым һәм яшьрәк ике ир белән бер мөлаем кыз күренделәр. Залдагылар алар янынарак елышты. Бу Әнвәр Давыдовның кызы Ал­су Абдульянова һәм онык­лары Айдар, Илдар һәм Диана шагыйрьнең булачак музеена аның ак күлмәген бүләк итәләр икән. Бүләкне Үзәк китапханә мөдире Римма Галимуллина рәхмәт әйтеп кабул итте. Алсу ханым «Бердәмлек» газетасы хәбәрчесенең берничә соравына да җавап бирде.

- Алсу ханым, сез үзегез һәм балаларыгыз мәдәният-сән­гать өлкәсендә эшлисездер ин­де?

- Бер Диана гына Казан университетының журна­лис­тика факультетын тә­мамлап, сигез ел буе ТНВ каналында яңалыклар, “Хәерле иртә”, төнге музыка тапшыруларын алып барды. Хәзер ул яшьләр театры оештырып җибәрде һәм үзен бик бәхетле хис итә. Ә мин инде күптән пенсиядә, аңа кадәр гомерем буе авиация өлкәсендә эшләдем. Биредәге ике улым, әтиләренең про­фессиясенә туг­ры калып, медицина өлкә­сендә зур уңыш­ларга ирешеп киләләр, ә бу чарага килә алмаган Тимурыбыз — компьютер­чы.

- Белгәнемчә, Сез катнаш гаиләдә үстегез бит?

- Әйе, әнием Нина Прокофьевнаны әти сугышта очраткан. Әни Камышлыга кайткач, татарчага өйрәнеп, гомере буе әти белән татарча сөйләште. Ә без менә, шәһәр балалары буларак, үз телебезне яхшы белмибез. Әтиебез озаграк яшәгән булса, бәлки, башкачарак булыр иде. Кызганычка, йөрәк өянәгеннән 49 яшендә үлеп китте ул.

…Аның каравы, шагыйрьнең бер гасырлык юбилее уңаеннан балалары, оныклары һәм туганнан туганы Альберт Нарбеков «Авылны сагынганда» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарганнар. Биредә Әнвәр Давыдов турында истәлекләр, авторның татар һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре урнаштырылган. Алсу ханым аларның берничәсен җирле китапханәгә, администрациягә, Әнвәр Давыдовны белгән кешеләргә һәм безгә, “Бердәмлек” редак­циясенә, бүләк итте.

Шигъри-музыкаль кичә Камышлы районы башлыгы  Рафаэль Баһаутдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы, шагыйрь Булат Ибраһимовларның сә­ламләве белән башланып китте. Очрашуга язучы, драматург, шагыйрь Галимҗан Гыйльметдинов та килгән иде. Ул Әнвәр Давыдовның «Мин диңгезче түгел…» ши­гыреннән бер өзек китерде:

- Ә сез, бәлки, hәр

                          кич-иртән

Үткәрерсез

Мине искә алып,

Мине сагынып…

Ә мин — хәйләкәр —

Бер дә кайтмам инде…

Чөнки шундук

Мине искә алудан

Туктар идегез, кайтсам 

                           мин әгәр…

Әлбәттә, шагыйрь шаярта. Бүген аның рухы Камышлыда, шушы залда, авылдашлары белән бергә шатлана…

Бүген мин, Татарстан язу­чылар берлеге идарәсе әгъ­засы буларак, 350 язучының сәламнәрен сезгә җиткерәм. Камышлы ул ниндидер сихри зона, ниндидер әдәби утраучык. Бу җирлектән Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек бөек шагыйрьләр һәм язучылар чыккан. Һәм бу әйбәт традиция дәвам итсен өчен, мин үзем эшли торган Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларны шушы район китапханәләренә китерү җаен табарга тырышырмын, — дип ышандырды.

Үткән гасырның 60нчы елларында Камышлының “Югары уңыш өчен” газетасында өч ел эшләп Казанга киткән һәм, гомере буе татар матбугатына туг­ры булып, уңышлар казанган Минвагыйз Зәйнетдиновның чы­гышы халыкка бигрәк тә ошады. Чөнки монда аның яшьлек елларын белүче кешеләр дә яши бит әле. Әнвәр Давыдовны күргән чакларын искә алганнан соң, ул хатирәләренә бирелде:

- Иң матур елларым шушында узды. Киләсе елда Камышлы театры да үзенең йөз еллыгын бәйрәм итә бит. Мин шул театрның режиссеры да, артисты да булган идем, Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” спектаклендә уйнаган идем, — дип, киләсе елга да кайтырга вәгъдә итте.

Шагыйрьне иң яхшы белүче кем, дип сорасалар, Камышлыда яшәүче һәр кеше — Фәрит Зәйнуллин, дип җавап бирер иде. Ул, Давыдовларның күр­шесе буларак, шагыйрьнең үзен дә каршылап һәм озатып торган, аңа ияреп кайткан Мәхмүт Хөсәен, Хәсән Сарьян кебек бөек әдипләребез белән дә дуслык йөрткән, барысын да кунак иткән, Кәҗә тавына алып менеп, Камышлының бөтен матурлыгын күрсәткән… Әле дә Давыдовның гаиләсе турыга Фәрит ага өенә кайтып төшә, ә хатыны Талия апа аларны иң тәмле ризыклары белән сыйлап, иң йомшак түшәкләренә ят­кыра.

Фәрит әфәнде Әнвәр Да­выдовның кияве Васил Али улы Абдульяновның Камышлыга газ кертү өчен, яшерен рәвештә, торбалар алып кайтып биргәне турында да сөйләде. “Васил, кияү кеше генә булса да, Камышлыны барысыннан да ныг­рак яратты. Урыны оҗмахта булсын инде, ике еллар чамасы элек вафат булды, мәрхүм. Бик юксынам мин ул изге кешене”, — дип бик җылы сүзләр әйтте.

Давыдов

Алсу Абдульянова (сулда) әтисенең күлмәген музейга тапшыра.

Давыдов2

Талия һәм Фәрит Зәйнуллиннар Минвагыйз Зәй­нетдинов (уртада) һәм Резеда Төхбәтшина (уңда) белән. Арткы планда — Диана һәм Илдар Абдульяновлар.

Алып баручылар Светлана Хәлимова һәм Гөлчәчәк Гатауллина шагыйрьнең катлаулы тормышы, сугыш еллары, иҗат күтәрелеше чорлары турында сөйләделәр. Камышлы мәктәбендә Әнвәр Давыдовның юбилеена багышлап уздырылган шигырь бәйгесендә җи­ңүче булып танылган Ильяс Шәйдуллин, Гүзәл Гаффарова, Дамир Мингазов, Лиана Ямалетдиновалар Әнвәр Давыдовның шигырьләрен сән­гатьле итеп укыдылар. Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле җырчысы Оркыя Галимуллинаның, гармун­чылар Әсгать Сәгыйров һәм Динар Гариповларның, Ка­мышлы гармунчысы Марат Шәйхетдиновның, җыр­чылары Наил һәм Розалия Хә­ки­­мовларның чыгышлары һәр­кемнең күңеленә хуш килде. Камышлы районы ад­ми­нист­рациясенең Мәдә­ният бү­леге җитәкчесе Резеда Төх­бәт­шинаның оештыру сәлә­тенә дә зур бәя бирелде.

Әнвәр Давыдовның иҗатын яратып, үз итеп килгән тамашачы аның кебек бөек халык шагыйренең йөз елга бер генә тууын тагын бер кат исбатлады.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Камышлы авылында якташ шагыйребез Әнвәр Мортаза улы Давыдовның тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар үтте (ике өлештән торган тулы ВИДЕОЯЗМА)

* * *

В Камышле прошло юбилейное мероприятие к 100-летию Анвара Давыдова / Камышлыда Әнвәр Давыдов тууының 100 еллыгын билгеләп уздылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1493

Комментирование запрещено