Дини бәйгедә гыйлем сынашу  

IMG_20190331_130244Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина, «Гаилә» мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россия Федерациясе мөселман эшкуарлары ассоциясе Казанда 22нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган бәйге оештырдылар. Конкурсның төп максаты – дин белән милләтне бергә алып бару. Самар өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәчете каршындагы Якшәмбе мәктәбендә гыйлем алучылар бу чарада инде 15нче тапкыр уңышлы катнашып кайттылар.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе быел тагын да югарырак дәрәҗәдә Казан шәһәрендә урнашкан «Гаилә» мәчетендә узды. Әлеге конкурска әдәпле, әхлаклы һәм Коръән укый белүче балалар, яшүсмерләр җыела. Аларны 4-10, 11-14, 15-18 яшь төркемнәренә бүлеп, ярышлар оештырылар. Милли-тарихи һәм дини яктан сыныйлар. Татарның күренекле шәхесләре: Сөембикә ханбикә, Мәрҗани, Садри Максуди, Муса Җаруллаһ, Һади Атласи, Риза Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Рәшидә Исхакый һәм башкаларның кем булулары, милләткә керткән өлешләре турында сораулар да бирәләр.

Конкурста нинди генә  номинацияләр күренми, “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыручы Әлмирә Әдиятуллина төрки халык кызлары башкалардан һәрдаим аерылып торуын ассызлыклый. Бәйгенең төп максаты – мәгърифәтче, динчеләрне, милләт өчен тырышып йөрүчеләрне берләштерү. Моны яшь буынга күрсәтү.

- Лачын кошы ялгыз канат белән оча алмый. Аның бер каныты – тарих, тел, гореф-гадәт. Икенчесе – рухият, Аллаһыга таяну, шәригатьчә яшәү. Татар халкының киләчәген лачын итеп күрәм. Ул иманлы да, милләтле дә булыр, – ди “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина. 

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсына быел барлыгы 300 бала килгән. Әлмирә Әдиятуллинаны малайлар арасында шулхәтле оста итеп Коръән укый белүчеләр булуы сөендергән. Андый егетләр булганда, татарның да киләчәге өметле шул.

Конкурс елдан-ел киңрәк җәелеш ала бара.  Оештыручылар төп басымны читтән килүчеләргә ясарга тырыша. Самар өлкәсе Камышлы районы мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим  инде 15нче мәртәбә үзенең шәкертләрен бирегә алып килә. Быел да  бәйгедә Иске Ярмәк авылы мәчете каршындагы Якшәмбе мәктәбендә дини белем алучы өч ир бала — Кәримов Замир, Эргашев Мөхәммәт, Хәйруллин Динар - гыйлемнәре белән көч сынаштылар. Шуларның барсы да конкурста бүләкләр алдылар. Мари-Элдан, шулай ук Татарстанның барлык районнарыннан, Казан шәһәреннән катнашучылар күп булган. Киләсе елда да “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә барлык төбәкләрдән балаларны, яшьләрне җыярга телиләр. Татарның иманы нык, шуңа Татарстан дәүләтен өлге итеп, төбәкләрдәге балаларны дин белән тәрбияләргә кирәк, дип саныйлар биредә.

Чараны оештырырга Россия ислам университеты, Татарстан Диния нәзарәте, «Гаилә» мәсҗиде, Россия Федерациясе мөселман эшкуарлары ассоциясе һәм гади халык булышканнар. Китаплар һәм башка төрле бүләкләр китергәннәр. Конкурс үтәсе көнне мәчеткә бүләкләр тутырылган янчыклар китереп куйганнар. Исемнәрен әйтеп тормаганнар. Татар конгрессы да махсус бүләк алып килгән. 

Төрле яшьтәге балалар төрле номинацияләрдә призлы урыннар яуладылар. Мондый белемле, тәрбияле һәм зиһенле балаларның күп булуы, аларның саны арта баруы — барыбыз өчен дә зур шатлык.

Бу чараны беренче булып оештыручы һәм аны елдан-ел уңышлы алып баручы Әлмира апа һәм «Гаилә» мәсҗиде имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Самардан килгән балаларыбызны аеруча якын иттеләр.

Дини бәйгедә катнашкан һәр балага бүләкләр өләшелде. Бәйге тәмамланганнан соң балаларны  тәм-томнардан, мул ризыклардан торган табын тирәли җыйдылар һәм зур казаннарда пешкән тәмле пылау белән сыйладылар. Ә безнең бәйгечеләрне махсус бүләк тә көтә иде - якташыбыз, “Түбәтәй” рестораны хуҗасы Солтан Сафин чакыруы буенча төшке аш хәзерләнгән иде.

IMG_20190331_120124

IMG_20190331_1302446p_byvjfnUIcsTQvDNWsVQfn11ZuDzxf4 NEBOAXzrwb4

Әлбәттә, бу конкурс — милләтебез һәм динебез киләчәген кайгыртып оештырылган чара. Без аны үткәрүчеләргә, бу бәйгедә катнашу өчен балаларны әзерләүчеләргә һәм бу сәфәрне оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Иң элек — Әлмира апага. Ул, олы яшендә булуга карамастан, шундый зур эшләр башкарып, милләттәшләребез киләчәктә динле, тәрбияле булсын өчен бар көчен куя.

Бу сәфәрне оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләребезне дә телгә аласым килә. Тәвриз абый һәм Фәния апа Вәлиәхмәтовларга, Марс абый һәм Юлия Йосыповларга, шулай ук Иске Ярмәк авылы мәчете мөтәвәллиятенә олы рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.

Россиянең күп төбәкләреннән яхшы әзерлек белән килүчеләр арасында аеруча зур мактауга лаек булу өчен безнең балаларыбызга бик зур көч куярга туры килде. Бу сәфәрне оештыручы — Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә балаларның ата-аналары олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Быел балаларыбыз бу конкурста унбишенче  мәртәбә катнаштылар. Моңа алар да, ата-аналары да бик шат һәм канәгать. Бу бәйгедән башка безнең балаларыбыз әле Уфа шәһәрендә оештырылган дини чаралардан да ел саен җиңүчеләр булып кайталар, шөкер.

Аллаһы теләсә, мондый конкурс-бәйгеләрдә катнашкан балаларыбыз аңлы һәм тәрбияле булып үсәрләр, дигән өметтә калабыз.

Барлык ата-аналар исеменнән Зөһрә абыстай КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 970

Комментирование запрещено