Сине очратмасам, белмәс идем чын бәхетнең нинди икәнен…

мамышевыИскиткеч хәл, Таһир Гөбәй­дулла улы һәм Наилә Сафа кызы Мамышевларның бер­гә яшәүләренә 24 апрельдә 68 ел тула. Нинди мәхәббәт, тү­землек, юл куючанлык кирәк моның өчен!

Таһир Мамышев һәм Наилә Мостафина — авыл балалары. Йорт, колхоз эшләренең  тәмен һәм ямен белеп үскән кешеләр. Мәктәптә мичләр ягылмау сәбәпле кара савытында кара туңган вакытлар да булган. Язарга кәгазь булмаганда, иске китап битләре дә ярап торган… Гаҗәбе шунда ки: авырлыклар белән укыган татар балалары мәктәпне гел бишле билгеләренә тәмамлаганнар.

Таһир абый Мамышев әтисе турында сөйләгәндә, аның үгет-нәсыйхәтләрен исе­нә төшерергә ярата: “Улым, әдәпле һәм тәүфыйклы бул, бәла килсә, сабыр бул, кешеләр белән ягымлы гына сөйләш, үзеңне эре тотма, берәүгә дә каты бәрелмә, авыруның хәлен бел, төрле һө­нәрләрне өйрән”… Нинди дө­рес сүзләр әйтелгән! Һәм бу сүзләр кагыйдә булып кечкенә Таһирның башына сеңеп калган.

Егет булып җитешкән Таһир өйләнергә вакытын да сайлый белгән. Сандугачлар сайрый, күңел мәхәббәт көтә, ә Шенталы районының Денис авылы клубында “Таһир-Зөһрә” дип аталган кино күрсәтәләр… Кемдер, шаярып, афишадагы “Зөһрә” сүзен сызып “Наилә” дип язып куярга да өлгергән. Бу шук кешенең сүзләре фә­рештәләрнең “Амин” дигән сүзенә туры килгәндер, бәлки.

Наилә эшләгән мәктәп ди­ректорына яшь укытучы­ның кияүгә чыгуы ошап бетми, әлбәттә. Соңгы чирек тә­мамланып килә бит, алда — сынаулар. Тик яшьләрнең мәхәббәте шундый көчле була ки, җитәкче аларга озак каршы тора алмый. 1951 елның маенда Таһир абыйның туган авылы Иске Мәчәләйдә яшьләр зур итеп туй уйныйлар.

Таһир абый белән Наилә кушылганда мәхәббәтләре еллар белән сыналган була инде. Алар 1947 елда, Камышлы педагогия училищесенда укыганда танышалар. Аннары егетне армиягә алалар. Дүрт ел буе егет белән кыз хатлар язышалар. “Мәңге онытмаска сүз бирәм, чыгармаска сине исемнән”, — дип яза егет бер хатында. Кайчакта кызга рус телендә язылган хатлар да килгәли. Таһир командировкага киткән вакытта аның өчен иптәше хатлар язып, барысы да яхшы булуын җиткереп тора.

Таһир читтән торып Харьков политехник институтын тәмамлый һәм, ма­йор-инженер званиесендә, Ки­ровоградта, 13 ел буе авиаремонт заводының әйдәп баручы цехы мөдире булып эшли. Уйлап табучы һәм рационализатор буларак, аңа “Өлкәнең иң яхшы рационализаторы” исеме бирелә. 

мамышевы

Наилә тигез тормышлы ту­лы гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән кыз бала, тормышта да әдәпле, тәүфыйклы, акыллы була. Таһир абый 30 ел буе офицер буларак гарнизоннан гарнизонга күчеп йөри. Ә Наиләсе аның артыннан. Туу турындагы таныклыкларына карасаң, балаларының төрле җирләрдә тууларын күрерсең. Төнме-көнме, “Тревога!” сүзен ишетү белән офицер кая барасын, кайчан кайтасын белмичә чыгып китә. Наилә, санасаң, ничәмә еллар буе Таһирының кайтканын көтә. Бу гаилә без­нең балаларга да һәрвакыт үрнәк булып яши. Гаиләбездәге (ә Таһир абый миңа туган тиешле) ир балалар — хәрби офицерлар, ә кыз балалар укытучылар булып эшлиләр.

Таһир, офицер буларак, 30 ел гомерен илне саклауга багышлады. Отставкага чыккач та, тик ятмады, Наилә белән бергәләп космос сәнәгатендә бик җаваплы эштә эшләделәр. Анда да сынатмадылар. Таһир абыебызның күкрәген унлап орден-медальләр бизи. Иң кадерлесе, әлбәттә, “Кызыл Йолдыз” ордены.

Лаеклы ялга чыккач, Таһир абый мәчеткә йөри башлады. Ул Самара Җәмигъ мәчете ветераннары Советы рәисе буларак, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар үткәрә, мәчеткә экскурсияләр оештыра. Ә 1997 елда Таһир абыебызга хаҗ гамәлен кылырга насыйп булды,  олы яшенә карамастан, гарәп хәрефләре белән язылган Коръән-Кәримне укырга өйрәнде. 1996-1997 елларда тагын парта артына утырды һәм “Яктылык”ның якшәмбе мәктәбендә укып, чит илдән килгән гарәб студентларыннан, бөтен ихласы белән, дин гыйлемен үзләштерде. Ул бик оста итеп Коръән сүрәләре укый, вәгазьләр сөйли.

- Язмыш мине Наилә белән таныштырган өчен мин бик рәхмәтле. Татар халкында шундый киңәш бар: “Гаиләне матур өй корган кебек төзергә кирәк. Шул очракта гына ул нык та, якты да, иркен суларлык та, ышанычлы да була. Без үзебезнең гаиләбезне шушы киңәш буенча төзедек.

1951 елның 26 апрелендә Гали авылында безгә Кәлә­метдин хәзрәт никах укыганын хәтерлим. Никах — ул Аллаһы Тә­галә, шаһитлар каршында бер-береңә вәгъдә бирү, бер-береңнең һәм әти-әниеңнең ризалыгы белән яши башлау. Әлхәмдүлиллаһи, бергә гомер итүебезгә 68 ел тула. Яшьлектә биргән вәгъ­дәләребезне картлыкка кадәр сакларга Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, — дип сөйли Таһир абый Мамышев.

 

Миңнетаһир БАЙБЕКОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 993

Комментирование запрещено