Илле бишне — бишлегә!

Идеал абыйБердәмлек газе­тасының беренче хез­мәт­кәрләре арасында булган Идеал Галәүт­динов һәм җефете Таисә апа 13 майда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. Редакция хезмәткәрләре аларны шушы юбилей белән котлап, бәхетле тормыш серләре белән уртаклашуларын соралды.

- Идеал абый, сез Таисә апа белән ничек таныштыгыз?

- Ленинградның хәрби ака­демиясендә укып йөргән 1964 ел иде бу. 8 Март бәйрәме алдыннан татар егетләре-кызлары кич утырырга җыелдылар. Шунда күзем бер чибәркәйгә төште бит. Сирень төсендәге күлмәк кигән кара кашлы, кара чәчле, зифа буйлы кыздан күземне ала алмадым. Менә магнитофон тасмасыннан салмак бию көе яңгырады, һәм мин кызны биюгә чакырдым. Дулкыннарыбыз туры килгән ахыры, мине ниндидер шайтан котырта сыман – җырлап та күрсәтәм, биеп тә китәм, шаян сүзләр дә сиптерәм… Гашыйк уты шулдыр инде ул.

Кичә тәмамлангач, мин аны өенә кадәр озата киттем. Килеп җиткәндәрәк: “Бик ошадың, Таисә. Мин сиңа өйләнер идем”, — дигәнемне сизми дә калдым. Кыз аптырады кебек. Каш астыннан бераз карап торганнан соң: “Бар әле, кайтып йокла, соңрак сөйләшербез”, — дип куып җибәрде. Тик мин җебеп кала торганнардан түгел, әлбәттә, киткәндә тәмле генә иттереп бер үптем үзен.

8 Март көнне, өйләдән соң, Ленинградта яшәүче абыемны баш кода итеп алдым да кыз сорарга киттек. Риза булды бит, һәй! Язылышуны озакка сузмадык, 13 майда Язылышу Сараенда вәгъдәләр бирешкәннән, ә мулла абзый никах укыганнан соң бик күңелле генә туй ясадык. Күз ачып-йомарга да өлгермәдек, 55 ел гомер узган да киткән.

Идеал абый

идеал галяутдинов

– Гаиләгездә кем хуҗа соң – полковникмы әллә өлкән сержантмы?

Әйе, минем хатын өлкән сержант званиесендә шул. Устав нигезендә, әлбәттә, полковник өстен булырга тиеш. Ләкин гаилә тормышы — хезмәт итү түгел бит ул. Шуңа да карамастан, ир хуҗа булырга тиеш. Ул Коръәндә дә, башка дини китапларда да шулай язылган. Хуҗа булу – уңга-сулга приказлар биреп, хатыныңны буйсындырып, җәберләп яшәү түгел, әлбәттә. Бөтен җаваплылыкны үз өстеңә алу, гаиләңне җи­тешле итү, балаларны тәр­бияләргә булышу, яклау һәм саклау ир эше, дип саныйм. Моны хатын да аңларга, “мин-минлеген” “кызыл сандыгында” тотарга тиеш. “Ир итүче дә — хатын, юк итүче дә — хатын”, — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гаилә ныклыгында хатынның өлеше бик зур.

– Яшьлек мәхәббәте го­мер буе сакландымы, әллә какшаган чаклары да бул­галадымы?

Мәхәббәт бит ул күпкырлы зөбәрҗәт ташы сыман. Йөрәктә кабынып киткән тиле хисләрне акыл җиңәргә тиеш. Гаилә ул бик күп вак-төякләрдән тора. Яшьлектә, башкалар белән мавыгып китеп, тормышыңның ни­гезен җимерә башласаң, мәхәббәт хисләрең юкка чыгарга да ихтимал. Ә гомер баскычыннан менгән саен акыл күбрәк өстенлек ала, гаиләдә ихтирам, җаваплылык арта. Гомумән, мәхәббәт хисләре йө­рәктә какшамый саклана ул. Туган һәр та­ңыгыз кадерле икән — димәк, сез бәхетле, гомерегез заяга узмый.

– Таисә апа, офицер хатыны булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?

Хәрби хатыны булу җиңел түгел, әлбәттә. Ирең офицер икән, син аның приказга, хәрби присягага буйсынуын аңларга тиеш. Яшьлектә өлкән лейтенантка кияүгә чыкканда ул хәлне бик аңлап бетерми идем.  Төрле гарнизоннарда хезмәт иткән чакларда, ирем командировкаларга киткәндә, дежур торганда авыррак булды шул. Ул бит 30 елдан артык вакытын хәрби хезмәттә булды. Куркыныч хәлләр дә урап узмады гаиләне. Хәрби хезмәттә ансыз мөмкин түгел.

Офицер хатыны исеме дәрәҗәле булса да, җа­вап­лылыгы да зур. Ирең өйгә кайткач, ашатасың да шуның белән бетте димә. Йөрәгенә юл салу өчен якты йөз, ачык чырай күрсәтү, юри-мари гына булса да, мактап җибәрү дә артык түгел. Иреңнең хезмәтенә бәя бирә белү дә кирәк.

– Таисә апа, гаилә бәхете – балалар. Сезнең йөрәк җимеш­ләрегез бүген ничек яши?

Наиләбез фәлсәфи фәннәр кандидаты, ә кече кызыбыз Лилия социаль яклау министрлыгында белгеч булып эшли. Аның кызы Әдилә “алтын” кыз булып чыкты: мәктәпне алтын медальгә, аэрокосмик университетын һәм экономика институты бакалавриятын Кызыл дипломнарга тәмамлады. Оныгыбыз Тимур Казан федераль университеты студенты, 6нчы сыйныфта укучы Самира да гел бишлеләр күтәреп кайта. Барысы да музыкаль белем алдылар. Әтиләренең җыр-моң яратуы, гармунда уйнау сәләте балаларга да күчкән, күрәсең. Шулай итеп, без дә “гаилә институтын”ың 55 еллыгын бишлегә тәмамладык бугай.

– Идеал абый, Таисә апа! Сез икегез дә яшь, чибәр күре­нә­сез. Моның сере нәрсәдә?

- Ходай биргән гомернең һәр мизгелен кадерли беләсең икән, яшьлектә корылган тор­мышның киләчәген кайгыртып яшисең икән, димәк, гомерең заяга узмаячак. Тик йөрәгеңдә хөсетлеккә һәм явызлыкка урын бирмә, якты хисләр булсын юлдашың.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1227

Комментирование запрещено