
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Айсылу ӘМИРОВа (сулдан уңга),Айгөл Галиуллина һәм Әлфирә Кәлимуллина мәктәп балалары белән.
Китап. Ул эзләнүчән кеше өчен гыйлем чишмәсе дә, киңәшче дә, юлдаш та, тарихи әһәмиятен җуймаган серләр сандыгы да. Ә шушы серле сандык белән укучы арасында һәрвакыт китапханә һәм китапханәче тора.
Камышлы районының Иске Ярмәк авыл китапханәсеннән укучылар беркайчан да өзелми. Менә шаулап-гөрләп мәктәп укучылары килеп керә дә программа буенча кирәкле китапларны җыеп китә, менә инде өлкән яшьтәге апа-абыйлар газета-журналлар сорап килгәннәр, менә яшь-җилкәнчекләр, гадәттә, оялып кына, мәхәббәт турында язылган романнар эзлиләр… Һәр китапның үз укучысы бар бит… Читать полностью →