«Монда Туфанны яхшырак аңлыйсың»: Туфан Миңнуллинның туган йорты, ниһаять, музей статусын алачак

9cfdbebeb0d68a5ca6d7dc436dc23185Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның туган йорты, ниһаять, музей статусын алыр дип көтелә. Быел Кама Тамагы районы хакимиятенә килгән яңа җитәкче Наил Вазыйхов Мәрәҗхуҗа авылындагы йортларны музей итеп рәсмиләштерергә, язучының истәлеген саклау һәм таныту өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.

Татарстанның халык язучысы, күпсанлы пьесалар авторы, озак еллар республика Дәүләт Советында депутат булып эшләгән Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылында туган. 2012 елның 2 маенда вафат булды. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.  
Май – Туфан Миңнуллинны искә алу ае   
Танылган драматург, милләтпәрвәр депутат Туфан Миңнуллинның арабыздан киткәненә быел 2 майда 7 ел булды. Аның җирне, авылны, туган ягын яратуын бөтенесе белә иде, бу хакта ул чыгышларында әйтеп, мәкаләләрендә язып торды. Кайбер авылларның юкка чыгуына җаны әрнеп, туган авылы Мәрәтхуҗаны саклап калу өчен тырышты. Авыл уртасына өр-яңа клуб төзетүгә иреште, тау башына мәчет салдырды.
Туфан абыйның туганы, 79 яшьлек Венера апа Сәлимуллинабүген авылдашлары белән бергәләп язучының  йортына күз-колак булып тора. 
- Күршедә яшәгән Разия апа авылга Туфан кайткач аңа: “Тәрәзәләреңдә утларны сүндермә әле, Туфан. Синең тәрәзәләрдә ут янганын күргәч, без тынычланып яшибез, син – безнең кайгыртучыбыз, яклаучыбыз”, — дип әйтә иде, — дип искә ала Венера апа. Бүген дә бу йортлар авылның йөрәге кебек – аларның тәрәзәләрендә ут янса Мәрәтхуҗаның киләчәге якты булыр кебек…
Туфан Миңнуллин әти-әнисе яшәгән таш йорт янына бүрәнәдән башта дүртпочмаклы бер йорт төзегән, аннан соң шулай ук бүрәнәдән зур итеп икенче йортны күтәрткән. Язучының кызы – Әлфия Миңнуллина-Юнысова быел биредә әтисенең рухына багышлап Коръән ашы уздырды. 4 май көнне Мәрәтхуҗага Кама Тамагы районыннан якташлары, Казаннан кунаклар – язучылар, артистлар, туганнары кайтты. 
Кунакларны каршы алырга, язучы өендә аш өстәле әзерләргә авылның уңган киленнәре булышкан. Венера апа исә иртә таңнан “Туфан” чишмәсеннән су алып кайтып, ишегалдында ике самавыр кайнатып куйган иде. 
- Туфаныбызны искә алуларына, Мәрәтхуҗага кунаклар кайтуына куанабыз, — дип сөйләде ул. – Бүген иртән яңгыр тамчылап торды, Аллаһы Тәгаләдән Туфан хөрмәтенә кояшлы көн сорап дога кылдым, әнә, ничек матур, кояшлы көн бүләк итте. Исән чагында Туфан кайткач та авылда бәйрәм кебек була иде. Аның 60, 75 яшьлек юбилейларын авылдашлар белән Казаннан кунаклар чакырып, бергәләп билгеләп үткәнебезне хәтерлим.
Бу юлы да кунакларны Туфан Миңнуллин үзе каршы алгандай булды. Аның тавышы бөтен ишегалдына аудиоязмада яңгыратылды. 2012 елның 26 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган соңгы чыгышы иде ул. Һәрвакыттагыча – милләтне, туган телне, мәдәниятне саклауның мөһимлеге турында…
“Туфан Миңнуллинның йорты музей итеп сакланырга тиеш”
Йорт эчләре, бакчалар чиста-пөхтә. 2016 елда “Таттелеком” оешмасы тарафыннан Туфан Миңнуллин йортларында зур ремонт эшләре башкарылганы мәгълүм. Мәсәлән, кайчандыр әти-әнисе яшәгән таш йортта язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы экспозиция куелган. Берара бу йортта авылның башлангыч мәктәбе дә урнашкан булган. 
Дүртпочмаклы бүрәнә йортның эчендә исә бар нәрсә язучы үзе яшәгән вакыттагыча саклана: шул ук китап киштәләре, олы мич, агач карават, тәрәзәләрдә чигүле пәрдәләр. Хәләл җефете – данлыклы артистка Нәҗибә Ихсанова, кызы, оныклары белән җәйләрен шушы йортка кайтып йөргән. Ә янәшәдәге яңа йортның эче – бик иркен, монда хәзер төрле мәдәни чаралар үткәрергә урын җитәрлек. 
“Таттелеком” оешмасы ишегалдын, капка-коймаларны, бакча башындагы “Туфан” чишмәсен дә төзекләндергән. 
Язучының кызы Казанда яши, ул инде күптәннән авылдагы йортларны музей статусында район карамагына тапшырырга теләвен белдергән иде. Тик ничә ел үтүенә, туганнарының ризалыгына карамастан, йортларга музей статусы һаман да бирелмәгән. Туфан Миңнуллины искә алу җыенына кайткан язучылар, артистлар шуңа борчылып, район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итте. 
Быел гыйнварда гына җитәкче вазифасына керешкән, тумышы белән дә шушы район кешесе булган Наил Вазыйховкунаклар алдында: “Бүгенге җыенда катнашучылар һәм бөтен татар халкы алдында Туфан Миңнуллинның йортына музей статусын бирергә, туган ягында язучының истәлеген сакларга ярдәм итәргә сүз бирәм”, — диде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховрайон башлыгына авылда юлларның начар булуына зарланды. Музей-йортта мәдәни тормыш гөрләп торсын өчен юлларның төзеклеге мөһим икәнлеген искәртте. Наил Вазыйхов моның белән килеште, дәүләт программасы буенча асфальт юл җәяргә вәгъдә итте. Ул Туфан Миңнуллинның туган йорты киләчәктә тагын да матурланып, республиканың мәдәни тормышында үз урынын табар, дип өметен белдерде.
Мәрәтхуҗа авылы район үзәгеннән 20 чакрым, ә Казаннан 140 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Башкаладан автобуста кайтканда ике сәгать чамасы вакыт китә. Музей статусы алган очракта, Туфан Миңнуллин йорты Кама Тамагы районының Туган як музее филиалы буларак эшләр дип планлаштырыла. 
Туган як музее директоры Рәсимә ИдиятоваКама Тамагында да Туфан Миңнуллин исемендәге музей барлыгын искә алды. 
- Белгәнегезчә, Туфан абый исән чакта ук Кама Тамагында иҗат йорты ачарга теләгән иде. Ул район үзәгендә салдырган йортта бүген музей эшли һәм ул да Туган як музееның филиалы булып тора. Андагы экспозициядә саклана торган экспонатларны язучы үзе тапшырып калдырган иде. Мәрәтхуҗадагы йортлар да музей буларак яши башлар дип көтәбез. Авылда кызларга эш урыны да булыр, ә йортлар халкыбызга мәдәни хезмәт куяр иде. Әлегә музей булмаса да бирегә кызыксынып, һәрвакыт туристлар, укытучылар, мәктәп укучылары килеп тора. Ачкычлар клуб мөдирендә саклана, — дип сөйләде Рәсимә ханым. 
Ул йорт каршындагы күлне чистартырга кирәклеген дә әйтте. “Туфан абый исән вакытта капка каршында күл ялтырап ята, анда кыр үрдәкләре яши иде. Яңадан чистартылса-төзекләндерелсә яхшы булыр иде”, — диде.
85 еллык юбилейга әзерлек башланды   
Клуб мөдире Айрат Кадыйров 4 майда Мәрәтхуҗада Туфан абыйны искә алу җыенын аның 85 еллык юбилеена әзерлек дип бәяләде. 
- Киләсе 2020 елның 25 августында Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тула. Без бу вакыйгага үз ягыбыздан ныклап әзерләнәбез, аның безнең авылдашыбыз булуы белән чиксез горурланабыз, — диде Айрат Кадыйров
Мәрәтхуҗада бүген буш йортлар күп. Авылда 80 кеше яши. Әмма клуб мөдире сер бирергә теләми: Мәрәтхуҗаның иң матур авыл булуына, аның киләчәгенә чын күңелдән ышана. “Буш йортлар күп кебек күренсә дә җәй көне аларның хуҗалары әйләнеп кайта, авылыбыз гөрләп тора”, — ди.
Татарстанның халык язучысы Ркаил ЗәйдуллаТуфан Миңнуллинның 85 еллыгын ил күләмендә зурлап билгеләп үтәргә өндәде. 
- Шундый кешеләр бар: алар вафат булгач та туганнарын, милләттәшләрен берләштерергә сәләтле. Туфан Миңнуллин — шундый кеше. Аның юбилеен бөтен татар дөньясы ил күләмендә үткәрергә тиеш, — диде язучы.
Ркаил Зәйдулла Мәрәтхуҗадагы йортларга музей статусын бирүне кичектермәскә киңәш итте.
- Казан артындагы Арча кебек Кама Тамагы да Тау ягының милли-мәдәни үзәге булырга лаек. Мәрәтхуҗа татар халкының милли-мәдәни үзәгенә әверелер дип ышанам, — диде ул.
“Мәрәтхуҗага беренче тапкыр кайттым”
Искә алу җыены оештырылуын белгәч, Г.Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова Мәрәтхуҗага бик теләп кайтуын әйтте.
- Минем Мәрәтхуҗада бер тапкыр да булганым юк иде. Туфан Миңнуллинның туган авылын күрүемә бик шатмын. Бу авыл, бу йортлар – җанлы тарих. Туфан Миңнуллинның иҗаты татар театры тарихында зур урын алып тора. Аның сәхнәдә куелган “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре” һәм башка һәм башка күп кенә пьесаларыннан башка Камал театры бик ярлы хәлдә калган булыр иде. Драматург туган һәм яшәгән җирләрне башкалар да килеп күрергә тиеш, — дип теләкләрен җиткерде Татарстанның халык артисты. 
Шулай ук филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановта Мәрәтхуҗаны тәүге тапкыр күргән. “Үземнең студент елларымнан алып, менә 40 ел инде аның иҗатын якыннан белүче, озак еллар дәвамында  студентларга укытучы буларак, күренекле драматургның туган нигезенә аяк баскач тетрәнү хисләре кичердем”, — диде ул.
- Кешене аңлау өчен аның туган җиренә кайтырга, ул эчкән чишмә суын татып карарга кирәк, диләр. Мәрәтхуҗага кайткач Туфан Миңнуллинның әсәрләре, аларның эчтәлегенә салынган мәгънә, фикерләре башка ягы белән ачыла кебек. Аның иҗатын күңел белән кичерә башлыйсың. Аның “Нигез ташлары”, “Миләүшәнең туган көне”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, соңгы еллардагы “Дивана”, “Мулла”, “Саташу”, “Төш” кебек дистәләгән, һәрберебезнең күңеленә сеңеп калган әсәрләре күз  алдына килеп баса. 
Туфан Миңнуллин драматургиясенең үзенчәлеге турында еш уйланам. Үзәктә торганы – тормышчанлыктыр. Аның әсәрләрен укыган, спектакльләрен караган вакытта автор фантазиясеннән бигрәк, болар минем әйләнә-тирәмдә, тормышта була торган вакыйгалар икәнен аңлыйсың. Алар бары тик бермә-бер киңәйтеп-тирәнәйтеп, әдәби образлар аша сурәтләнеп, детальләргә, символларга төреп бирелә. 
Икенчесе – кешене ярату, кеше турында уйлау, аны матур, бәхетле итү теләге. Бу теләк Туфан Миңнуллинның бөтен әсәрләрен иңләп үтә. Туфан абый үз әйләнә-тирәсен гаҗәеп оста күзәтүче, кеше психологиясен бик оста һәм тирән белүче иде. Мин ул сурәтләгән авыл бабаеннан алып, әти-әнисен судка биргән “Саташу” әсәрендәге Гүзәлгә кадәр – һәрберсенең күңел халәтен тоемлыйм һәм укучы, тамашачы буларак, битарафлыктан чыгам. 
Кайвакыт аның фикерләре белән килешмәскә, бәхәскә керергә мөмкинсең, тик иң мөиме – биттарафлыктан чыгасың, тормышың , якыннарың, әйләнә-тирәдәгеләр турында уйлана башлыйсың. Тормышны матуррак, әдәплерәк, чистарак, яхшырак,  кешеләрне бәхетлерәк итәргә телисең. Мине Туфан Миңнуллинның туган авылына кайтырга чакыручыларга рәхмәтем чиксез, — диде Әлфәт Закирҗанов.  
“Бәрәңге алырга кайткан идек”
Татарстанның халык артистлары, Туфан Миңнуллинның Щепкин училищесында бергә укыган сабакташлары Ринат Таҗетдинов беләнНаил ДунаевМәрәтхуҗага беренче тапкыр кайтканнарын әле дә хәтерли.
- 1961 еллар иде. Без бер төркем яшьләр Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлап Казанга театрга эшкә кайттык. Туфан безне ашарга бәрәңге алып килик, минем авылны күреп китәрсез дип Мәрәтхуҗага алып китте. Бик күңелле генә кайтып килдек, монда йортта әтисе һәм әнисе белән күрештек, алар бәрәңгеләр төяп безне Казанга озатты, — дип искә алды Ринат Таҗетдинов. 
– Шуннан соң да төрле елларда театр труппасы белән Мәрәтхуҗага кайтырга насыйп булды. Бүген без Туфанны искә алырга җыелдык. Туфан артист та, драматург та, чын депутат та иде. 
Депутатлар күп, әмма аның кебекләр юк. Ул милләте өчен янып яшәде. Аның шәхесе, иҗаты, истәлеге беркайчан да онытылмаячак, мин моңа бер генә дә шикләнмим.
Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов быел республикада Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары 6-7 июльдә узачагын хәбәр итте. Семинар Данил Салиховның Биектау районы Кече Битаман авылындагы йортында ике елга бер оештырыла. Мәгълүм булганча, биредә ишегалдында махсус Туфан Миңнуллин өчен салынган дүртпочмаклы йорт бар. Ул әле дә язучының рухын саклый. 
Беренче семинарга Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән язучылар җыелган иде. Заманча драматургия үсеше мәсьәләләре турында фикер алышу өчен быел да Россия төбәкләреннән әдипләр чакырылган.

intertat.tatar

Просмотров: 493

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>