Муфтий Татарстана открыл в Стамбуле книжную выставку и встретился с татарстанскими шакирдами / Татарстан мөфтие Истанбулда китап күргәзмәсен ачты

72f89bb7_553c_4c86_9999_8095454b065a_1_1200x80015 мая в рамках рабочей поездки в Стамбул в составе официальной делегации из Татарстана муфтий РТ Камиль хазрат Самигуллин принял участие в открытии книжной выставки «38. Türkiye Kitap ve Kültür Fuarı». Об этом сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

«На официальной церемонии муфтий по приглашению Председателя Управления по делам религии Турции Али Эрбаша вместе с другими почетными гостями выполнил почетную миссию по разрезанию символической ленты», — говорится в сообщении.

Затем глава ДУМ РТ вместе с участниками татарстанской делегации и Президентом РТ Рустамом Миннихановым посетил самую большую в Турции мечеть Чамлыджа, которая одновременно способна вместить в своих стенах 63 тыс. прихожан. 

Здесь же муфтий встретился с главным имамом мечети Исхак Даныш, который познакомил Камиля хазрата с мечетью и рассказал об этапах реализации этого грандиозного духовного и архитектурного проекта. 

72f89bb7_553c_4c86_9999_8095454b065a_1_1200x800

Специально для встречи с муфтием Татарстана в мечеть Чамлыджа пришли татарстанские шакирды, которые обучаются в стамбульских медресе. Глава ДУМ РТ расспросил их об учебе и устазах, рассказал о востребованных теологических специальностях в Татарстане и дал им свои наставления.

tatar-inform.ru

* * *

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. Эш сәфәренең беренче көнендә мөселманнар башлыгын бай программа көтте.

Аерым алганда, Истанбулда хәзрәт катнашында “38. Türkiye Kitap ve Kültür Fuarı” китаплар күргәзмәсе ачылды. Рәсми тантанада мөфти Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе рәисе Али Эрбаш чакыруы буенча башка мәртәбәле кунаклар белән бергә истәлекле тасманы кисте.

Күргәзмә ике мәйданчыкта – Солтанәхмәт мәйданында һәм Төркиянең иң зур мәчете — Чамлыҗада эшләячәк. Ул барлык килүчеләр өчен Рамазан ае дәвамында ачык булачак. Ике мәйданчыкта барлыгы 300дән артык нәшрият йорты китаплары тәкъдим ителә.

Алга таба Камил хәзрәт Татарстан делегациясе вәкилләре һәм Республика Президенты белән бергә Төркиядәге иң зур мәчеттә – Чамлыҗада булды. Мәчетне тантаналы ачу чарасы май башында узды, әмма нибары берничә көн эчендә ул илнең төп истәлекле урыннарының берсенә әверелде. Мәчет үз эченә берьюлы 63 мең кешене сыйдыра ала. Биредә намаз уку өчен биш эчке ишегалды, сәнгать галереясы, китапханә, конференц-зал һәм машиналар кую өчен парковка бар.

Биредә үк, Чамлыҗа мәчетендә мөфти берничә очрашу үткәрде. Беренче чиратта аны мәчетнең баш имамы Исхак Даныш кабул итте. 

Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу өчен махсус Чамлыҗа мәчетенә Истанбул мәдрәсәсендә белем алучы Татарстан шәкертләре килде. ТР Диния нәзарәте рәисе алардан укулары, мөгаллимнәре турында сорашты, Татарстанда аеруча кирәкле һәм перспективалы теологик белгечлекләр турында сөйләде һәм аларга үгет-нәсихәтләрен бирде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено