Намазда берьюлы 15 мең кеше: «Казан-Арена»дагы республикакүләм ифтарда рекорд куелды (ВИДЕО) / «У нас нет цели ставить рекорд»: как «Казань Арена» превратилась в дастархан для 15 тысяч мусульман

aa67e4dd29ff3eb16ef589eb91f1f153Быел Казанда VII Республикакүләм ифтарда яңа рекорд куелды: авыз ачу өчен табыннар һәм футбол кырында җәмәгать белән мәйдан 15 мең кешегә җәелде. Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары.

Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, ике еллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, дөнья чемпионаты үткәрелгән елларны Ифтар Теннис академиясендә узган иде. 
«Казан-Арена» мәйданы намаз уку өчен җайлаштырылган иде — Кыйбла тарафын билгеләү һәм сәҗдәгә киткәндә тезләнү өчен ак пластик җәелгән. 
Ахшам намазына кадәр халык Коръән аятьләре тыңлады. «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр ишетте. Шулай ук телефонда махсус кушымта урнаштыру юлы белән халык өчен дин темасына махсус викторина оештырылды.
Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. 
 
«Телевизордан тыелганны карамас өчен бер кнопкага басу җитә…»

«Зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Кешеләр качып ураза тоткан заманнар бар иде. Ураза тотканны, намаз укыганны гаеп итәләр иде. Бүген шөкеранасын кылып бетерә алмыйбыз. Ил башлыклары шушы кадәр кешене җыеп, Рамазан аен зурлап, нинди матур чаралар үткәрә», — диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев VII Республикакүләм ифтарда Рамазан аенда нәфескә бирешмичә, тыелганнан тыелып торырга киңәш итте. Әхлаксыз телевизион тапшыруларны карау-карамау кешенең үзеннән тора, дип саный ул.«Адәм баласының бөтен яшәеше акыл белән нәфес көрәше», — ди Җәлил хәзрәт. 

Казый Рамазан аенда күзләрне кирәкмәгән әйбер караудан, колакларны кирәкмәгән әйбер тыңлаудан, телне кирәкмәгән әйбер сөйләүдән тыю мөһимлегенә басым ясады. «Шушыларны эшләмәсәгез, сезнең ач торуыгызның әһәмияте бик кечкенә», — ди ул.«Бүген Диния нәзарәтенә дә, казый буларак миңа да мөрәҗәгать итәләр: сезнең сүзегез үтми мени, телевизодан теләсә нинди әйбер күрсәтәләр» дип зарланучылар шулкадәр күп», — диде ул.

Җәлил хәзрәт моны кеше үз хәл итәргә тиеш дигән фикердә: «Аны карамас өчен пультның бер кнопкасына басу җитә бит. Бу бит сынау дөньясы, карарга да, карамаска да, Рамазанда да ашарга да, ашамаска да мөмкин. Акылың тәртипле икән, сине дөрес юнәлештә җибәрә.

Әгәр шушы көрәштә адәм баласының акылы җиңеп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында фәрештәләрдән дә өстен була. Әгәр нәфесе җиңеп чыкса, Аллаһы Тәгалә «хайваннан да түбән төшерермен» дигән.

Тәүлеккә биш тапкыр намазны биргән. Анда отпуск та, больничный да, отгул да юк, чөнки акылыбызны намаз белән тәрбияләмәсәк, акыл үзенә йөкләнгән вазифаны үтәми торган була», — дип кисәтте Баш казый.

«Халык белән күмәкләшеп аваз ачу саваплырак»

«Аллаһы Тәгалә көннәрне дә биреп тора, сусатмаска яңгырлары да бар. Беренче мәртәбә кызыксыну белән, вәгазь тыңлыйсым килеп килдем», — диде Казаннан Рәзинә Хөсәенова. «Мондый җирдә халык белән күмәкләшеп авыз ачкач, җитмеш мең тапкыр савабы да күбрәк», — диде Казаннан Гөлчәчәк Лотфуллина.

 
Бер кешелек порция 500 сум

Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җитү белән, 20.05 сәгатьтә, ифтарда катнашучылар футбол кырында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Аннары барлык кунаклар да өстәлләр янына узды.

Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазендә Рамазанның ахыргы ун көне аеруча кадерле, бәрәкәтле булуын, мохаҗларга, мескеннәргә ярдәм итү кирәклеген искәртте.

Ифтар ашында улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән тора.

Ифтар ашына ризык әзерләү өчен 1,5 тонна сыер ите, 1,3 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг казылык эшләнмәләре, 15 мең чәк-чәк, 1 тонна печенье, шулай ук су һәм башка эчемлекләр сатып алынган. Бер кешелек порция 500 сумны тәшкил итә. Ризыклар Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләнгән.

Хатын-кызларыбызның әһәмите турында: «Әбиләрнең диненә карагыз»
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтардан соң журналистлар белән очрашуда хатын-кызларның ирләргә караганда күбрәк булуын әйтте. «Хатын-кызлар былтыр да күбрәк килгән иде. Алар безгә караганда тырышрак. Хәтта бер риваять тә бар: әбиләрнең диненә карагыз, дип әйтелгән. Әбиләр ничек гыйбадәт кыла, ничек Раббыбызга ышана, аларга игътибар итегез, диелгән. Бөтен кеше канәгать калды кебек, риза булып киттеләр дип уйлыйбыз», — диде Камил хәзрәт.

15 мең кеше бер Аллаһка гыйбадәт итеп ифтар ачтык — төрле кешеләр, Президенттан алып, гади кешеләргә кадәр бер үк ризыктан авыз ачтык. Минем өчен бу зур күрсәткеч, чөнки хәзер Интернеттан, төрле массакүләм мәгълүмат чараларыннан начар хәбәрләр күбрәк яңгырый. Безгә күбрәк әйбәт хәбәрләр җитми», — ди мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтар нәтиҗәләре турында

Мөфти һава торышы әйбәт булуына сөенгәнен әйтте. «Яңгыр яуса, намазны ничек уздырырбыз икән дип бераз борчылган идек», — диде Татарстан мөфтие.

Журналистлар Россия мөфтиләр советыннан дин әһелләре ник булмавын да сорашты. «Тәлгать хәзрәт бик авырый, Болгар җыенына без аны көтәбез. Сәламәтлеге яхшырыр дип ышанабыз», — диде ул.»

Мөфти 15 мең кешегә табын әзерләү җиңел эш булмавын да таныды. «Җиңел булса, без моңа алынмас та идек. Эшмәкәрләргә, стадион администрациясенә, волонтерларга рәхмәт. Күбесе районнардан килеп, бушлай эшли», диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәк
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында да аңлатма бирде.
«Махачкаланы алсак, 14 мең кеше сыйдырышлы мәчет бар. Чечняда 20 мең кешелек мәчет төзелеп килә. Безнең башкала да бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ», — диде Камил хәзрәт.Ул мәчетне салганда халык фикере исәпкә алыначагын әйтте. «Без моның төрле фикерләр каршылыгы булган урын булуын теләмибез. Бөтен фикерләрне исәпкә алып, бар кеше канәгать булырлык проект төзеп, зур матур мәчет төзү нияте бар», — ди мөфти.

intertat.tatar

* * *

В столице Татарстана состоялся Республиканский ифтар — 2019 

Накануне Казань замахнулась на самый массовый в своей истории ифтар — на 15 тысяч человек. Стадион «Казань Арена» на один вечер превратился в грандиозный молельный зал и столовую. Религиозные проповеди, азан, коллективный намаз и совместное разговение — все это напоминало мечеть. На торжественном меджлисе побывал и корреспондент «Реального времени».

15 тысяч человек — не предел

Тонны плова, овощей, фруктов и колбас было съедено накануне вечером на стадионе «Казань Арена». Футбольное поле превратилось в мечеть, а помещения под стилобатом — в столовую. Именно здесь проходил VII Республиканский ифтар. Судя по боевому настрою организаторов меджлиса, 15 тысяч — это не предел, в будущем могут собрать еще народу. В этом году сюда пришли в 1,5—2 раза больше людей, чем последние три года подряд (по 10 тысяч человек), в 2—3 раза больше, чем 2015 году (по различным оценкам, тогда было от 5 до 7 тысяч человек), и в 5 раз больше, чем в 2014 году (2,5 тысячи человек). Такое массовое разговение мусульман прошло в столице Татарстана в седьмой раз.

— Сегодня за одним дастарханом мы смогли собрать 15 тысяч человек. Все — и президент, и простой человек — на одном «коврике» читают намаз, одинаково молятся одному Господу, едят одну пищу. Все это объединяет нас. Но у нас нет цели ставить рекорд. В следующем году проводить будет сложнее. Каждый год Рамадан наступает все раньше, и в этом месяце становится все холоднее. Нам предстоит еще много решать вопросов, — поделился планами с нашим журналистом муфтий Татарстана Камиль Самигуллин.

Каждая порция еды организаторам обошлась в 500 рублей. Полную стоимость проведения мероприятия они уже который год держат в секрете.

Напомним, впервые Республиканский ифтар на тысячу человек прошел в 2011 году на казанской площади Тысячелетия. В 2012 году из-за убийства мусульманского деятеля Валиуллы Якупова и покушения на тогдашнего муфтия РТ Ильдуса Файзова проводить торжественную трапезу посчитали неуместным. В 2013 году городу снова было не до масштабного разговения: Казань принимала Универсиаду. С 2014 года республиканский ифтар возобновился — теперь уже на футбольном стадионе. В 2017 и 2018 годах площадка для разговения временно переехала в Академию тенниса: «Казань Арена» готовилась к матчам Кубка конфедераций и чемпионата мира по футболу.

Организаторами мероприятия традиционно выступили три стороны. Ассоциация предпринимателей-мусульман России «раскрутила» бизнесменов на деньги для очередного благотворительного проекта. Более 20 компаний и предпринимателей выделили на это деньги. Причем все они отказались афишировать свои имена, предпочитая рекламе награду от Аллаха. Дирекция «Казань Арены» в очередной раз безвозмездно предоставила площадку для ифтара и вечернего намаза, подготовила необходимое оборудование и предоставила 110 стюардов. А Духовное управление мусульман Республики Татарстан взяло на себя многие организационные вопросы, в том числе предварительный набор волонтеров, приглашение гостей и другие.

Стоит отметить, что масштабный ифтар в Татарстане вдохновил на подобные акции другие регионы. На днях прошел республиканский ифтар в Махачкале, который посетил глава Дагестана Владимир Васильев. Пожалуй, рекорд России поставил глава Чечни Рамзан Кадыров, который в 2016 году организовал массовое разговение в Грозном на 35 тысяч постящихся. Башкирия тоже задумалась о проведении многотысячного ифтара в Уфе. Более того, врио председателя ДУМ Республики Башкортостан Айнур Биргалин планировал его провести уже в этот Рамадан. Но позже башкирский муфтий признался корреспонденту «Реального времени», что в этом году не успевает.

К слову, о волонтерах. В этом году их было 1400 человек. Самым молодым — по 16 лет, самому старшему — 79, сообщили в пресс-службе ДУМ РТ. Парни и девушки помогали здесь уже с раннего утра. И работали до глубокой ночи. Они мыли фрукты, нарезали овощи, расставляли столы, стелили ковры, регулировали потоки приглашенных, отвечали на их вопросы, помогали пожилым, разносили еду, а потом все убирали и мыли. Духовное управление, в свою очередь, пообещало им награду от Всевышнего, хорошее настроение, вкусный ужин и общение с муфтием Камилем Самигуллиным.

Два Минниханова и муфтий

Уже при подъезде к спортивному сооружению дежурили сотрудники ГИБДД и направляли потоки сотен машин на парковочные места. Разумеется, приоритет отдавали автомобилям представительского класса. Перед входом стояли полицейские и чоповцы, которые пропускали гостей по билетам, требовали пройти через рамки металлоискателя и показывать содержимое сумок. Надо отметить, что сотрудники были предельно вежливы. Дальше поток направлялся под своды стадиона. Длинная очередь выстроилась перед будкой, в которой раздавали воду для «авыз ачу» (первый глоток разговения).

Места на трибунах начали занимать «зрители»: мужчины с одной стороны, женщины — в секторах напротив. Кто-то уже стал располагаться на газоне, где организаторы заранее положили пластиковые настилы-полоски для совершения намаза. Тем временем с установленной сцены звучали коранические аяты, проповеди, религиозные песнопения (мунаджаты) и зачитывались вопросы интерактивной викторины.

Республиканским этот ифтар можно назвать весьма условно. Сюда прибыли не только представители городов и сел Татарстана, но и Москвы, соседних регионов, республик Северного Кавказа и зарубежные гости.

Ближе к вечерней молитве (акшам/магриб намаз) на стадионе появился президент Татарстана Рустам Минниханов, который вел под ручку своего юного сына Искандера. Их сопровождали руководитель аппарата главы РТ Асгат Сафаров, муфтий Камиль Самигуллин, мэр Казани Ильсур Метшин и другие. VIP-гостей расположили в первом ряду в специально «забронированных» для них местах — именно там были расстелены мягкие намазлыки. Причем к этим коврикам других людей не подпускали молчаливые мужчины в тюбетейках, чей серьезный настрой выдавали микронаушники с пружинным проводом за ухом.

С заходом солнца зазвучал азан (призыв на намаз). Все сделали по глотку воды и встали на молитву. Возглавил процесс Камиль Самигуллин.

Погода не подкачала

После молитвы все двинулись на ужин. Сотрудники, отвечающие за безопасность, просили расступиться и дать дорогу президенту и его свите. Под навесом всех ждали накрытые столы. По правую руку от президента сел Минниханов-младший, по левую — муфтий. Рустам Минниханов, пододвинув к себе плов, заботливо подтянул своему сыну тарелку с фруктами. В это время защелкали затворы камер.

— Лаззат, пусть убирают камеры и уходят, — потребовал от замруководителя пресс-службы президента РТ Лаззата Хайдарова один из «безопасников».

— Пусть минуту-другую поснимают. Они же работают, — заступился за журналистов Хайдаров.

— Ну они ведь кушают же… Ну ладно, только пару минут, — все же согласился человек с микронаушником.

В отличие от прошлых лет, на Республиканском ифтаре — 2019 не было заметно митрополита Феофана и главного раввина Казани и РТ Ицхака Горелика, которые ранее не пропускали массовую трапезу. Не было и председателя ЦДУМ России, верховного муфтия Талгата Таджуддина, главы Духовного собрания мусульман России Альбира Крганова, отсутствовали и представители структур Равиля Гайнутдина (Совет муфтиев России и ДУМ РФ).

— Мы каждый год всех приглашаем, — объяснил отсутствие некоторых почетных гостей Камиль Самигуллин корреспонденту «Реального времени». — Талгат хазрат (Таджуддин. — прим. ред.) немного болеет, ему очень тяжело приезжать. Очень ждем его на «Изге Болгар жыены», надеюсь, здоровье его не подведет.

Во время пресс-подхода после трапезы Камиль хазрат поблагодарил организаторов и волонтеров за проведение мероприятия. По его признанию, он переживал, что будет дождь, но погода не подкачала.

realnoevremya.ru

* * *

Рустам Минниханов принял участие в республиканском ифтаре, который прошел 25 мая на стадионе «Казань Арена».

Президент Татарстана пришел на ифтар с сыном Искандером. В своей речи он отметил, что молитвы сегодня направлены на то, «чтобы в России были мир и согласие, наша страна укреплялась, процветала наша республика», цитирует Минниханова портал Правительства РТ. Представителям СМИ глава республики сообщил, что на крупнейший ифтар, который проводится в Татарстане с 2013 года, были приглашены около 15 тыс. человек.

Также в мероприятии приняли участие руководитель аппарата Президента РТ Асгат Сафаров, мэр Казани Ильсур Метшин, секретарь Казанской епархии протоиерей Владимир Самойленко и представители республиканских муниципалитетов.

«Сегодня вместе с нами наши друзья — представители различных конфессий. Все вместе мы — сплоченный коллектив во благо сильной России», — сказал Президент республики.

tatar-inform.ru

Просмотров: 746

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>