М-5 трассасыннан күренеп торган Байтуган авылы тавына тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куймакчылар

iФинанс чыгымнарны Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе (җитәкчесе — Ильяс Гомәр улы Шәкүров) үз өстенә ала.

Байтуганны «бай» һәм» туган» диеп
Ялгышканмын, селтәп байларга.
Атамасы туры килә икән
Тезелеп киткән  мәгьрүр тауларга!

Кенәз Бигәшнең дә эзе калган,
Үз тавы бар болыт астында.
Тимер торнак, Алтын, Кылыч, 
Озын! Имиле тау аның янында!

Байтуганның шул таулардан  биек
Кешесе бар,  дөнья  тоткасы!
Һәр татарны «Әлифба»лы иткән,
Гыйлем биргән Сәләй агасы!

Заманалар  инде  ни үзгәрде…
Ә «Әлифба»  һаман шул кала.
Сәләй агасына рәхмәт әйтеп,
Кулга ала аны һәр бала!

Нурания Абзалова.

i

Әйе, Камышлы районында урнашкан Байтуган авылы тауларга бай. Аларның исемнәре дә бар: Озын, Кылыч, Бурлы, Тимер торнак, Алтын, Имиле һәм башкалар. Әлеге таулар Байтуганны Алтын тау бистәсеннән аерып торганнар. Кызганычка, бүгенге көндә бу авыл юк инде…  

Байтуганда туып-үскән Сәләй Вагыйзов, татар балалары өчен «Әлифба» китабы авторы, шушы тауларга менеп йөрергә яраткан. Соңгы тапкыр 1969нчы елны туган авылында булган Сәләй ага тагын тауларына менеп хозурланган, Алтын тау бистәсенә барып килгән…

Тауларның беренчесе М-5 трассасыннан узып барганда бик яхшы күренеп тора. Аның өстенә зур тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куймакчылар. Һәр татарны «Әлифба»лы иткән, гыйлем биргән Сәләй Вагыйзов биредә туып-үсүе турында һәр узып баручы белеп тору мөһим бит. 

Бу эш Татар Байтуганы авылында «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музее мөдире Нурания ханым Абзалова һәм Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте инициативасы белән эшләнә. Подрядчы белән сөйләшүләрне һәм оештыру эшен «Туган тел» оешмасы Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов, ә финанс чыгымнарны Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе (җитәкчесе — Ильяс Гомәр улы Шәкүров) үз өстенә алды. 

«Әлифба» сүзен тау битенә урнаштыру эшләре X Бөтенроссия авыл Сабантуена кадәр төгәлләнергә тиеш.

Просмотров: 1197

Комментирование запрещено