Сату урыннары арендасы мәсьәләсе буенча Риф Хәбибулла улы Нәҗмиевка (тел. 8-902-374-85-96) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды.
Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимов һәм милли хәрәкәт активистлары бәйрәм узачак мәйданчыкларны карап чыктылар, аларны бизәү, сәүдә оештыру турында да сөйләштеләр.
Барлык мәйданчыклар махсус җиһазландырылган булырга тиеш. Машиналар табып, чатырлар, өстәл-эскәмияләр китерергә, халык килгәнче аларны җыеп, тезеп куярга, аппаратураны көйләргә кирәк. Бу эшләрне башкару өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.
Оештыручылар бәйрәмне уздыру өчен иганәчеләр эзләү, бүләкләр сатып алу кебек мөһим мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр.
Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы 3 июньдә 18 сәгатьтә өлкә Халыклар дуслыгы йортында узачак.
Исегезгә төшереп үтәбез, өлкә Сабан туе 12 июньдә Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак. Быел ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана. Бәйрәмне уздырырга Татарстанның Нурлат районы ярдәм итәчәк.
КОНТЕКСТ:
Сабан туе — халык туе!
* * *
Өлкә Сабан туе кунаклар чакыра
* * *
Өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды
* * *
Делегация из Нурлатского района Республики Татарстан посетила место проведения Самарского Сабантуя
Просмотров: 1309