Җомга көнне VIII Мөселман яшьләре форумы ачыла

жомга12 июль, җомга көнне VIII Мөселман яшьләре форумы ачыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Искәртеп үтәргә кирәк: җыенда 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кадәр 200 кеше катнаша

12-19 июль көннәрендә Болгар музей музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә узачак VIII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Кырым республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, шулай ук Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Мисырдан барлыгы 290 гариза кабул ителде.

Искәртеп үтәргә кирәк: җыенда 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кадәр 200 кеше катнаша.

Катнашучылар 12 июль көнне иртән Казаннан Болгарга юл тотачак, алар көндезге уникедә (12.00) «Ак мәчет»тә җомга намазы укыячаклар. Форум 19 июль көнне шулай ук җомга намазы укып төгәлләнәчәк.

Мөселман яшьләре форумы – егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана.

Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары. Форумда катнашучылар бер атна дәвамында иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак һәм Коръән белән якыннан танышачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 799

Комментирование запрещено