Диләфрүз иҗаты, мәхәббәте һәм бәхете

Дилэфруз10 — 15 ел элек “Бердәмлек” редакциясенә урта яшьләрдәге ханым килеп керде һәм: “Мин Мәскәү милли-мәдәни оешмасы каршында эшләп килүче “Диләфрүз” театры режиссеры һәм актрисасы Диләфрүз Дежурова булам. Танышырга, хәлегезне белергә кердем әле”, — дигәч, редакция хезмәткәрләре чәй өстәле корып, мөлаем ханым янына җыелдылар. Диләфрүз ханым үзенең тормыш иптәше, немец теленнән синхрон тәрҗемәче булып эшләүче Станислав Дежуров белән Идел буйлап сәяхәт итә икән. Самарада туктагач, татар җәмгыятен эзләп таба һәм безнең редакциягә дә сугыла. Шулай танышып киттек. Ул безгә Мәскәү татарлары тормышы, үзенең театры турында сөйләгән иде. Бәлкем, хөрмәтле газета укучыларыбыз аның турында язылган мәкаләне хәтерлиләрдер әле. Аны мәрхүм Исхак Апанаев язган иде.

Менә Диләфрүз ханым кабат безнең редакциядә кунакта. Олыгайган, әлбәттә, ләкин шундый ук мөлаем, ачык йөзле, гади һәм аралашучан.

- Диләфрүз ханым, “Дилә­фрүз” татар театрының бар­лыкка килүен исебезгә тө­ше­реп үтегезче.

- Мин үзем Казанда туып-үстем, бала чагымнан театр­га гашыйк идем. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, башта театр училищесын, аннары Казан университетын тәмамладым. Тормышымны татар мәктәбе белән бәй­ләр­гә теләгән идем. Хәрби ке­шегә кияүгә чыгып, кызым Гөл­нараны таптым. Ләкин ул ке­ше белән юлларыбыз аерылды. Язмыш мине Мәскәүгә китер­де. Бу сиксәненче еллар ахыры иде.

Башкала татарлары тормышына башы белән кереп чумарга теләгән Диләфрүз хәйран кала: Мәскәүдә йөзләгән мең татар яши, ә бер генә татар мәктәбе дә, театры да юк! Диләфрүз, яшьлеге, хыялыйлыгы белән бу ситуацияне үзгәртергә тели, әлбәттә. Татарлар җыела торган Измайловский паркка йөреп, актив татарлар — Рифкать Галимов, Нур Гарипов, Кәрим Шакиров, Урал Шәрипов, Яхъя Гыйбадуллин, Мөхәммәт Миначевлар белән таныша, кайчандыр Мәскәүдә гөрләп эшләгән театр­ны торгызу турында хыяллана, үз тирәсенә актерлар туп­лау белән шөгыльләнә. Бу турыда Хәйруллина-Дежурова болай сөйли:

- Ул вакытта Мәскәү татарлары арасында танышларым күп түгел иде. Мин “Авангард” мәдәният йортына татар концертына килгән бер көнне “Татар театры оештырабыз. Театр уйнарга теләгән кеше бер этюд, бер шигырь сейләп, труппага сайлап алыначак. Очрашу фәлән сәгатьтә, фәлән урында, фәлән-фәлән телефоннан шалтыратырга”, дип белдерү язып элдем. Үзем читтән генә карап торам. Күпләр укымый да, битараф кына узып китәләр. Менә бер хатын белдерүне кызыксынып укыды да телефон номерын яза башлады. Мин аның янына килдем һәм сөйләшеп киттек. Гүзәл Әмирханова Уфа театрында уйнап тәҗрибә туплаган үзешчән артист булып чыкты.

Диләфрүз Каюм кызы яңа танышы белән Измайлов паркына китәләр. Анда татарлар күп йөри. Кемдер җырлый, кемдер гармун уйный. Шулар арасында Фердинанд Хафизов атлы бер кеше белән танышалар. Аның “Мин театр яратам” дигән сүзләрен ишетү белән “Беренче театр” спектаклендә Хәмзә ролен тәкъдим итәләр. Башка рольләргә дә кеше табыла, Казанның музыка училищесын тәмамлап килгән ике Зөһрә — берсе Гомәрова, икенчесе Усманова, Ленария Хаҗиева, Хәмисә Хөсәенова, Фоат Гыйбадуллин, Алсу Хөснуллина, һәм Диләфрүз үзе аның фатирының аш бүлмәсендә репетицияләр ясый башлыйлар. Шушы актерлар белән «Беренче театр» (Г.Камал), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), «Әнә ки­лә автомобиль» (Ф.Яруллин), «Әниләр һәм бәбиләр» (Т.Миң­­нуллин), «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Кияүгә чыгам әле» (Х.Нигъмәтуллина), “Сө­ембикә-ханбикә” (М.Мө­ле­кова) һәм башка күпсанлы спектакльләрне сәхнәгә куеп, тулы заллар җыялар, бу иҗат коллективы эшчәнлеге турында Россия һәм Татарстан матбугатында уңай рецензияләр бастырыла.

Диләфрүз ханым тамаша өчен иң шәп залларны алырга тырыша. Матбугат һәм яңа­лыклар агентствосында тәр­җемәче булып эшләгән ире Ста­нислав Дежуров исә татар театрының директоры да, спонсоры да, артисты һәм билетчысы да булып, хатыны оештырган театрга 30 ел буе хезмәт итә, татар телен дә үзләштерә һәм хәтта татар театрында уйный башлый. Казанга барган саен Камал театрына ашкына, үзләре уйнаган спектакльләр белән чагыштыра, Мәскәүгә гастрольләргә килгән постановкаларны тән­кыйтьләп алырга, үз фикерен әйтергә дә тартынып тормый.

- Диләфрүз ханым, Ста­нислав белән ничек таныш­ты­гыз соң?

- Язмыш булгандыр инде — ул мин яшәгән йортта яши иде. Миңа ул вакытта 36 яшь, үскән кызым бар инде. Ул көнне мин татар концертына бара идем. Күрәм, каршыма дәү гәүдәле, мөлаем йөзле ир солтаны килә. Мине шайтан котырткан кебек: “Скажите, пожалуйста, сколько время?” — дип әйтүемне үзем дә сизми калдым. Ул минем кул сәгатемә күз сирпеде дә, аңлаган кебек, елмаеп: “Без пяти пять”, дип җавап бирде. Менә шулай кавыштык инде. Идел буе немецы башы белән татар иҗатына кереп китте. Хәтта кайбер кешеләр театрга махсус аның уйнаганын карарга киләләр, алкышлап каршы ала, озата иделәр. Бөтенләй театрга мөкиббән китүчеләр кайда спек­такль куйсак, шунда ияреп йөреп, бер пьесаны берничә мәртәбә карыйлар иде. Станислав Хәйдәр Бегичевның иҗатын бик ярата иде. Казан язучысы Мәдинә Маликова махсус Станислав өчен “Князь Серебряный” спектакле сценариен язды. Бу роль дә аңа бик килеште. Кызганычка, өч ел элек яраткан ирем гүр иясе булды…

- Диләфрүз ханым, сездә балалар театры да бар икән.

- Әйе, шулай. Ул чарасызлыктан башланды, дисәң дә була. Яшь ата-аналар театр уйнарга килгәндә, балаларын да алып киләләр иде. Балалар ни эшләргә дә белмичә, кайчан репетиция бетәр икән, дип борсаланалар, әлбәттә. Менә шунда без аларга да рольләр бирә башладык, тора-бара балалар өчен “Кара песи”, “Ак яфрак” кебек күп пьесалар сәхнәгә куелды. Балалар бит рольләрне бик тиз өйрәнәләр, бирелеп уйныйлар, тамашачыларга да бу бик ошый. Балалар төркемен “Рената” дип, оныгымның исеме белән атадым. Динар Фәезханов исемле бер малай ун яшендә уйный башлаган иде. Хәзер инде аңа 35 яшь тулды.

- Диләфрүз ханым, ә акча мәсьәләсе ничек хәл ителә? Сез бит репетицияләрне та­тар мәдәни үзәге булган Аса­дул­лаев йортында үткә­рә­сез­дер?

- Әйе, күп очракта анда… Лә­кин ул йорттагы сәхнә спек­такльләр куярлык зур түгел. Шуңа да яхшы залларны арендага алу өчен байларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. 300 — 500 сумга сатылган билет бәясе генә зал арендасын түләргә җитми, әлбәттә. Гомерем буе минем төп спонсорларым — ирем Станислав Дежуров һәм киявем Валерий Лиханов булдылар. Ә артистларыбыз уйнаган өчен беркайчан да акча сорамадылар, иҗатка гашыйк җаннар буларак, бушлай эшләделәр. Дөрес, студентларга, пенсионерларга гына үземнең пенсиядән өзеп, 500 — 1000 сум төртергә тырышам.

Әйе, Диләфрүз Каюм кы­зының юктан башлаган татар театры тирәсендә бик күп кешеләр берләшә. Ул Мәскәү буйлап талантлы артистлар эзләп йөри һәм таба, күпләрне үзе өйрәтә, осталыкларын чарлый, Диләфрүзнең энергиясе, темпераменты өеренә кушылып китеп, искиткеч матур спектакльләр туа һәм еллар буе Мәскәү сәхнәләрендә генә түгел, Санкт-Петербургтан башлап Казанга кадәр күп шәһәрләрдә күрсәтелә. Кирәк булганда, ул Татарстанның Әл­мәт, Минзәлә, Яр Чаллы шә­һәр­ләреннән профессиональ артистлар да чакырып китерә.

Татар театрының үз ос­та­ханәсе булмаса да, татар­ларның сандыкларында яшеренеп ятучы чулпы-калфакларны, итек-читекләрне дә кырып-се­береп, дигәндәй, милли костюмнар, өй, йорт кирәк-яраклары җыя, һәр спектакльгә ниндидер могҗиза белән сәхнә бизәлеше эшләнә, афишалар, билетлар бастырыла…

- Бу юлы кайда сәяхәт итә­сез инде?          

- Уфада яшәүче җан дус­тым Рамилә Туктарованың бак­часында мин яраткан помидорлар өлгергән икән. “Кил, мин аларны үзем ашамыйм, синең өчен генә үстерәм”, — дип чакыргач, ничек бармыйсың инде?! Юл уңыннан сезгә дә кердем менә, Җәмигъ мә­че­тегезне дә күреп сокландым. Соңрак Төркиягә китәргә җые­нам. Анда да минем дусларым, фикердәшләрем байтак. Ә кызым гаиләсе белән Америкада яши. Шулай, исән чакта бар дөньяны бер итеп йөрим әле. Үз милләтеңдәге кешеләр бе­лән аралашып яшәү, аларга шатлык өләшү иң зур бәхет, минемчә. Язмышыма шулай язылган күрәсең, һәм мин шу­ның белән бәхетле дә.

Әңгәмәдәш —

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 788

Комментирование запрещено