Уникенче “Түгәрәк уен” фестиваленә унҗиде төбәктән фольклор коллективлары җыелды

001Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале Казанда өч көн дәвам итәчәк.

Бирегә Ульяновск, Төмән, Свердловск, Перьм, Самара, Марий Эл, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза һәм Татарстаннан татар фольклор коллективлары килгән.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, татар халкының фольклоры юкка чыкмас, чөнки әлеге фестивальда катнашырга теләүчеләр бар. Алар арасында яшьләр дә шактый. Мәсәлән, Пензадан килгән коллективта 14-15 яшьлек кызлар да бар иде.

 inform.tatar

Просмотров: 797

Комментирование запрещено