Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

SONY DSCСамарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы корбан мәҗлесе уздырды.

Хатын-кызларны Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин сәламләде. 
«Корбан мәҗлесе, дуслык мәҗлесе җыйгансыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, тәүфыйк-һидәят телим. Шушы юлдан тайпылмыйча, мирасыбызны киләчәк буынга тда тапшырырга насыйп булсын.
Дини хатын-кыз үзе дә тәрбияле, балаларын да яхшы карый, ирен дә.  Дини хатын гаиләсенә хәләл ризык ашата, пакьлектә йөртә. 
Ислам юлыннан барган өчен сезгә рәхмәт. «Ак калфак» оешмасы милләтне, телне,   динне, гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр башкара.
Безнең гореф-гадәтләребез динебезгә нигезләнгән. Хатын-кызларны ихтирам итү, Динебезне, милләтебезне саклыйк, бер-беребезгә булышыйк. Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә гамәлләребезне хәерле итсен. Киләчәктә дә  дуслыкта яшәп, үрнәк булып гомер кичерик», — диде Талип хәзрәт Яруллин.
Минһаҗәр абыстай Сәяхова, Мәрьям абыстай Сабирҗанова Коръән сүрәләрен укыдылар. Өйләрендә сүрәләр укып килгән кешеләрнең ниятләре кабул булсын, дип, догалар кылдылар.
«Сәлам» гәҗитәсенең хәбәрчесе, Ульян, Самар өлкәләренең танылган шагыйрәсе, хикәяләр остасы Сөләйман кызы Наилә Хөсәенова, һәрвакыттагыча, чын иҗат шәхесе буларак, корбан чалу турында халыкка
Ә Шамилә Ибраһимова Наилә Хөсәенованың «Намаз укуның савабы» исемле шигырен көйгә салып, мөнәҗәт иҗат иткән. Моңлы тавышлы бу ханымның  мөнәҗәте йөрәкләргә үтеп керде.
Татар хатын-кызларына хөрмәт күрсәтеп, мәҗлескә өлкә Администрациясе вәкиле Надежда Осипова да килде.
«Сезнең белән шушындый табында күрешүемә шатмын. «Ак калфак» оешмасына һәм аның җитәкчесе Разия Әюповага рәхмәтләремне белдерәм. Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз. Хатыннардан күп нәрсә тора — алар гаилә учагын саклаучылар, күркәм мохит тудыручылар, балаларны тәрбияләүчеләр.
Мәҗлескә шулкадәр күп хатын-кыз җыелуы сөендерә. Аллаһы Тәгалә игелекле хезмәтегездә ярдәм күрсәтсен, бәхет, шатлыклар насыйп итсен», — дип сөйләде Надежда Осипова.
Самарның «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары да, төрле төбәкләрдән килгән ханымнар, туташлар да: «Сездән башка җәмгыятебезнең эше мондый уңышлы булмас иде», — дип, Разия ханымга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу күркәм чараны оештыруны җәмгыятьнең җитәкчесе Разия Әюпова тәкъдим иткән, һәм барысы да аны хуплаганнар.
«Ак калфак»ның хатын-кызлары корбаннарын мәсҗидкә китерергә теләк  белдерделәр. Без шушы итләрне, садакаларны җыеп, мәҗлес уздырыргасөйләштек», — диде Разия ханым.
Бирегә 150 кеше җыелды. Сызран, Ульян шәһәрләрендәге, Камышлы, Гали, Җүрәй авылларындагы
«Ак калфак» оешмаларының вәкилләре дә килгән иде. Ә Разия Әюпова, мәҗлесне йомгаклап, түбәндәгеләрне сөйләде:
«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әйдәгез әле, чын татарча, матур итеп киенеп йөрик, безне әллә кайдан күреп торсыннар. Татарларның үрнәк бизмәне булыйк. Гаиләдә олы буын вәкилләре тик татарча гына сөйләшеп, «Яңа гасыр» тапшыруларын балалары Һәм оныклары белән бергә карап, телне үзләштерергә була.
Милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк. Иманлы балалар, оныклар тәрбиялик. Шәһәребездә басылып килүче «Сәлам» гәҗитәсе даими, һәр санында динебез Ислам кагыйдәләрен, Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим таләпләрен, Пәйгамбәребез Мүхәммәд Мостафа сәлләллаһу галәйһи вә сәлләмнең безләргә васыять итеп әйтеп калдырган нәсыйхәтләрен халыкка җиткезеп тора.
Шул ук вакытта «Сәлам» гәҗитәсе меңьеллык тарихы булган татар халык педагогикасын исебезгә төшереп тора. Менә шул бай чыганакны кулланып, балаларыбызга, оныкларыбызга туглап үстерергә кирәк.
Түгәрәкләп, шуны әйтәсе килә -Самар өлкәсендә телебезне өйрәнергә, динебез Исламны үзләштерергә барлык шартлар тудырылган».
 
Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы Һәм фотосурәте.
«Сәлам» газетасы.

 

 

 

Просмотров: 1459

Комментирование запрещено