Тәҗрибәле укытучы, оста җитәкче ул

Габдрахманов Салават115 октябрь — Халыкара укытучылар көне

Укытучы һөнәре абруйлы булса да, җиңелләрдән түгел. Балаларга сыйфатлы белем бирергә дә, ата-аналар белән элемтәдә булырга да, бихисап  язулар тутырырга да өлгер генә. Ә мәктәп җитәкчесенең эше икеләтә катлаулы — тәҗрибәле кадрлар туплап, мәктәпнең абруен күтәрергә, хуҗалык эшләрен алып ба­рырга, район һәм өлкә мәга­риф бүлекләренә исәп-хисап җибәреп торырга, педагогия яңалыклары белән танышып торырга – кыскасы, һәрьяклап белемле булырга кирәк. “Мәктәп директоры  — педагог та, юрист та, экономист та булырга тиеш. Әмма төп вазифам – уку-укыту про­цессын көйләү”, — дип сөйли Самараның 141 санлы мәк­тәп директоры Салават Габд­рахманов.

Аның педагогик стажы 30 елга якын. Укытучы һөнәрен сайларга язмыш үзе насыйп иткәндер. География фә­нен яраткан егет геоморфолог һөнәрен үзләштереп,  җир рельефларын, элек булган һәм киләчәктә булачак үзгәрешләрне өйрәнергә хыялланган. Похвистнево урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Уфа дәүләт университетына керү турында хыяллана. Кызганычкамы, бәхеткәме – егет конкурс аша үтә алмый һәм, кабат Похвистневога кайтып, география укытучысы булып эшкә урнаша. “Ел буе имтиханнарга әзерләнеп, икенче елга да Уфа университетын сынап карарга теләгән идем. Ә элеккеге укытучым: “Куйбышев педагогия институтында география һәм биология укытучыларын әзерләүче факультет ачылды, язуларыңны шунда тапшыр әле. Аны тәмамлагач та геоморфолог булып эшли алырсың”, — дип киңәш бирде. Аның сүзләренә колак салдым һәм бу юлы уңыш миңа елмайды”, — дип искә ала Салават  Әхмәтяүдәт улы.

Тик кулына укытучы дипломын алган яшь белгеч мәктәп тормышы, балалардан башка яши алмавын аңлый һәм педагог булып эшен дәвам итә. Самараның 176, 61 һәм 116 санлы мәктәпләрендә география һәм биология укыта. Кайда гына эшләсә дә, үзен тынгысыз һәм эзләнүчән, белемле, бала җанлы педагог буларак таныта. Хезмәтендә абруй казанган мөгәллимне шәһәр мәгариф департаментында да күреп алалар һәм 141 санлы мәктәптә директор булып эшләргә тәкъдим итәләр.

- Әлбәттә, җаваплы эш җи­ңел бирелмәде. Элеккеге җи­тәк­челәрем дә, хезмәт­тәш­ләрем дә беренче вакытларда миңа ярдәм иттеләр. Педагогик стажым зур булу да үз ролен уйнагандыр, дип уйлыйм.

Өлкә мәгариф хезмәткәр­ләренең квалификациясен кү­тәрү институтында “Җи­тәкче” юнәлеше буенча икенче югары белем алырга да туры килде. Мөгаллимем Лев Фишман биргән киңәшләрдән бүген дә файда күрәм. Остаз­ларымның барысына да рәх­мәтлемен, — дип сөйли Салават әфәнде.

Бүген ул хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар арасында гадел, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директор буларак танылган. Килеп чыккан уңайсызлыкларны, җитешсезлекләрне тиз арада хәл итәргә тырыша, укучы­ларының, укытучыларның уңыш­ларын күреп, тиешенчә бәя­ли белә.

- Мәктәбебез  гади урта белем бирү йорты. Ә шулай да информатика, математика, физика, тарих фәннәре буенча без шәһәрнең көчле мәктәпләре арасында. Төрле спорт, иҗат түгәрәкләре эшләп тора. Бинабызда музыка мәктәбе булуы да бик уңайлы – балаларның күбесе шунда шөгыльләнә. “Бухенвальд» концлагереның нәни тоткыннарына багышланган “Бухенвальд набаты” музеебыз бар. Ул балаларга Бөек Ватан сугышы афәтләрен тоемларга, җиңүнең нинди бәя белән бирелгәнен аңларга булыша, патриотик тәрбия бирүдә алыштыргысыз ярдәмче булып тора, — дип мәктәп белән таныштыра җитәкче.

Аның сүзләренчә, иң зур проблема – укытучылар җитешмәве. Бүген коллективта утызлап педагог эшли. Барысы да диярлек югары белемле, тәҗрибәле. Шулай да, мәктәп тулы көчкә эшләсен өчен, укымышлы, балалар сөючән, эшкә иҗат күзлегеннән караган кадрлар кирәк. Эшкә яшь белгечләр килгәндә Салават Габдрахманов аеруча куана.

- Укытучы белән укучы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаша икән, бу  тәрбия һәм уку-укыту процессына уңай йогынты ясый.

Мин бит эш эзләп килү­челәрнең барысын да алмыйм. Минемчә, балалар белән эшләү өчен педагог дипломы гына аз. Укытучы үз һөнәрен яратырга тиеш. Ә 35-40 яшькә кадәр башка өлкәләрдә хез­мәт куеп, эшсез калгач кына, мәктәпкә вакыт үткәрергә килгән “педагог”ларны кире борып җибәрәм. Балаларны яраткан кеше кулына диплом алгач та мәктәпкә эшкә килә ул, — дип фикерли җитәкче.

Ул үзе дә хезмәтеннән, укучылар белән аралашудан тәм табып яши. “Минем өчен начар-яхшы укучы юк, алар барысы да бертигез, — дип уртаклаша Салават әфәнде.

Аның өлкән кызы Эльвира да әтисе эзеннән китеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Бүген ул шушы мәктәптә инглиз телен укыта. Ә төпчеге Мария быел 11нче сыйныфны тәмамлый.

Милли мәгариф турында сүз чыккач, директор:

- Һәр милләт кешесе ана телен белергә, өйрәнергә тиеш, дип саныйм. Әмма аны һәр мәктәптә дә укытып булмый, моның өчен махсус укыту программасы булырга тиеш. Монда Самараның “Яктылык” татар мәктәбен мисалга китереп була. Сүз уңаеннан, бу мәктәп директоры Радик Газизов белән без яхшы мөнәсә­бәттә. Безнең укучылар да анда уздырылган татар теле буенча олимпиадаларда катнаша.

Ә безнең мәктәпне күп­милләтле мәктәп, дип атарга була. Аларның күпчелеге, аеруча Урта Азиядән күчеп килүчеләр, ана телен бик яхшы беләләр. Димәк, өйдә, гаиләдә ана телендә сөйләшәләр. Шулай булырга тиеш тә.

Мәктәптә милләтара дуслык тәрбияләүгә зур әһәмият бирәбез. Быел өлкә Халыклар дуслыгы йортының “Без – төрле! Без – шәп!” (“Мы разные! Мы – классные!”) дип аталган проектында катнашабыз. Төрле милләт бала­ларының бер мәктәптә укып, үзара тату яшәүләре хез­мәтебезнең бушка булмавы дәлиледер, — дип сөйләде.

Хәер, мәктәптә — тәртип, коллективта аңлашучанлык бу­лу, һичшиксез, җитәкче хез­мәте нәтиҗәсе. Салават Әхмәт­яүдәт улы кебек тәҗри­бәле җи­тәкчеләр тормыш белән бер­гә атлый, үзе җитәкләгән коллективка дөрес юнәлеш сайлый.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 503

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>