5 октябрь — Халыкара укытучылар көне
Укытучы һөнәре абруйлы булса да, җиңелләрдән түгел. Балаларга сыйфатлы белем бирергә дә, ата-аналар белән элемтәдә булырга да, бихисап язулар тутырырга да өлгер генә. Ә мәктәп җитәкчесенең эше икеләтә катлаулы — тәҗрибәле кадрлар туплап, мәктәпнең абруен күтәрергә, хуҗалык эшләрен алып барырга, район һәм өлкә мәгариф бүлекләренә исәп-хисап җибәреп торырга, педагогия яңалыклары белән танышып торырга – кыскасы, һәрьяклап белемле булырга кирәк. “Мәктәп директоры — педагог та, юрист та, экономист та булырга тиеш. Әмма төп вазифам – уку-укыту процессын көйләү”, — дип сөйли Самараның 141 санлы мәктәп директоры Салават Габдрахманов. Читать полностью