Бүген милләтебезне, ана телен саклап калу турында радио-телевизордан да сөйлиләр, татар матбугатында да күп язалар. Ә бу проблеманы хәл итү өчен без үзебез нәрсә эшлибез соң?
Милләт буларак сакланып калу — һәрберебезнең эше ич. Кызганычка, ата-аналар: “Киләчәктә балага татар теле кирәкмәс”, — дип сабыйларын ана телендә сөйләшүдән мәхрүм итәләр. Аның каравы рус, чит ил телләрен өйрәтүгә игътибар бирәләр. Бу һич дөрес түгел. Баланың теле ана теле белән ачылырга тиеш. Милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына, гореф-гадәтләренә кызыксынучанлыкны, хөрмәт тәрбияләүне дә яшьтән башларга кирәк. Педагоглар, тел белгечләре дә баланың акыл сәләте дөрес юнәлештә үссен өчен, аның иң элек үз туган телен яхшы белүе шарт диләр бит. Бөек мәгърифәтче һәм галим Каюм Насыйри да: “…Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телләр асылына да төшенә алмас”, — дип әйткән. Ә ана телен белмәгән кешене безнең бабайлар элек-электән “ярымтатар” дип йөрткәннәр. Бу сүзгә “ышанычсыз” дигән мәгънә дә салынган.
Балаларына ана телен өйрәтмәгән ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: улыгыз яисә кызыгыз үсеп җиткәч, ни өчен миңа татар телен өйрәтмәдегез, дип шелтә белдермәсме? Ул үзе кебек үк “телсез” пар табып, гаилә корса, балалары да татарча белмәячәк. Мондый гаиләне татар гаиләсе дип һич тә атап булмас. Сез үзегез дә картлык көнегездә “әби-бабай” урынына “бабуля-дедуля” булып йөриячәксез… Бу турыда бүген уйласак икән.
Хөрмәтле милләттәшләр! Сабыйларны ана телендә тәрбияләгез, бала чактан ук үзегезне, ата-бабаларыгызны, милләтегезне яратырга өйрәтегез. Шулай үскән бала тормышта югалмас, ата-анасын, үз халкын һәм илен яраткан кеше булып җитешер.
Рәис БИГЛОВ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 923