Тупли мәктәбен искә алып…

Тупли авылы мәктәбе бүгенге көндә

Тупли авылы мәктәбе бүгенге көндә

Быел Елховка районының Тупли авылы мәктәбе ябылган дигән хәбәрне ишеткәч, әллә нишләп киттем. Авылда мәктәп яшендәге балалар беткән икән. Шул мизгелләрдә укучы балаларның урамнарны тутырып мәктәпкә барулары, шау-гөр килеп өйләренә кайтулары күз алдыма килде. Ә мин бит аның гөрләп торган чагын хәтерлим, чөнки миңа Тупли мәктә­бендә уку бәхете насыйп булды.

Тупли мәктәбендә тирә-юньдәге Алмалы, Идәй, Губанкүл, Мулла авылларыннан да килеп укыйлар иде. Тупли мәктәбе 80 елдан артык белем һәм тәрбия учагы булып хезмәт итте. Анда талантлы педагоглар эшләде, талантлы балалар үсеп чыкты.

Ярук (Ярулла булгандыр инде. Тик аны барысы да Ярук абый дип йөртәләр иде) абый Мостафин күп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Аңа иң авыр чаклар — сугыш вакыты туры килде. Шундый авыр вакытта да ул мәктәп эшен уңышлы дәвам итте.

Ләлә апа Вәлиәхмәтова татар теленең матурлыгын ачып күрсәтүче, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүче булып истә калган. Укытучылар арасында олырагы Зәкирә апа Хәмидуллина иде. Ул математика фәненнән керде. Тавышы шундый матур, үзенә тартып тора торган иде. Минәхмәт абый да шул вакытларда математика укытты.

Сугыштан офицер дәрәҗә­сендә кайткан, әле өстеннән шинелен дә салырга өлгермәгән Сөләйман Туплейскийга физкультура дәресләре тапшырылган иде. Солдатларны ничек өйрәтәләр, укучыларны да ул шулай өйрәтте. Бу укытучыларны без изге кешеләр дип белә идек, беркайчан да онытмабыз.

Соңгы елларда да Тупли мәктәбендә мин белгән, тирә-як авыллардан чыккан укытучылар эшләде. Шуларның берсе — Тупли мәктәбе тарихында тирән эз калдырган Габдулла абый Насыйров. Ул укытучы булып та эшләде, директор вазифаларын да лаеклы башкарды, Россия мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Габдулла абый, сугыш ветераны буларак, дан казанган абруйлы кеше. Сугыш ахырында ул Рейхстагка кадәр барып җиткән, диварында үзенең исемен язып калдырган, 1946 елда Нюрнберг процессында да катнашкан чын легендар якташыбыз, исемен аклап, туган авылы турында китап язып калдырды.

Завуч булып эшләгән Мәс­гут Вәлиәхмәтов та үз эшен бик яратып башкара, күңелен биреп эшли иде. Үзен-үзе беркайчан аямады, шуңа гомере дә кыска булгандыр инде.

Туплиның тагын бер мактаулы кешесе — Наил ага Гыйматдинов. Укытучы булып эш­ләгәндә дә, завуч булганда да гаделлек, дөреслек яклы иде ул. Ә лаеклы ялга чыккач, дин нигезләрен үзләштерде, хә­зерге вакытта мәчеттә имам вазифасын башкара.

Тупли халкының горурлыгы дип Исмәгыйль Лотфулла улы Латыйповны да атар идем. Елховка районы директорлары арасында ул иң яшь мәктәп директоры иде. Аның чорында Тупли мәктәбе үсеп китте, икенче сулышы ачылган кебек булды. Күп тә үтмәде, Латыйповны Районо мөдире итеп билгеләделәр. Ул монда да үзенең җитәкче сәләтен күрсәтте. 1999 елда районга  өлкә мәгариф департаменты башлыгы Ефим Коган килгәч, Елховка районы мәктәпләре эшен уңай бәяләгәнен яхшы хәтерлим.

Сөйләп китсәң, Ильяс һәм Илдар Шәкүровлар, Исмәгыйль Латыйпов, Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар кебек күпсанлы шәхесләрне тәрбияләгән Тупли мәктәбенең хезмәтен әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел.

Ә хәзер инде Тупли мәктәбе үзенең эшен дәвам итәлми. Бу бик кызганыч хәл. Сәбәбе бер — илебездә үткәрелгән үзгәртеп кору хәлләре. Социалистик хезмәт предприятиеләре ябылды, завод һәм фабрикалар юкка чыкты, колхозлар таралды, халык эшсез калды һәм, эш эзләп, шәһәрләргә агылды…

Бу хәлләрнең корбаны Тупли мәктәбе генә түгел. Инде күп авылларда мәктәпләр ябылды, мондый язмыш шәһәрләргә якын булган бөтен авылларны да көтә, минемчә. Глобализацияне туктатып булмый. Ә шулай да, ябылган мәктәпләрне күз карасыдай саклыйк әле. Бәл­ки, заманалар үзгәреп куяр һәм безнең балалар тагын гөр килеп авыл мәктәпләренә кайтыр…

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ,  Россиянең мәгариф отличнигы.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1153

2 комментариев

  1. Было время училось более 700 детей,Во всем районе сейчас столько же наверно,