Самару посетила председатель Всемирной общественной организации татарских женщин «Ак калфак» / “Яктылык”та кунак бар

i22Самару с рабочим визитом посетила председатель Всемирной общественной организации татарских женщин «Ак калфак»,  кандидат филологических наук Кадрия Раесовна Идрисова.

Представители  «Ак калфак-Самара» во главе с Председателем Р.А.Аюповой, директором Власкиной Э.Ш. 8 октября встречали Кадрию Раесовну  в  школе «Яктылык».
Директор школы Р. Р. Газизов радушно поприветствовал почетную гостью, а активистка «Ак калфак-Самара» и член родительского комитета Римма Низамова организовала торжественную встречу ученицами школы в национальных костюмах с бавырсаком.
За традиционным  гостеприимным столом в своем кабинете Радик Равгатович  рассказал об истории  создания школы  первым директором Дашкиной Харидой Габдулазяновной,  достижениях учеников, существующих  проблемах — о нехватке помещений для всех желающих здесь обучаться. В беседе с Кадрией Раесовной были затронуты пути возможных решений этих задач.
Делегации было предложено  посмотреть урок по теме «Чайная церемония» преподавателя национальной этики и технологии А.Г. Сайфутдиновой. Затем при полном актовом зале К.Р.Идрисова провела очень интересную и содержательную беседу  с учениками старших классов и преподавательским составом, затронув темы, касающиеся и внешнего вида девушек, юношей и проблем в отношениях со старшими. Внимание всех присутствующих было заострено на элементах национальной одежды, обычаях, проблемах воспитания, создания семьи, межнациональных браках. В дар школе К.Р.Идрисова преподнесла комплект печатных изданий на татарском языке и авторский диск  «ТӘРБИЯ БАСКЫЧЛАРЫ».
.
Гордость школы «Яктылык» — национальный этнографический музей «Мирас», здесь  методист Асия Гусмановна  провела краткое ознакомление с  экспонатами, среди которых почетное место занимает покрывало, изготовленное по инициативе  Разыя ханым Аюповой в подарок музею  в стиле текстильной мозаики «корама»  учителями и членами организации «Ак калфак Самара». К.Р.Идрисова, имея огромный опыт и бесценный багаж знаний в сфере образования, дала ряд рекомендаций по некоторым вопросам оформления стендов в кабинетах и фойе, сделав акцент на национальной составляющей всего образовательного процесса. Поблагодарив за интересную экскурсию, Кадрия Раесовна  отметила профессиональную работу коллектива школы во главе с директором.
Посещение ателье «Золотая иголочка» Г. Насыйровой было запланировано в программе визита заранее, здесь Кадрия Раесовна была очень радушно встречена. Ознакомившись с выставкой работ Мастера декоративно-прикладного творчества Гульнары Насыйровой, выразила восхищение  техникой исполнения различных вышивок, калфаков. Особый интерес вызвала редкая и очень ценная по содержанию коллекция фарфоровых кукол по теме «Костюмы народов мира», собранная Мастером за многие годы в количестве более 100 штук. В дружеской обстановке, за чашкой горячего чая  обсудили аспекты работы женской организации, возможности проведения различных мастер-классов по рукоделию, подготовке крупного и значимого для татар религиозного праздника «Маулид ан-Наби».

Присутствовавшими членами организации были сказаны теплые слова  благодарности Разии ханым Аюповой за объединение женщин Самары и области, поддержанные Кадрия Раесовной. В свою очередь Разия Азимжановна поблагодарила высокую гостью, отметив удивительные ораторские способности Кадрии Раесовны и умение завладеть вниманием аудитории, а  Гульнара в память о встрече подарила комплект ручной работы «калфак-изю».

Завершающим пунктом визита  была встреча с Президентом СРТОО «Дуслык» Ф.Б. Канюкаевым и обсуждение возможности проведения Межрегионального семинара  татарских женщин в Самаре. Мероприятие почетное и, вместе с тем, очень ответственное для всех самарских татар, требующее тщательной подготовки  и кропотливой работы по многим направлениям. Надеемся, что оно состоится и принесет достойные плоды в копилку общественной работы татарских организаций Самары и области.

i225JkdOF5RWvI 9D8pR8DR9ds aJ3zpuZxuuo dOOx-l74IvM SgNQoZg80rE vizbnUTYvKU wMuPPs9bYq4 yXFcEXgdwGE
Айсылу КУРМАЕВА (АБДЕЕВА)  – Заслуженный работник культуры РТ.
***

8 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өлкә “Ак калфак” оешмасы утырышы булып узды. Анда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җи­тәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

“Безнең өчен бу көтеп алынган очрашу”, — дип башлады утырышны “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов. Залда җыелган тамашачылар Кад­рия Рәис кызын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ул “Яктылык” мәктәбенең Самара шәһәре hәм өлкәсе өчен генә түгел, барлык татар халкы өчен дә әhәмиятле булуын билгеләп үтте. Бу мәктәптә укучы балаларның үзебезнең мохитта тәрбияләнүләре белән горурлануын белдерде. Башка милләтләр арасында яшәп, мил­ләтара дуслык-татулыкны саклап, гореф-гадәт­ләребезне үтәп яшәүләре, туган телебезгә якынаерга омтылулары, миллә­тебезнең киләчәге булырга әзерләнүләре өчен “Яктылык” укучыларына зур рәхмәтен җит­керде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия киң­лекләрендә hәм чит илләрдә эшләп килүче 748 оешманы берләштерә. Оешмалар аралашып, очрашып, эшләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып яшиләр. Тиздән Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы вәкилләре (йөзләп хатын-кыз) “Яктылык” мәктәбенә дә рәсми визит белән килергә җыеналар икән. “Бу безнең оешманың беренче тукталышы булачак. Чөнки балалар — hәр милләтнең бүгенгесе hәм киләчәге”, — ди Кад­рия Идрисова. Булачак оч­рашуда “Ак калфак” әгъзалары татар балалары белән туган телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү, мәктәптә hәм җәм­гыятьтә үз-үзләрен тоту, тәүфыйклы була белү турында әңгәмәләр уздырачаклар.

Җыелган ата-аналар да, балалар да Кадрия апаның чыгышын зур кызыксыну hәм игътибар белән тыңладылар. Хәтта ничек итеп дөрес исән­ләшә белергә кирәклеген, исән­ләшүнең нәрсә булуын hәм каян барлыкка килүен, халкы­бызның милли киемнәре, hәр элементның әһәмияте ту­рында бик кызыклы итеп сөйләде ул. Милли кием темасы “Яктылык” директоры Радик Газизовны да битараф калдырмады. Ул: “Хатын-кызларның күлмәк, итәк озынлыгы нинди булырга тиеш?” — дигән сорау бирде. Кадрия апа, күлмәк яки итәк тезне каплап торырга тиеш, дип аңлатты. Ул итәкнең аннан да озынрак булуы, аеруча мәктәп укучыларына, мәҗбүри түгеллеген искәртте. Чыннан да, бик озын кием комачаулый гына. Баскычтан атлаганда, җәмәгать транспортына кергәндә яки чыкканда, итәккә абынып егылу  куркынычы тудыра. Шулай ук Кадрия Идрисова тар hәм кысан киемнәрнең организмга тискәре йогынтысы турында да сөйләде. Мондый киемнәрне еш киеп йөрү нәсел җебе өзелүенә китерергә мөмкин, дип аңлатты. “Без милләтнең киләчәге, аның үсеше hәм ныгуы турында яшьтән үк уйларга, үз милләт кешеләре белән гаилә корырга, яшьтән үк әти-әни булырга әзер­ләнергә тиеш”, — дип тәмамлады чыгышын Кадрия Рәис кызы.

Очрашу ахырында Кад­рия апа үзенең элект­­рон почтасы адресын калдырды. Укучылар hәм ата-аналар туган сорау­ларын шунда юллый алалар, диде.

Аннан соң Кадрия Рәис кызы “Яктылык” мәк­тәбенең туган якны өй­рәнү музеен карап чык­ты hәм аны бик югары бәяләде.

Кунакның көн тәрти­бендәге икенче пункт – Гөлнара Насый­ро­ваның “Алтын инә” тегү оста­ханәсе иде. Кадрия Идри­сова андагы кул эш­ләренең күплеген hәм гүзәл­леген күреп сокланды, биредә эшләүче уңганбикәләрне мак­тады, тырышлыклары өчен рәх­мәт белдерде. Төрле мил­ли киемнәр кигән фарфор курчаклар коллекциясе (бәлкем шәhәребездә ул бер­дәнбердер) Кадрия апаны таң калдырды.

Очрашу барышында килә­чәк күргәзмәләр, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында уздырылачак мастер-класслар турында фикер алышу булды. Бераз чәй эчеп алганнан соң, Кадрия апа белән саубуллашу вакыты да җитте. Өлкә “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Ра­зия Әюпова Кадрия ханыма ихлас рәхмәтләрен белдерде. Ә остаханә җитәкчесе Гөлнара Насыйрова, истәлек итеп, кадерле кунакка үз куллары белән эшләнгән калфак һәм изү бүләк итте.IMG-20191008-WA00321122

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 597

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>