Камышлы авылында яшәүче Рәшит абыема багышлыйм

IMG_20190918_132727Шушы якты дөньяларда
Якыннарымның берсе - 
Рәшит абыем бит минем
Һәм дә аның гаиләсе.

Ераграк торсагыз да,
Абыем, сине уйлыйм.
Мин сине бик тә яратам,
Кайткач та күреп туймыйм.

Син әтигә охшагансың,
Күрсәтмисең хисеңне.
Тик барыбер мин бит сизәм,
Син сагынасың безне.

Кайткач безнең йомыш булса
Тыңлыйсың син берсүзсез.
Киткән чакта, озата чыккач
Син каласың күңелсез.

Борчылма син, абыем бәгърем,
Без әйләнеп кайтырбыз.
Ходай кушып, насыйп булса,
Тагын шулай йөрербез.

Төшәрбез без су буена,
Менәрбез тау башына.
Барысын искә алырбыз
Җир җиләкле аланда.

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 1103

Один комментарий

  1. Рәшит абыем шушы карьерда ничәмә ничә еллар эшләде. Ул үз эшен бик ярата иде, әле хәзер дә безгә сөйли. Быел кайткач бардык карьерга, менә шунда инде мин аны фотога тешереп алдым. Бик тирән, бик куркыныч, юкка гына инәй исән чакта абый өчен беспокоиться итмәгән икән. Әниебез абый анда эшләгәндә барып, үз күзләре белән күргән булган. Абыебыз өчен соңга кадәр, куркып. борчылып яшәде яраткан әниебез.