Яңа Ярмәктә яшәүче Миннур әби Кәлимуллина 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте

Msr0cd1L7esЯңа Ярмәк авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Миннур Кәлимуллина бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Әбигә 90 яшь тулды. 

90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшь яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.

Бүген Яңа Ярмәк авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Миннур Кәлимуллина да котлаулар кабул итте. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. 90 яшьлек әби исә котлауларны кабул иткәннән соң, кунакларга яхшы мөгаләмәләре һәм аны хөрмәт итеп килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

oK1EKXTbid8

Улы Рөстәм һәм килене Әлфия белән.

Msr0cd1L7es

Кунаклар белән.

Яшьли колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан Миннур әбинең тормышында барысы да шома гына бармый. Тормыш иптәшен, ике улын һәм кызын югалту кайгысын кичергән хезмәт ветераны үзендә яшәү көче таба. Бүген ул күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә картлыкның түренә атлый. 

Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәкләре — улы Рөстәм һәм килене Әлфия янында. Оныклары да бу йортта еш кунак, әбиләренең хәлен белешеп кенә торалар.

Миннур әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.

Миннур әбинең күршеләре — НУРЕТДИНОВЛАР гаиләсе.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1101

Комментирование запрещено