Татар оешмалары активистлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар

IMG_999919 октябрьдә Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Тольятти милли-мәдәни татар автономиясе активистлары, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары татарча диктант яздылар.  Читать полностью

Самар өлкәсе “Татарча диктант” акциясенә кушылды! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2-IKTzYwsJQҺәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.

19 октябрьдә 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узды. Самар өлкәсе дә аңа кушылды. Диктантны Самарның «Яктылык» татар мәктәбендә,  Җәмигъ, Тарихи,  «Болгар мирасы» мәчетләрендә, Халыклар дуслыгы йортында, Управленческий бистәсенең 35нче китапханәсендә яздылар. Шулай ук  акция Сызранның татар мәдәнияте үзәгендә, Тольятти шәһәренең мәчетендә, Новокуйбышевск шәһәре китапханәсендә, Гали, Камышлы һәм Мәчәләй авылларында да  үтте. Читать полностью

Өлкә “Туган тел” татар оешмасының гомуми җыелышы узды

IMG_9993Кичә, 19 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар оешмасының гомуми җыелышы узды. Оешма президенты Ильяс Шәкүров җыелышта катнашучыларның саны 50дән артуын һәм карарлар кабул итү өчен кворум булуын белдерде. Читать полностью