2 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда татар халкының “Сөмбелә” бәйрәме гөрләп узды. Чараны шәһәр администрациясе ярдәмендә өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самар шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде.
Концерт программасы башланганчы кунаклар фойеда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәсе белән хозурланды, Самар эшкуарлары Мәүлед һәм Румия Низамовлар җитештергән татар милли ризыклар сатып алырга ашыкты. “Ак калфак” Самар яшьләре оешмасы әгъзасы, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрова фойеда “Осталар шәһәрчеге” оештырган иде. Гөлнара ханым һәм Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Миләүшә Завьялова башак формасында брошка ясау буенча мастер-класс та уздырды.
Чараның рәсми өлеше өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның изге хәер-фатихасы белән башланып китте. “Яхшы орлык чәчеп, җирне ашлап торганда гына мул уңыш алып була. Сабыйларыбызның күңелләренә дә яшьтән үк яхшылык орлыклары салыйк, аларны дус, тату яшәргә өйрәтик”, — дип сөйләде мөфти.Авыл хуҗалыгы алдынгыларын, килгән кунакларны көзге уңыш бәйрәме белән өлкә милли-мәдәни татар автономияе рәисе Әнвәр Горланов та котлап, изге теләкләрен җиткерде. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров тәбрикләү сүзләреннән соң 21 ноябрьдә шушы ук “Заря” мәдәният сараенда оешманың юбилеена карата тантаналы җыелыш узачагы турында игълан итте. “Чарага өлкәбезнең шәһәр-авылларыннан милләтебез язмышына битараф булмаган татар милли хәрәкәт активистларын чакырабыз”, — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы.
Мөхтәрәм кунаклар арасында Самар өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Һөнәри үсеш һәм авыл консультациясе идарәсе җитәкчесе Ләйли Мифтахова, шәһәр администрациясендә административ реформа департаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе урынбасары Петр Сучков та бар иде. Ләйли Тимерхан кызы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Абашинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Камышлы районыннан — Салават Җәләев һәм Раил Шәрәфетдиновка, Кошки районыннан — Шамил Гайнулов, Рузалия Исмаиловага, Сергиевский районыннан – Гаяз Әюповка, Елховка районыннан — Ильяс Фәхретдинов, Юныс Кәнәфиев һәм Әнвәр Йосыповка, Кызыл Яр районыннан Минниса Садыйкова һәм Адилә Нарковага, Похвистнево районыннан – Равил Мәһдиев, Хәлиулла Мамышев, Гамил Субеев һәм Салават Иваевка, Шенталы районыннан Илдус Галеевка һәм Хәлил Мостафинга, Челно-Вершины районыннан Рамил Төхвәтуллин һәм Дамир Салихҗан улына, Кинельдәге авыл хуҗалагы академиясенең “Тракторлар һәм автомобильләр” кафедрасы доценты Рамил Мусинга һәм шул ук уку йортының экономика факультетында магистратурада укучы Рамил Фәткуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Кыр батырлары милли оешмалар тарафыннан да махсус бүләк белән бүләкләнделәр. Тик, кызганычка, бәйрәмгә чакырылганнарның барысы да килмәгәннәр иде. Шуңа бу бүләкләрне сәхнәдә, тантаналы рәвештә ала алмадылар.
Бүләкләүләр һәм тәбрикләүләр Самарның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең бию төркеме һәм җырчысы Искәндәр Әхмәтовнең, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре (җитәкчеләре Фәрзәнә Мәхмүтова), “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры (җитәкчеләре Алия Сурина һәм Алинә Шәмсетдинова), Альмира Сәетова чыгышлары белән үрелеп барды. Казаннан Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм Зәлия иң матур җырларын бүләк иттеләр. Самарның танылган “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидехәт Әминов та гармунында уйнап, бәйрәм концертын бизәде.
Авыл халкының авыр эшен зурлаучы “Сөмбелә” бәйрәме бик матур узды. Моның өчен бәйрәмнең иганәчеләре Әнвәр Горлановка, Ильяс Шәкүровка, Ленар Сабировка, шәһәр администрациясенә, “Белоснежка” кафесы җитәкчесе Тәлгать Мортазинга, чараны оештыруда актив катнашкан өлкә милли-мәдәни татар җәмгыяте рәисе урынбасары Шамил Галимовка, оешма директоры Руслан Мостафинга, бәйрәм программасының режиссеры Альбина Мәхмүтовага, мәдәни программаны оештыруда зур өлеш керткән Самар Иҗат сарае администраторы Флорида Әгълямовага, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм укучыларына, бәйрәмне матур итеп алып барган Ләйсән Ибәтовага һәм Рафаэль Ярослановка, барлык артистларга һәм катнашучыларга, бәйрәмне оештыруда катнашкан милли оешмалар активистларына зур рәхмәт! Мондый чаралар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үз эшеңнең әһәмиятен, кешегә кирәк булуын тоемларга мөмкинлек бирә.
“Сөмбелә” бәйрәме турында “Бердәмлек” газетасының киләсе санында тулырак язма бастырылачак.
Алия АРСЛАНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1345