“Яктылык” мәктәбендә татар һәм инглиз телләре буенча шәһәр олимпиадасы узды

IMG_0717Шәһәр мәгариф департаменты боерыгы нигезендә Самарның “Яктылык” мәктәбендә татар һәм инглиз телләре буенча шәһәр олимпиадасы узды. Чарада татар теле укытылмаган шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Балаларны һәм ата-аналарны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев һәм Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов сәламләп, бәйгедә уңышлар теләделәр.

Татар теленнән биремнәрне “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина әзерләгән иде. Алар тест формасында төзелгән һәм фразеологизмнарны табу, кроссвордлар чишү, татар язучылары, театр артистлары, якташ шагыйрьләребезнең исемнәрен күрсәтү кебек артык катлаулы булмаган сораулар тупланган иде.

Балаларның татар теленнән язма эшләрен СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Галия Тупасова һәм Рәмзия Зарипова тикшерделәр. Ә инглизчә сөйләм телләрен Самар дәүләт техник университетының инглиз теле укытучысы Ләйсән Ибәтова бәяләде.

Ниһаять, олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Татар теле буенча 1нче урынны 149 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Дания Хаметова, икенче урынны 45 санлы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Айдар Булатов (ул “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнә) яуладылар. Өченче урында — 152 санлы мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Алсу Йосыпова. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы бәйгедә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырды. Ә җиңүчеләр әле акчалата бүләк белән дә бүләкләнделәр.

Ләйсән Ибәтова инглиз теле буенча көч сынашкан балаларның барысы да мактауга лаек дип белдерде. “Шулай да арадан Азалия Низамованы, Камилә Газизованы, Камилә Зиннурованы, Алсу Мостафинаны, Риана Сөнгатованы һәм Дания Хәметованы аерып әйтер идем”, - дип белдерде жюри әгъзасы. Бу бәйгедә катнашучылар да бүләкләргә ия булдылар.

IMG_0622 IMG_0626 IMG_0628 (1) IMG_0634 IMG_0637 IMG_0660 IMG_0661 IMG_0672 IMG_0675 IMG_0690 IMG_0694 IMG_0707 IMG_0708 IMG_0715 IMG_0717 IMG_0721 IMG_0725 IMG_0726 IMG_0739

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

 

Просмотров: 1627

Комментирование запрещено