Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул ителә

ochrashu2-e1578593835388Жюри рәисе — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.

2019 елның декабреннән Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елның 15 мартына кадәр Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе регионнарында, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары узачак.

«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты — татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Просмотров: 709

Комментирование запрещено