Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: Кеше тора ике өлештән

10375

Һәр кешенең үз фәрештәсе дә, үз шайтаны да, үз оҗмахы һәм үз тамугы да бар.

Бөек Сократ тормыш алып баруны авыр йөк арбасын тартып баручы ике ат белән чагыштыра. Аларның берсе ак, икенчесе – кара төстә. Ак ат — ул ару-талуны белмичә бар куәткә алга, туры юлдан барыга омтыла. Ә кара ат моңа киреләнә, ялкаулана, туры юлдан читкә тайпылырга омтыла.

Ак ат образы –  кешене уңышларга, яктылыкка, яхшылыкка омтылдыручы ихтыяр көченең чагылышы, ә кара атта – кешедәге ялкаулык, хәйләкәрлелек һәм башка тискәре сыйфатлар күз алдында тота. Ә олау башындагы дилбегәне үз кулында тотып баручыны — ул кешенең акылы белән чагыштыра.

Кеше тормышы да, җәмгыятьнең яшәү рәвеше дә -  туктаусыз барган көрәш мәйданы. Гомүмән, тормыш бит тулысынча капма-каршылыкларга нигезләнгән: яхшылык-начарлык, җылы-салкын, көн-төн, ак-кара, ут-су, уң як-сул як һәм башкалар.

“Һәр кешенең үз фәрештәсе дә, үз шайтаны да, үз оҗмахы һәм үз тамугы да бар”, — дигән әйтем бар. Яхшылыклар өчен әҗер саваплар һәм явызлыклар өчен җаза — ул бу дөньда да, ахирәттә дә бирелмичә калмый диләр.

Боларны уйлаганда башыма түбәндәге шигырь юллары барлыкка килде:

Кеше тора ике өлештән,
Беренче як – асыл көмештәй,
Чиста сулы тыныч инештәй,
Саклый аны изге фирештә.
 
Икенче як – шайтан кулында,
Буталдыра тормыш юлында,
Туры юлдан читкә шудыра,
Килде-китте уйлар тудыра.
 
Беренче як эшли яхшылык,
Омтылышы аның – яктылык,
Соклана кырларга, тауларга,
Оялар тирбәткән талларга.
 
Икенче як – аның киресе,
Әйтерсең лә керпе тиресе,
Үстерә шайтанга килешеп,
Усаллык, явызлык җимешен.
 
Арып-талып дөнья куганда,
Онытмыйк без шуны, туганнар –
Яхшылык — ул бит җан азыгы,
Явызлык – ул тик баш казыгы.
 
Ничек тә шайтанга бирешмик,
Хөсеткә, үчлеккә биенмик,
Яхшылык җиңгәндә явызлык,
Ачудан чәйнәсен авызлык.
 

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

Просмотров: 914

Комментирование запрещено