«Хозур ТВ» мөселман телеканалы смартфоннарда күрсәтә башлаган

703A1331Теләгән һәркем «Хозур ТВ» телеканалын карый һәм «Азан» радиосын тыңлый ала.

 Беренче мөселман «Хозур ТВ» телеканалын хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагыннан торып кесә телефонында карарга мөмкин. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәзарәтнең «Хозур» Нәшрият йорты IOS һәм Android платформалары өчен махсус «Хозур ТВ» мобиль кушымтасын эшләде. Шул рәвешле, теләгән һәркем «Хозур ТВ» телеканалын карый һәм «Азан» радиосын тыңлый ала.

Кушымтаның уңайлы һәм аңлаешлы навигациясе «Хозур ТВ»ның YouTube-каналы һәм социаль челтәрдәге битләренә дә керергә мөмкинлек бирә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1140

Комментирование запрещено