Казан мәчетендә вәгазь: коронавирус — кешеләргә Аллаһ җибәргән сынаумы?

СнимокКазанның Кабан арты мәчетендә Сәлимҗан хәзрәт Домнин короновируска кагылышлы хөтбә сөйләде.

Инде берничә ай халык Кытайдан килгән начар хәбәрләр дөньясында яши. Кешелек таралу масштаблары белән куркыныч булган эпидемия каршында тора.

Коронавирус Ислам дине тарафыннан ничек кабул ителә? Бу хакта Казанның Кабан арты мәчетендә Сәлимҗан хәзрәт Домнин хөтбә сөйләде. Хәвефләрдән саклану турында Коръән китабында язылган киңәшләр белән таныштырды.

Беренче киңәш: Аллаһның тәкъдиренә ышаныгыз! Кешенең тормышында очрый торган авырлыклар, бәла-казалар барысы да Аллаһ билгеләгән язмыш. Аллаһ — безнең хуҗабыз һәм ярдәмчебез. Бер нәрсә дә аның тәкъдирен үзгәртә алмый. Безне читләтеп узса, димәк, Аллаһ безне ул эшләрдән сакларга карар кылган. Әлеге чирләр Аллаһның тәкъдире дип ышану безнең иманыбызны тагын да ныграк арттыра.

Икенче киңәш: бөтенесе дә Аллаһ кулында икәнлеген таныгыз. Авырлыклар, бәла-казалар нинди генә зур булмасын, аларны бары тик Аллаһ Тәгалә генә бетерә ала. Безнең дөньябызда бара торган хәлләр дә бары тик Аллаһ Тәгаләнең гыйлеме һәм әмере белән белән генә тормышка ашалар. Аллаһ — авырлыклардан соң җиңеллек китерүче, дип исебездә тотарга тиешбез.

Өченче киңәш: Аллаһка гына табыныгыз. Аллаһ «Зумәр» сүрәсендә әйтә: «Әй, башка ясалма илаһларга табына торган кешеләр! Әгәр Аллаһ зыян китерергә теләсә, шул иләһләр Аллаһ зарарыннан сезне саклап кала алырлармы?» — ди. Бу дөньяда нинди генә көч булмасын, Аллаһның көче белән тиңләшә алмый.

Бер сүрәдә Аллаһы һәр нәрсәгә үз үлчәвен билгеләгәне әйтелә. Галимнәр үлчәү — вакыт сүзен аңлата, диләр. Аллаһ һәр вакыйгага үзенең вакытын биргән. Без, кешеләр, аның әмерен ашыктыра яки әкренәйтә алмыйбыз. Аллаһ теләгән вакытта гына ул тормышка ашачак.

Дүртенче киңәш: Аллаһка тәвәккәлләгез. Бу вакыйгаларның яхшы нәтиҗәсен Аллаһтан өмет итәм дигәнне аңлата. Ул үз эченә ике әйберне ала: Аллаһка өметләнү һәм Аллаһ сиңа эшләргә кушкан барлык сәбәпләрне үтәү (чаралар күрү). Әгәр чирдән котылырга теләсәң, син дәваланырга тиешсең. Ислам дине беркемне дә өйдә бикләнеп, Аллаһ нәрсә язган — шул булыр, дип көтеп утырырга чакырмый. Бәла-каза безне читләтеп узсын дип, чаралар күрергә куша.

«Татар халкында «сакланганны саклармын» дигән әйтем бар. Бу - Ислам дине нигезеннән килеп чыккан әйтем», — дип билгеләп үтте Сәлимҗан хәзрәт. «Без коронавирустан ничек саклана алабыз? Иң гадәти гигиена кагыйдәләрен, таләпләрен үтәп:

кулларны юып йөреп;

төчкергәндә, йөткергәндә авызларыбызны кул белән каплап;

шомлы чир таралган илләрдән ерактарак торып.

Әлеге гади кагыйдәләрне үтәсәк, без бу чирдән саклану сәбәпләрен үтәгән булабыз», — ди хәзрәт.

Шулай ук Сәлимҗан хәзрәт дин кардәшләребезне догада булырга чакырды. «Безнең кулыбызда Аллаһ биргән бик әһәмиятле һәм көчле корал бар. Ул — дога. Аллаһ безне һәм якыннарыбызны, гаиләләребезне, илебезне, милләтебезне сакласын, дип дога кылырга тиешбез. Сынауларны күркәм рәвештә узарга насыйп булса иде», — диде ул.

intertat.tatar

Просмотров: 845

Комментирование запрещено