«Бала креатив һәм, әлбәттә, милли җанлы булып үсәргә тиеш», — ди Альберт Борһанов.
Милләтебезне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә кирәк. Тарихчы Альберт Борһанов фикеренчә, һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак. Ул бу хакта «ТНВ» каналының «Ком сәгате» тапшыруында әйтте.