«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоверсиясе сатуга чыкты

6Mi48zNoi3w40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.

Татарстан мөфтияте әзерләгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоверсиясе сатуга чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт «Хозур» нәшрият йортының «Азан» радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.

Дискларны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетеннән һәм интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта «Азан» радиосы командасы нәзарәтнең рус телендә дөнья күргән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының аудиоверсиясен дә әзерли. Моннан тыш, «Хозур» нәшрияты Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен төрле зурлыкта, шул исәптән кесә форматында да әзерләргә ниятли. Шулай ук татар һәм рус телләрендә махсус мобиль кушымталар эшләнә.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Алар узган елны — Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 766

Комментирование запрещено