Ренат Харис: Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый / Ренат Харис: Президент РТ связывает развитие искусства с развитием татарского народа

AI3I6995Халык шагыйре Президентның татар язучыларының китапларын чыгаруга ярдәм итүен билгеләп узды.

«Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый». Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис бу фикерен “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Рөстәм Миңнеханов, Президент буларак, Минтимер Шәймиев башлаган эшләрне матур дәвам итте. Аның уңышы шушы дәвамчылыктан башлана. Икенчедән, ул Минтимер Шәрипович башлаган эшләрне тагын да киңәйтте, үстерде һәм икътисад ягыннан Татарстанны халыкара аренага чыгарды”, — диде халык шагыйре.

“Татарстанның социаль тормышы, минем карашымча, яхшы якка таба үзгәрде һәм моны беркем дә инкарь итә алмый. Республикабызда бүген тәртип, җире эшли – уңыш бирә, заводлар-фабрикалар эшләп тора. Бу инде Президентыбызның республика белән, халык белән матур идарә итә белүеннән килә”, — дип дәвам итте ул.

Ренат Харис Президентның татар әдәбияты-сәнгатенә уңай мөнәсәбәтен аеруча ассызыклап билгеләп үтте.

“Соңгы елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында берничә зур әсәр куелды: Резеда Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, “Сөембикә” операсы, “Алтын Урда” балеты, Эльмир Низамов әсәрләре… Алар барысы да Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән дөнья күрделәр”, — диде ул.

Халык шагыйре Президентның татар язучыларының китапларын чыгаруга да ярдәм итүен, татар әдипләренең күп томлыклары дөнья күрүен билгеләп узды. “Татарстан Президенты сәнгать үсешен татар халкының үсешенә бәйләп карый”, — дип нәтиҗә ясады Ренат Харис.

 Рузилә МӨХӘММӘТОВА.
***

Поэт отметил особое отношение Минниханова к татарской литературе и искусству.

Сегодня в Татарстане республике царит порядок, это говорит о том, что Президент Татарстана эффективно управляет республикой. Таким мнением с ИА «Татар-информ» поделился поэт, лауреат Государственной премии РФ, лауреат Государственной премии РТ имени Г. Тукая Ренат Харис.

«Рустам Минниханов в должности Президента Татарстана продолжил дела, начатые Минтимером Шаймиевым. Его успех начинается с преемственности. Он еще больше расширил, развил то, что начал делать Шаймиев, и вывел Татарстан в экономическом плане на международную арену. На мой взгляд, социальная жизнь Татарстана изменилась в лучшую сторону, и этого никто не может отрицать. Сегодня в республике царит порядок, земля работает — дает урожай, заводы и фабрики работают. Все это говорит о том, что Президент умело управляет республикой», — сказал Ренат Харис.

Он отметил особое отношение Минниханова к татарской литературе и искусству.

«За последние годы на сцене Татарского государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля были поставлены несколько крупных произведений: оперы „Любовь поэта“ и „Сююмбике“ Резеды Ахияровой, балет „Золотая Орда“, произведения Эльмира Низамова. Все они были поставлены при поддержке Рустама Минниханова. В то же время он оказывает помощь в издании книг татарских писателей. Так, были изданы пяти-, шести-, семитомники. Президент Татарстана связывает развитие искусства с развитием татарского народа», — подчеркнул поэт.

Напомним, что Рустам Минниханов возглавляет Республику Татарстан с 25 марта 2010 года.

Аяз ИСМАГИЛОВ.

tatar-inform.ru

Просмотров: 447

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>