Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, сәяси технологлар «Минзәлә башкортлары» төшенчәсен куертып Башкортстан эчендәге вакыйгалардан игътибарны читкә юнәлтергә тели.
«Минзәлә башкортлары» төшенчәсе ясалма, һәм 1870 елда Уфа статистларының татар белән типтәрне аера алмаулары нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков ТНВ каналының «Таяну ноктасы» тапшыруында хәбәр итте.
«Башкорт сәяси технологлары XIX йөз ахырында Минзәлә, Бөгелмә, Саратов һәм Алабуга өязендә яшәгән халык төркемен «Минзәлә башкортлары» дип атый. Сан ягыннан 170 меңгә якын кеше күз алдында тотыла. Бу бик сәер, чөнки Башкортстанның күренекле этнографы Раиль Кузеев: «Минзәлә башкортлары» дип йөртелгән төркем инде XIX йөзнең икенче яртысында ук татар милләте эчендә эреп беткән иде, дип язган», — ди Дамир Исхаков.
Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, сәяси технологлар, «Минзәлә башкортлары» төшенчәсен куертып, Башкортстан эчендәге вакыйгалардан игътибарны читкә юнәлтергә тели.
Просмотров: 770