Мәсҗид төзү эшендә эшкуарларыбыз тарафыннан да теләктәшлек күрәсе килә

Безымянный22

Тарихи мәсҗид киләчәктә шундый булачак.

Заманында Тарихи мәсҗид Самар каласында дин үзәге булган. Атеизм хөкем сөргән дәһшәтле заманда ул ташландык хәлгә китерелгән иде. Дингә ирек бирелгәч, халыкның илаһи күтәрелеш чорында аны яңадан торгызуга һәркем, ашкынып, үзеннән дә өлеш кертергә тырышты.

Бу халыкның дингә сусаган һәм милли күтәрелешкә, рухи үсешкә омтылган матур вакыт иде. Башлангыч чорда аеруча күп изге эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә барлык уңайлыклар тудырылган мәсҗид бинасы сафка басты.

Әлбәттә, аны элеккегечә дин һәм мәгърифәт учагына һәм заман таләпләренә туры килерлек милли-мәдәни тәрбия үзәгенә әверелдерү өчен алда әле зур-зур эшләр башкарасы бар.

Кызганыч, вакыт үтү белән, бу юлда төрле авырлыклар барлыкка килә. Төзү материалларының һәм җиһазларның хаклары арта. Элеккеге кебек, дәррәү кубып, бу изге эштә ярдәм итәргә ашкынучылар саны да кимеде. Шуңа да алдагы планнарны тормышка ашыру юлында бүгенгә бихисап киртәләр тора.

Безымянный4

Усман Илингин

Бу хакта Тарихи мәсҗидне хәрабәләр хәленнән торгызу эшләрен башлап, аны җитәкләгән һәм әлегәчә бу эшне дәвам итүче мәхәллә Советы рәисе Усман хаҗи Илингин белән әңгәмә кордык.

Элеккеге мәсҗид бинасының ни хәлдә булуын һәм аның хәзерге торышын чагыштырганда монда никадәр зур эшләр башкарылуы ачык күренә. Ә менә алдагы эшләр, аларның бүгенге һәм киләчәктәге әһәмияте турында нәрсә әйтә аласыз?

Без халыкның аң дәрәҗәсе югары үсеш алып, фикерләү офыгы киңәя барган, тизйөрешле заманда яшибез. Ни кызганыч, тик җәмгыятьтәге әхлак, намус төшенчәләре һәм рухи тәрбия мәсьәләләре артта кала бара. Боларны хәзерге вакыт агымына көйләп хәл итү өчен зур эшләр башкару һәм киң мөмкинлекләр булдыру кирәк.

Тормыш никадәр генә авыр булмасын, безнең бабаларыбыз динне үстерүгә һәм кеше тәрбиясенә аеруча игътибарлы булганнар. Менә шушы мәсҗид ул вакытта милләтебезнең дин чыганагы һәм тормыш үзәге булып хезмәт иткән. Биредә халыкка төпле рухи тәрбия бирелгән. Бу — әле бүгенге көндә дә безнең өчен матур үрнәк. Әлбәттә, безгә дә алар ирешкән казанышлар
үрнәгендә күп эшләр башкарасы бар.

Бу мәсҗидне төзү дәверендә башкарган эшләр, киләчәккә планнар турында әйтеп үтсәгез иде.

Нинди генә авырлыклар очраса да, эшебезне алга таба дәвам иттек һәм, башкарган эшләребезне, казанышларыбызны башкаларга да күрсәтеп, горурлана алабыз. Мәсҗид төзелеше – гадәти вакыйга түгел. Ул – даны гасырларга сузыла торган һәм зур әһәмияткә ия булган иҗтимагый һәм сәяси акт, тарихи вакыйга. Бу вакытта татарларда сакланган күп нәрсә ачыклана: кешеләрнең миһербанлыгы, булдыклылыгы, рухи ныклыгы һәм киләчәккә карашы.

Әйтик, әгәр дә без, башлаган эшләребезне ярты юлда туктатып, битарафлыкка бирелсәк, үзебезгә генә түгел, милләтебезгә, динебезгә карата булган карашлар да шундый ук булачак бит.

Дөрес, халкыбыз һәм хөкүмәтебез ярдәме белән күп эшләр эшләнде, без зур рәхмәтлебез. Безнең тырышлыкны, үҗәтлекне һәм авырлыклар аша ничек үтүләрне күреп, башка халыклар да хәлебезне сорашып, киңәшләшеп торалар.

Кызганыч ки, тик әле киң мөмкинлекләре булган милләттәшләребез бу изге хәрәкәткә битараф булып, моңа күңел бирүне дә кирәксенмиләр. Ничек тә аларның игътибарында алдыбызда торган максатларга җәлеп итә алсак, никадәр зур мөмкинлекләр ачылыр иде!

Дөрес, кризис халыктагы күп мөмкинлекләрне кисеп, төрле киртәләр куйды. Тик шуны истә тотарга кирәк: кайчан соң татарларга киң юллар ачылып, зур мөмкинлекләр бирелгән?! Беркайчан да. Шулай да алар, төрле юллар, сукмаклар табып, алга үрләгәннәр.

Кайда гына төпләнсәләр дә, татарлар, иң беренче чиратта, мәсҗид булдыруны кайгыртканнар. Мөмкинлеге булып, муллыкка ирешә алганнары бу изге гамәлләрне хәл итү юлында һәрвакытта
алгы сафта булганнар.

Алдыгызга нинди максатлар куелган?

Кешегә иң төпле тәрбия гаиләдә бирелә. Аның да төп өлеше аналар җилкәсенә салынган. Шуңа күрә татарлар корган гаиләләрдәге бала тәрбиясен уңай эзгә салу максатыннан, без якындагы киләчәктә хатын-кызлар өчен мәдрәсә төзергә ниятлибез.

Икенче зур максат – ул балалар бакчасы төзү. Балаларны дин нигезендә, матур гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүне кечкенәдән, балалар бакчасыннан ук башлаганда гына, ул төпле һәм үтемле була ала.

Бу юлда җан тәрбиясе белән бергә тән тәрбиясенә, шул исәптән физик тәрбиягә дә, зур әһәмият
бирелергә тиеш. Хәзерге заман шартларында һәр ата-ананың да баласын төрле түгәрәкләргә йөртү мөмкинлекләре юк. Яшьләргә үз көчен файдага куллану мөмкинлекләре чикләнгәнлектән,
аларның ялгыш юлга басуы яисә физик яктан зәгыйфь булып үсүе дә мөмкин.

Шәһәр советы депутаты буларак, мин хакимият оешмалары алдында Тарихи мәсҗид каршында
спорт комплексы төзү кирәклеге турында мәсьәлә күтәрдем. Бу омтылышны гамәлгә ашыру өчен төрле мөмкинлекләр тудыручыларга олы рәхмәтемне белдерәм. Аеруча Губернаторыбыз Игорь углы Дмитрий Азаровка. Ул бирегә килеп, хәлебезне аңлап, үз ярдәмен вәгъдә итте, һәм без моны һәрвакыт тоеп яшибез.

Сезнең депутатлык статусы мәсҗид төзелешендәге проблемаларны хәл итүдә һәм зур-зур планнарыгызны гамәлгә ашыруда ярдәм итәме?

Депутат эше – үзең сайланган районда яшәүче бөтен милләт халыкларының да ихтыяҗларын хәл итүгә бәйләнгән. Җәмгыять эше — ул киңкырлы һәм җаваплы эш. Шул ук вакытта күп вакыт-ны ала һәм күп көч куюны таләп итә. Әлбәттә, бу исәпкә мөселман җәмгыятенең проблемалары да керә.

Безнең мәхәлләдәге алга куелган бурычлар зур, киңкырлы һәм җаваплы. Тарихи мәсҗид тирәсендә заман таләпләренә туры килерлек дини, милли-мәдәни һәм мәгърифәт үзәге булдыру өчен бик күп эшләр башкарасы бар.Әлбәттә, депутатлык вазыйфасы биргән мөмкинлекләрне мин монда да бар куәткә кулланачакмын.

Безнең алдагы зур бурычыбыз – борынгы бабаларыбызның кыю башлангычларын, аларның изге
ниятләрен, хыялларын бүгенге көндә дә дәвам итү.

Киләчәккә нинди өметләр белән яшисез?

Шушы көннәрдә безнең калада бөтен дөнья күләмендә хәләл форум һәм икътисади саммит  үтте. Хөкүмәт органнары белән берлектә, без моңа зур әзерлек алып бардык. Форсаттан файдаланып, төрле химаячеләр һәм инвесторларның игътибарын җәлеп итәргә дә тырыштык.

Үзебезгә һичнинди табыш алу мөмкинлекләре, башка керем чыганаклары булмаганга, бар өметебез һәм киләчәккә ышанычыбыз – тулысынча халык ярдәменә, уңышлы эшкуарларыбыз теләктәшлегенә һәм аларның миһербанлылыгына бәйләнгән.

Мондый зур эшләр башкару даими рәвештә зур чыгымнар тотуга бәйләнгән. Бу хәлдән ничек чыгасыз соң?

Мин төп эшләрне алып баручы генподряд оешмасы җитәкчеләренә чиксез рәхмәтлемен, чөнки төп авырлык алар җилкәсенә төшә. Дәүләттән бирелә торган акчаны алу өчен генподрядчик әле башта үз акчасын, үз мөмкинлекләрен кулланып эш итә. Ахырда комиссия килеп тикшерә һәм шуннан соң гына, шактый вакыт үткәч, бюджет акчасы бирелә. Аннан соң, ул акчаларны бары тик төзелеш эшләренә генә тотарга мөмкин. Аны тегендә-монда кулланырга була, дип уйлау – ялгыш фикер.

Тарихи мәсҗид тирәсендә элгәреге заманда татарлар бистәсе урнашып, биредә тик татарлар гына яшәгән булса, хәзер монда төрле милләт халыклары яши. Алар белән хәзерге мөнәсәбәтегез ничек?

Аллаһыга шөкер, якын-тирәдә урнашкан халык белән без уңай мөнәсәбәттә булып, тыныч һәм тату яшибез. Мохтаҗларга мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз. Тирә-юньдәге тәртипне, чисталыкны саклауга да зур әһәмият бирәбез. Бу — бик мөһим мәсьәлә, чөнки безнең үзебезгә, мәсҗид тирәсендәге тәртипкә карап, башка халыклар милләтебез һәм динебез турында да фикер йөртәчәкләр бит.

Бәйрәмнәрдә һәм төрле чаралар үткәргәндә без, якында яшәгән төрле милләт кешеләрен дә чакырып, аларны милли ризыкларыбыз белән сыйлыйбыз, күршеләребез белән дустанә яшәргә тырышабыз. Шуңа күрә безнең корылыш аларга кайчакта комачаулык китерсә дә, моңа тыныч карыйлар. Хәтта, хәлебезне аңлап, эшләребез озакка сузылганга бертөрле кайгыртучанлык күрсәтеп, теләктәшлек тә белдерәләр. Күршеләр белән тату яшәү – ул бит милләтебездә тупланган иң гүзәл сыйфатларның берсе.

Депутатлык күп вакытны алса да, монда мин шул мөмкинлекләрне төрлечә кулланырга тырышам. Халыкның хәлен белеп, моң-зарларын аңлап, төрле оешмалар белән эш итеп, аларга
ниндидер проблемаларны хәл итү мөмкинлекләрен эзлим.

Сайлау округындагы депутатлар җыелышына без төрле администрацияләрнең, идарә итүче компанияләрнең вәкилләрен чакырып та, мөһим мәсьәләләрне сайлаучыларыбыз файдасына уңай хәл итеп, килеп чыккан киеренкелекне җайлыйбыз.

Зур корылыш эшләре тәмамлангач, әле без мәсҗид тирәсен җанга рәхәтлек биреп, үзенә тартып тора алырлык, гүзәл хәлгә китерергә дә тырышачакбыз.

Усман хаҗи Илингинда матур кешелек сыйфатлары мул тупланган. Ул белемле, һәркем белән дә уңай мөнәсәбәттә булып, зур һәм нәтиҗәле эшләр башкарырга сәләтле җитәкче.

Аның изге ниятләрен, кыю омтылышларын гамәлгә ашыру юлында киләчәктә җәмгыятебез, бигрәк тә әле ярдәмгә ашыкмаган эшкуарларыбыз тарафыннан да теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтелер, дип ышанасы килә.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 4 (25), октябрь-декабрь, 2019 ел.

Просмотров: 998

Комментирование запрещено