Егерме яшьлек герой-десантчы

Безымянный312020 нче елның 9 Маенда безнең илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне без шул вакытта СССР дип аталган туган илебезнең немец илбасарлары тарафыннан яулапалынган, таланган, яндырылып, хәрабәләргә әйләнгән йөзләрчә шәһәрләрен һәм меңнәрчәавылларын, Германиягә әсирлеккә, коллыкка озатылган миллионлаган совет кешеләрен азат итү өчен, үз- үзләрен аямыйча, дошманга каршы батырларча көрәшкән күп милләтле сугышчыларны искә алачакбыз.

Ә без гаиләбез белән 9 Майда “Үлемсез полк” сафларында Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабаебыз – Советлар Союзы Герое Галләм Гыймади улы Морзахановның портретын тотып, шәһәребезнең үзәк урамнарыннан үтәчәкбез.

Галләм бабаемның илебезнең шундый олы бүләгенә 20 яшендә лаек булуы минем өчен зур ачыш булды. Бу турыда әтиемнән сорагач, ул миңа гаилә фотоальбомын ачып күрсәтте һәм аның батырлыгы турында менә нәрсә сөйләде:

“Минем бабам – Миләүшә әниемнең әтисе – Галләм Гыймади улы Морзаханов 1925 нче елның 27 нче мартында Татарстанның Яшел Үзән районының Татар Наратлысы авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, ул колхозда тракторчы булып эшли башлый. 1943 нче елның язында 18 яшь тулган егетне армия сафларына алалар. Ә инде шул елның ноябрендә аны фронтка – Кызыл байраклы Днепр хәрби флотилиясенең 66 нчы төтен маскировкасы һәм дегазация (хәрбиләр диңгез пехотасы итеп файдаланылган) отрядына матрос- строевой итеп җибәрәләр. Шулай итеп, әле сугыш төтенен, дары исен иснәмәгән яшь диңгезче үзенең хәрби хезмәтен лейтенант Николай Поликарпович Чалый командалык иткән һәм 33 диңгез пехотачыларыннан торган махсус 66 нчы отрядта (бу төркемне әле ”Морской спецназ Сталина” дип тә йөрткәннәр) башлап җибәрә. (Кыю диңгезчеләр барысы да сугышның беренче көненнән үк инде немец илбасарларына каршы көрәш алып барган булалар!)

Бервакыт Галләм бабам да кергән бер төркем десантчыларны Припять елгасының аръягында тупланган немецларның позицияләрен, аларның штабын, ут нокталарын (дот, дзот), дошман кулында булган күперне һәм кичүләрне күзәтү бурычы куела. Әйтергә кирәк, фашистлар әле елга ярын да миналыйлар. Шуңа күрә аларның хәрби объектына сиздермичә үтеп керү бик тә читен мәсьәлә булган. Бу хәтәр заданиегә кыю разведчиклар караңгы төндә, алдан көймәләргә утырып, сиздермичә генә, Припять елгасының аръягына йөзеп чыгалар. Аннары бик хәтәр сукмаклардан баралар. Бу махсус төркемнең иң яшь десантчысы булган Галләм Морзаханов немецларның хәрби объектына сиздермичә генә үтеп керә һәм кирәкле мәгълүматларны (биредәге немец штабын, фашистларның гомуми санын, алардагы сугыш коралларының – мина,снаряд, патроннарның микъдарын, дот, дзот, автоматларның, пулеметларның, танкларның санын) ачыклап, иптәшләре янына ашыга. Ә инде радист бу яшерен информацияне рация аша тиз арада Днепр хәрби флотилиясе командованиесенә хәбәр итә. Тиздән безнең корабльнең палубасындагы пушкалар немецларның бу хәрби объектын утка тоталар. Снарядлар төшкән җирдә дошманның танкларышартлый, күп кенә немец солдатларының көле күккә оча. Исән калганнары, аңнарына килеп, безнең десантчыларны камап алырга җыеналар. Моны күреп алган Галләм бабай, танкларны үзләренә якын җибәрмәс өчен, аларга гранаталар ыргыта башлый. Шулай итеп, ул, байтак кына дошман танкларын яндырып, аларны сафтан чыгара.

1944 нче елның июнь-июль айларында Галләм Гыймади улы Морзаханов Гомель һәм Брест өлкәләрендәге Скрыгалово бистәсен,  етриков шәһәрен, Дорошевичи авылын немец гаскәрләреннән азат итү операцияләрендә катнаша. Караңгы төн узып, сизелер-сизелмәс кенә таң ата башлаганда, Днепр хәрби флотилиясенең бронекатерлары, тральщиклары, ярымглиссерлары, йөзмә батареялары, немецларның борын төбендә диярлек, совет сугышчыларын һәм хәрби техниканы Припять елгасы аша фашистларның алдагы позицияләренә чыгаралар. Ә бабам бу вакытта десантчылар белән бергәләп безнең солдатларны дошман утыннан саклаганнар һәм немецларның кичүләрен утка тотканнар. Дорошевичи авылында тупланган күп санлы немец гаскәрләренә каршы гамәлдәге совет хәрби көчләре һөҗүм иткәндә, безнең курку белмәс десантчылар дошманның төп көчен үзләренә җәлеп итәләр. Кызганыч, бу операция вакытында 33 десантчыларның дүртесе, шул исәптән 66 нчы отряд командиры — лейтенант Николай Поликарпович Чалый, һәлак булалар, ә унбише (замполит — кече лейтенант Якушевны да кертеп) яраланалар. (Бу турыда рус язучысы Виктор Леонов “”Морской спецназ Сталина”дигән китабында яза).

1944 нче елның 12 июлендә баш старшина Г. П. Попов җитәкчелек иткән ундүрт десантчы (алар арасында минем курку белмәс Галләм бабам да була ) Белоруссия ССРның Пинск шәһәре өчен барган сугышларда каһарманлык үрнәге күрсәтәләр. Алар Припять елгасында 5 тапкыр төрле десант операциясендә катнашалар. 36 кешедән торган десант дошман ягындагы күперне һәм 300 машинадан торган автопаркны кулга төшерә, дошманның 5 ут ноктасын юк итә, күп кенә дошман солдатларын әсирлеккә ала. 1944 нче елның 14 июлендә 61 нче армиянең 397 нче дивизиясе пехотачылары, Днепр хәрби флотилиясенең корабльләре, аның 1 нче бригадасы, безнең десантчылар белән бергәләп, Белоруссиянең Пинск шәһәрен немец илбасарларыннан азат итәләр. Бу десант операциясендә Галләм Морзаханов аеруча зур батырлык күрсәтә. Аңа командованиенең аеруча мөһим бурычын үтәр өчен, операция барышында Припять елгасының дошманнар яшеренгән аръягына (елганың бер ярыннан икенче каршы ярына кадәр) 5 тапкыр катерда йөзеп чыгарга туры килә. Пинскны азат итү өчен барган каты бәрелешләрдә ул шәхсән берүзе фашистларның 5 дотын, 10 дошман солдат-офицерларын юк итә, бер немец сугышчысын әсирлеккә ала. Бу мәхшәрдә үзе дә бик каты яраланган яшь десантчыга (аның ике аягына да снаряд кыйпылчыклары кергән була) безнең совет гаскәрләре килеп җиткәнче, 2 тәүлек буе немецларның берничә контратакаларын кире кайтарырга туры килә. Десантчыларга ярдәмгә килгән безнең сугышчылар авыр яралы бабамны яр буенда аңын югалткан хәлендә табып алалар һәм хәрби госпитальгә озаталар. Анда ике аягында да тирән яралары булган егеткә хәрби хирурглар ампутация ясарга тәкъдим итәләр. Тик ул моңа ризабулмый. Шуңа да бабама озак кына хәрби госпитальдә дәваланырга туры килә. Сәламәтлеге какшаган Морзахановны медкомиссия сугышка яраксыз, дип таба. Хәрби госпитальдән соң, ул үзенең туган авылына кайта. Әйтергә кирәк, бабамның бу яралары гомер буе, әрнеп, авырткан, ә кайвакыт аннан кан да саркып торган.

Егетнең Белоруссияне немец башкисәрләреннән азат иткәндә 5 төрле десант операциясендә (Скрыгалов, Конковичи, Петриков, Дорошевичи, Пинск) катнашып, күрсәткән батырлыгын, хәрби бурычны намус белән үтәвен Совет хөкүмәте югары бәяли, һәм 1945 нче елның 7 мартында диңгезче Морзаханов Галләм Гыймади улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. (Аңа 6316 нчы номерлы “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены тапшырыла.) (Бабамның батырлыгына багышланган очеркны язучы Л. Ханинның “Герои Советского Союза – сыны Татарии” китабында укырга мөмкин.)

Галләм бабай 1944 нче елдан бирле Татар Наратлысы авылында яши. Инде сугыштан  соң, ул гаилә кора. Аларның әбием белән сигез ул-кызлары туа.

Төрле елларда Яшел Үзән районы «Комсомолец» күмәк хуҗалыгының ревизия комиссиясе рәисе, парторг булып хезмәт итә. 1947-1955 нче елларда якташлары аны ТАССРның Югары Советы депутаты итеп тә сайлыйлар. 1985 нче елда илебез Галләм Морзахановны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли. Пенсиягә чыккач, ул гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Галләм бабай 1990 нчы елның 25 маенда 65 яшендә Казанда вафат була.

Белоруссиянең Пинск шәһәрендәге хәрби-диңгез училищесы Советлар Союзы Герое Галләм Морзаханов исемен йөртә. Бу училищеда сугыш чорындагы вакыйгаларга багышланган мемориал да бар. Бу мемориалда эленгән хәтер такталарына 66 нчы хәрби махсус отрядның 33 сугышчысының да исем- фамилияләре язылган. Шулар арасында Галләм Морзаханов исемен дә күрергә була.

Казанда Җиңү паркында Геройлар аллеясы бар. Анда Галләм Морзаханов исеме язылган хәтер тактасы эленгән. Шулай ук Казан урамнарының берсе дә Галләм Морзаханов исемен йөртә.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Геройларга багышланган стенд. Уртада – Галләм Морзаханов.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Геройларга
багышланган стенд. Уртада – Галләм Морзаханов.

Яшел Үзән шәһәренең Җиңү паркында (Вокзал буе урамы) Каһарманнар аллеясында Галләм Морзаханов барельефы корылган.

Күп еллар буе Галләм бабамның сугышта 66 нчы хәрби отрядтагы хезмәте турындагы мәгълүмат сер булган. Шуңа аның үз балалары да бу турыда күптән түгел генә белгәннәр”…

P.S: Без, Галләм Морзахановның күп санлы оныклары һәм туруннары, шундый батыр бабабыз булуы белән горурланабыз. Һәр 9 Майда – Җиңү көнендә без шушы Бөек Җиңүне якынайткан, 20 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бабабыз Галләм Морзахановны хөрмәтләп искә алабыз һәм аның рухына дога кылабыз. Тыныч йокла, безнең курку белмәс карт бабаебыз…

“Яктылык” мәктәбенең 8 “Б”
сыйныф укучысы, Геройның оныгы –
Иделия ХӘЛИУЛЛИНА.

(Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА ярдәме белән әзерләнде).

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено